Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутатлары Уфада чыгыш ясаган җырчы Ольга Бузованы сәхнә киеме өчен тәнкыйтьли


Ольга Бузова (уңда)
Ольга Бузова (уңда)

Башкортстан мәдәният министрлыгына республикада киңкүләм мәдәни чаралар үткәрүнең бердәм тәртибен расларга кирәк, анда җырчыларның киеме турында да әйтелгән булырга тиеш дип саныйлар. "Барыбыз өчен дә рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм патриотик тәрбия беренче урында булырга тиеш", ди депутатларның берсе.

Узган ялларда, 1 июнь көнне, VK Fest музыкаль фестивале кысаларында Башкортстан башкаласы Уфада урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова чыгыш ясаган. Фестивальне "ВКонтакте" социаль челтәре вәкилләре оештырды. Элегрәк ул башка зур шәһәрләрдә дә үткән иде.

Башкортстанның кайбер депутатлары җырчыны "артык ачык киеме" өчен тәнкыйть утына тота башлады. Әйтик, республика парламенты депутаты Рөстәм Әхмәдинуров күпчелек тамашачысын балигъ булмаган балалар тәшкил иткән мондый фестивальдә болай киенү урынсыз, дип саный.

"Балаларны яклау көне. Анда бер көтү бала бар. Ул адекватмы?", дип язды Әхмәдинуров үзенең Telegram-каналында.

"Курорт шәһәрендәге рестораннарда булса бер хәл, ә монда мөселман традицияләре булган шәһәрдә, яртысы балалар булган тамашачылар алдында... Һәм иң мөһиме - Балаларны яклау көнендә", дип фикер уртаклашты ул.

Әхмәдинуровның постында "Бердәм Русия" депутаты, Республиканың хәрби хәрәкәтләр инвалидлары иҗтимагый оешмасы рәисе Әлфит Нигъмәтҗанов та фикер калдырган. Ул да бу фикер белән килешүен әйтә.

"Бу хурлыкны тәнкыйтьлим. Бу хәлләр "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый) вакытында, егетләр тынычлык өчен сәламәтлекләрен һәм гомерләрен биргәндә бара бит әле. Мөселман республикасында, балаларны яклау көнендә ярымшәрә килеш. Чараны оештыручылар аны мондый кыяфәттә күргәч тә оят җирләрен кичекмәстән каплап бетерергә тиеш иде", дип ризасызлык белдерә депутат Нигъмәтҗанов.

Ул Башкортстан мәдәният министрлыгына республикада киңкүләм мәдәни чаралар үткәрүнең бердәм тәртибен расларга кирәк, анда җырчыларның киеме турында да әйтелгән булырга тиеш дип саный. "Безнең барыбыз өчен дә рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм патриотик тәрбия беренче урында булырга тиеш", ди депутат.

  • Былтыр декабрьдә алып баручы, блогер Анастасия Ивлеева Мәскәүдә "шәрә кичә" оештырган иде. "Русия хәрбиләре Украинада үлгәндә" мондый чара үткәрү урынсыз дип, аны да кискен тәнкыйть утына тоттылар. Депутатлар, патриотик оешмалар бу кичәне һәм анда катнашучыларны ЛГБТ пропагандасы булу-булмауга, наркотиклар һәм экстремизмга тикшерүне таләп итте.
  • Шул ук вакытта күптән түгел Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыккан иде. "Никабның исламга бернинди катнашы да юк", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG