Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыя башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Түрә әйтүенчә, шома көпшәле мылтыклар пилотсыз очкычларга каршы көрәшергә әйбәт.

Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Азамат Юлдашбаев Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан утлы корал җыя башлаган.

"Сугышчыларыбыз сораганга, сивил кулланылыштагы шома көпшәле коралларны җыюны игълан итәбез (күп зарядлы мылтык, карабиннар). 12 калибрлы булса әйбәт, аларга ядрәләр дә кирәк", дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

Түрә әйтүенчә, бу корал пилотсыз очкычларга каршы нәтиҗәле кулланыла.

Соңгы вакытта Русиядә Украинага каршы сугышта куллану өчен халыктан мылтык җыя башлаган төбәкләр турында хәбәрләр күп булды.

Мәсәлән Ставрополь төбәгенең Минераль Сулар шәһәре хакимиятләре "махсус хәрби операция өчен кирәк" дип, кешеләргә ау мылтыкларын китерергә тәкъдим итә.

Күптән түгел Якутиядә "Бердәм Русия" депутатлары да халыкка шундыйрак үтенеч белән чыкты. "Безнең сугышчыларга дошман дроннарын һәм квадрокоптерларын юк итү өчен 12нче калибрлы мылтык кирәк. Кемнең мылтыгы бар, алар аны килеп саклану министрлыгы кирәк-яраклары өчен тапшыра ала", дип белдерде "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты башлыгы Сулустан Заболоцкий. Бу чараны бердәмрусияләр "Мылтыгыңны "махсус хәрби операциягә тапшыр" дип атаган.

Элегрәк Коми белән Бурятия республикалары хакимиятләре дә халыкка мылтыкларын китерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

  • Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG