Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалы бәйсез медианы һәм Telegram-каналларны Башкортстандагы вазгыятьне тотрыксызландырырга омтылуда гаепләп материал чыгарган. Үзенең яңа сюжетында канал "дус булмаган чыганаклар" республика башлыгы Радий Хәбировның якында вазифасыннан китәчәге турындагы ялган хәбәрләр тарата, дип белдерә. Моңа "Аспекты" басмасы игътибар иткән.
БСТ фаразынча, бу "мәгълүмати һөҗүм" артында - "НАТО илләренә эшләүчеләр" тора. Телеканал алар арасында Русиядән киткән активистлар һәм журналистлар да бар ди.
БСТ сюжетында Радий Хәбировның китәчәге турында беренче булып "Пруфы" басмасы язуы әйтелә. Басманың хуҗасы Рәүфә Рәхимованы аерым телгә алып, алып баручы "аның мәгълүмат чарасы һәрвакыт хакимияткә каршы, тикшерелмәгән һәм уйлап чыгарылган гына түгел, ялган мәгълүмат та тарата. Дәүләткә каршы мондый эшчәнлек федераль дәрәҗәдә дә сизелми калмады: күптән түгел мәхкәмә Рәүфә Рәхимованы ил гаскәрен "кимсетү"дә гаепле дип тапты, 30 мең сум штраф салды", ди. Рәүфә Рәхимова үзе исә әлеге хәлне аңа карата "сәяси заказ" дип атаган иде.
Сюжетта ялган мәгълүмат таратучыларның берсе буларак башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовны да күрсәтәләр. Аны алып баручы "ят агент", Русиядә тыелган экстремист "Башкорт" оешмасы әгъзасы дип таныштыра. "Габбасовның кем булуы һәм аның ничек итеп Көнбатыш биргән акчаларга бернинди уңышсыз республикадагы вазгыятьне какшатырга тырышуы беркемгә дә сер түгел", диелә сюжетта.
Сюжетта ышандыруларынча, бу төбәк җитәкчелегенә ышанычны бетерү, эчке вазгыятьне тотрыксызландыру өчен эшләнә. Шул ук вакытта телеканал бу гаепләүләренә дәлилләр китерми, белгечләрнең фикеренә генә таяна.
- Соңгы вакытларда Башкортстанда бәйсез басмаларга басым күзәтелә.
- Октябрь уртасында Уфада "Аспекты" басмасы редакциясез калды. Басма журналистларын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде.
- "Басым ясау сәбәпләренең берсе — илдә вазгыять үзгәрүе", дип аңлаткан иде Азатлык радиосына "Аспекты"га нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Руслан Вәлиев.
- "Бүген 2022 елның март-апрель айларындагы хәлләрдән аерыла. Вакыйгалар шул кадәр тирәнгә керде ки, альтернатив фикерләрне түзеп тыңлап тору мөмкин булмый башлады. Шуңа да безгә һәм "Пруфы"га басым башланды. Моңа Баймак вакыйгалары һәм сайлаулар сәбәп булды. Мин бу сайлауда (Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы сайлануы - ред.) хәрәмләштеләр дип саныйм. Безнең фикерләр алар өчен ачуны чыгаручы бер элемент булды", дип сөйләде ул.
- Башкортстанда журналистларга һәм медиага хакимияттән басым булуы очраклары турында моңарчы да хәбәрләр булды.
- Әйтик быел августта Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарланды. Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов соңрак бу сүзләрен кире алды, янаучылар булмады дип белдерде.
- 4 октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Пруфы" басмасын гамәлгә куючы Рәүфә Рәхимованы Русия гаскәрен кимсетүдә гаепле дип табып аңа 30 мең сум күләмендә штраф салды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум