Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгын 8 сентябрьдә сайлаячаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төп зат — хәзерге башлык Радий Хәбиров булыр дип фаразлыйлар. "Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", ди белгечләр.

Бүген, 30 майда Башкортстан Дәүләт җыены республика башлыгын сайлау көнен билгеләгән. Ул Бердәм тавыш бирү көнендә — 2024 елның 8 сентябрендә үтәчәк. Бу карар өлгесен хуплап 103 депутат тавыш биргән. Каршы чыгучылар, тотылып калучылар булмаган.

Карар рәсми чыкканнан соң сәяси фиркаләр төбәк конференцияләрен үткәрәчәк, аларда намзәтләр тәкъдим ителәчәк. Башкортстан башлыгын сайлаганда үзен-үзе тәкъдим итүче намзәтләр рөхсәт ителми.

Белгечләр фаразлавынча, сайлауларда төп зат — республиканың хәзерге башлыгы Радий Хәбиров булачак. Апрельдә Русия президенты Владимир Путин Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты.

Хәбировның көндәшләре — төбәктәге "систем оппозиция"нең фиркаләре лидерлары булыр дип көтелә.

"Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", дигән "Idel.Реалии"-га белгеч, исемен күрсәтмәү шарты белән.

Республиканың Сайлаулар турындагы кодексы нормаларына ярашлы, Башкортстан башлыгына намзәтне муниципаль районнарның, шәһәр бүлгеләренең вәкиллекле оешмалары депутатлары, һәм республиканың кимендә 48 муниципаль районындагы һәм шәһәр бүлгеләрендәге җирле хакимият башлыклары хупларга тиеш.

  • Моңа кадәр Владимир Путиннан берничә тапкыр Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сораганнар иде. Мәсәлән, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды.
  • Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.
  • Былтыр ноябрь ахырында да Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сорады. "Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.
  • Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.
  • Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".
  • Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG