Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышка колониядән киткән һәм кайткач таныш кызын кыйнап үтергән ирнең хөкем карарын йомшартканнар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Сугышка ул колониядән киткән булган, кайткач 30 яшьлек Камилә Низамова белән танышкан. Талашкан чакларында ир аны кыйнап үтерә һәм мәетен кайнар су астында калдыра.

Башкортстандагы мәхкәмә Украинага каршы сугышып кайткан Сергей Асяповны таныш кызын кыйнап үтергәне өчен 7 ел да 9 айга хөкем иткән, дип яза "Вёрстка".

Башта ул сигез елга хөкем ителгән булган, әмма аппеляция мәхкәмәсе хөкем карарын йомшарткан.

Асяпов 2022 елның көзендә колониядән Украинадагы сугышка киткән, ә ярты елдан соң Уфага кайткан. 2023 елның көзендә ул 30 яшьлек Камилә Низамова белән танышкан. Талашкан чакларында ул кызны кыйнап үтергән диелә.

Үтергәннән соң ул аның мәетен душ кабинасына алып кереп, кайнар су астында калдырган, чөнки элегрәк "интернетта мәетнең тәнендәге яраларны суны ачып куйсаң яшерергә мөмкин дигән мәгълүмат укыган булган".

Хөкем карары чыгарган чакта мәхкәмә карарны йомшартырдай хәлләр дип Асяповның Украинага каршы сугышуын, бүләкләрен һәм яралануын исәпкә алган. Апелляция мәхкәмәсе Низамованың үз-үзен тотышы "әхлаксыз" булган, ул мыскыллау сүзләре әйтеп "провокация тудырган" дип саный һәм моны да карарны йомшартучы сәбәп дип тапкан.

"Вёрстка" мәгълүматынча, бу җинаять турындагы репортажны "НТВ" һәм "Россия" телеканалларыннан да күрсәткәннәр, әмма җинаятьченең вакытыннан алда колониядән азат ителеп, Украинадагы сугышта катнашуын телгә алмаганнар.

Аңа кадәр Асяпов талау һәм урлашу өчен өч тапкыр хөкем ителгән булган. Соңгы мәртәбә аны Башкортстан мәхкәмәсе 2018 елда 8,5 елга хөкем иткән. Ул иреккә әле 2025 елда гына чыгарга тиеш булган.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Моңарчы Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәңе табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • Былтыр көз Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Моннан тыш, Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.
  • Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG