Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышта булган 34 хәрби муниципаль депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим ителгән


Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров депутатлар сайлавына һәр муниципалитеттан "һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен", дип кушкан иде.

"Бердәм Русия" муниципаль сайлауларга намзәт итеп тәкъдим иткән 380 кешенең күпчелеге - 277се Украинага каршы сугышта катнашучылар. Бу хакта ТАСС агентлыгына фирканең баш шура сәркатибен урынбасары Сергей Перминов әйткән. Украинага һөҗүмдә катнашкан намзәтләр иң күп булган төбәкләр: Краснодар крае (69), аннексияләнгән Кырым (48) һәм Башкортстан (34). Татарстаннан шундый ничә намзәт булуы әйтелми.

3 июньдә, Башкортстан башлыгын сайлау турында фикер алышкан чакта республика башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда депутатлар сайлавы да көтелә дип искәртте һәм муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сорады.

"Игътибар итүегезне сорыйм, депутатлар арасына һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен инде. Анда Ватанны саклаган, чын патриотизмның һәм, гомумән, тормышның нәрсә булуын аңлаучы булдыклы һәм эшчән кешеләр бик күп. Шуңа күрә үтенеч - алар һәр муниципалитетта тәкъдим ителсен", дигән иде ул.

  • Башкортстанда шәһәр һәм район шураларына сайлаулар 6-8 сентябрьдә булачак, өч көн барачак. Шушы ук көннәрдә Башкортстан башлыгын да сайлаячаклар, Корылтай депутатын өстәмә сайлаулар да үтәчәк.
  • Шул ук вакытта быел көз көне Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын - фирка исемлекләреннән, яртысын - бер мандатлы бүлгеләрдән.
  • Украинадагы сугыштан кайткан ике хәрби Татарстан парламентында депутат булырга мөмкин. "Бердәм Русия" праймеризында Т-80 "Алеша" танкы җитәкчесе, Русия каһарманы Рәсим Баксиков һәм Дәүләт шурасының гамәлдәге депутаты - былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар Марат Галиев җиңгән иде.
  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG