Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Журналист Гадел Ишморатов үзенә билгесез кешеләр шалтыратуын, кайда яшәвен әйтеп күрсәтүләрен сөйли, аңа "сиңа киләчәкбез", дип янаганнар.

Башкортстан журналисты, Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов үзенең GadelIshmur дигән Telegram-каналын алып барган. Бу каналның тасвирламасына "Радий Хәбиров һәм Башкортстан республикасындагы вакыйгалар турындагы бөтен дөреслек", дип язылган. Август аенда журналист үзенең каналында постлар чыгарудан туктаган, чөнки аңа янаулар килә башлаган. Ишморатов "Аспекты" басмасына гомере өчен куркуын сөйләгән.

"Whatsapp-тан яздылар, республиканың гамәлдәге башлыгын хупларга киңәш итәбез, юкса сезне дә Фаил язмышы көтәчәк дигәнрәк эчтәлектә иде", дип сөйләгән ул. Башкорт активисты Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем иттеләр. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.

Журналист Гадел Ишморатов үзенә билгесез кешеләр шалтыратуын, кайда яшәвен әйтеп күрсәтүләрен сөйли, аңа "сиңа киләчәкбез", дип янаганнар. Ишморатов башка урынга күчеп киткән, тик аның ишек төбенә үлгәннәрнең каберенә куела торган тәкыя куеп киткәннәр.

Журналистның Telegram-каналында соңгы пост 16 августта чыккан. "Берничә объектив фактор һәм тышкы басым мине каналны алып барудан туктарга мәҗбүр итте", дип язган канал авторы. Ишморатов үзенең каналын әле берничә ай элек кенә алып бара башлаган булган.

  • Гадел Ишморатов 2017 елга кадәр Әбҗәлилдәге "Оскон" район газеты мөхәррире булып эшләде. Район башлыгын тәнкыйтьләгәннән соң, эшеннән китәргә мәҗбүр калды. Район башлыгын вазифасыннан җибәрүне таләп иткән, башкорт телен яклау өчен оештырылган митингларында катнашты.
  • 2017 елда журналистка карата мәхкәмә приставы көч кулланган иде. Аскар авылында бер гаиләне мәхкәмә приставлары өйләреннән куып чыгармакчы булгач, Гадел Ишморатов та вакыйга урынына барган. Приставлар "эшләргә комачау итте" дип, аңа электрошокер кулланды. Бу хәлләр төшерелгән видеода исә урналистның приставларга ничек тә булса комачау итәргә теләве күренмәде. Шулай да соңрак журналистка "вазифаи затның канунлы эшчәнлегенә аяк чалу" турында административ эш ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG