Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр һаваның пычрак булуына зарланып Путинга мөрәҗәгать иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активисты Вадим Искәндәров әйтүенчә, 2024 елда шәһәрдә яшәүчеләр һава сыйфатына зарланып 2500ләп рәсми мөрәҗәгать калдырган.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Алар аны ВКонтактеда, "Стәрлетамак, сула!" төркемендә чыгарды.

"Без, Стәрлетамакта яшәүчеләр гади генә бер әйбер телибез – чиста һава суларга", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активисты Вадим Искәндәров әйтүенчә, 2024 елда шәһәрдә яшәүчеләр һава сыйфатына зарланып 2500ләп рәсми мөрәҗәгать калдырган, ә мониторинг станцияләре торак зонада һавадагы зарарлы маддәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүен 1500 тапкыр теркәгән.

— Кайбер кешеләр шәһәрләребездән күчеп китәргә мәҗбүр, шул исәптән онкология белән дә авыручыларның артуы күзәтелә, нәтиҗә буларак – туучылар кими, вакытыннан алда үлүчеләр арта", — дип зарлана Стәрлетамакта яшәүчеләр.

Алар министрлыклар һәм оешмалар эшләгәннән бернинди күзгә күренерлек нәтиҗә юк, чөнки бу "күз буяу" гына ди.

Шуңа өстәп, "Росхим" оешмасы кытай инвесторлары белән бергә Стәрлетамакта куркынычы ягыннан беренче сыйныфка караучы әйберләр: эмульсион поливинилхлорид һәм дихлорэтан җитештерүне артттырырга булган, дигән хәбәрләр бар, дип искәртә Вадим Искәндәроа.

Стәрлетамакта яшәүчеләр Путиннан аерым алганда Башкортстанның Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә "Чиста һава" федераль проектының бөтен адымнарын да тормышка ашыру өчен "чаралар күрүне" сорый. Шулай ук нәтиҗәсез эшләүче түрәләр белән министрларны эшләреннән җибәрергә куша.

  • Моңа кадәр республиканың экология министрлыгына сылтама белән җирле медиалар Башкортстан – һава пычраклыгы ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында тора, дип язган иде.
  • Зарарлы матдәләрне аеруча күп итеп Уфаның төньягындагы сәнәгать зонасы һәм республиканың "Башкорт сода ширкәте", "Таунефтехим", "Хайдельберг Цемент Рус", "Авангард", "Газпром нефтехим Салават", "Промводоканал", "Ишембай катализаторлар химик заводы" бүлеп чыгарган диелде.
  • 2023 елда 1 гыйнварда "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыкты. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG