Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда көчле яңгырлар аркасында берничә районны су баскан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Су басулар инфраструктурага да нык зыян салган: юллар җимерелгән, биналарга зыян килгән. Башкортстаннарга ут һәм су бетүгә әзер торырга кушалар.

Көчле яңгырлар явуы һәм Чиләбе дамбасыннан су ташып чыгуы аркасында Башкортстанда күп районнар су астында калган. Бу транспорт хәрәкәтендә өзеклекләр чыгарган, торак йортларны су баскан. Яңгырлар дәвам итә, шул сәбәпле коткару хезмәтләренең эше авырлаша, дип җиткерә "Пруфы".

Кайбер торак пунктларда су куркыныч күрсәткечләргә җитеп күтәрелгән, кешеләрне өйләреннән эвакуацияләгәннәр. Җирле хакимиятләр һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре су басу нәтиҗәләре белән көрәшә, зыян күрүчеләргә ярдәм итә.

Су басулар инфраструктурага да нык зыян салган: юллар җимерелгән, биналарга зыян килгән. Башкортстаннарга ут һәм су бетүгә әзер торырга кушалар.

Туймазыда көчле яңгырларда соң Туймазы елгасы ярларыннан чыккан. Елга суы ишек алларына, гаражларга, берничә йортка тулган. Урынга Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты коткаручылары килергә чыккан. Әлегә кешеләрне эвакуацияләү кирәкми диләр.

Ярмәкәй районында Карамалы елгасы күтәрелгән һәм Түбән Карамалы авылындагы күперне агызып алып киткән. Авылдагы 15 йортны су баскан.

Сибайда берничә бакчачылыкны су баскан. 1941 яшьлек бер ирне "3нче күмәк бакчалар" бакчачылык ширкәтеннән эвакуацияләргә туры килгән. Аның бакчасын су баскан, коткаручылар ярдәменнән башка гына ир чыга алмаган диелә.

Бу яңгырлардан аеруча Әбҗәлил районы зыян күргән. Күлле авылында 76 йортны су баскан. Аларда 195 кеше яши, җәрәхәтләнүчеләр булмаган. Җирле халыкка Әбҗәлил авылында вакытлыча яшәү урыны оештырганнар.

  • Башкортстанны июль башында да көчле яңгырлар аркасында су баскан иде.
  • "Ирәмәл" табигый паркы да вакытлыча ябылып торды, моңа ташу сәбәпче булды. Яңгырлар аркасында елгалардагы су нык күтәрелгән, тикшереп үткәрү пунктларына килү авырлашкан. Юллардан машиналар йөри алмый, батып калырга мөмкин, дип кисәттеләр.
  • Башкортстандагы Шүлгән-таш мәгарәсе тирәсен дә көчле яңгырлар аркасында су баскан иде. Экскурсияләр уздырылмау турында хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG