Accessibility links

Шольц "Германия өчен альтернатива" фиркасен федераль җирләрдә хакимияткә уздырмаска чакырды


Олаф Шольц
Олаф Шольц

Бу фирка Германиягә зыян сала, дип саный ул. 1 сентябрьдә Тюрингия һәм Саксониядәге сайлауларда "Германия өчен альтернатива" уңышка иреште.

Германия канцлеры Олаф Шольц Тюрингия һәм Саксониядәге сайлауларның нәтиҗәсенә фикер белдереп, "Германия өчен альтернатива" (AfD) фиркасен федераль җирләрдә хакимияткә уздырмаска чакырды. Ул "барлык демократик фиркаләрне уңчы экстремистлар катнашыннан башка гына тотрыклы төбәк хөкүмәтләре оештырырга" чакырды.

1 сентябрьдә Тюрингия һәм Саксония ландтагларына (парламентларына) сайлаулар үтте. Аларда уңчы популист фирка – "Германия өчен альтернатива" алдынгы булды.

— "Германия өчен альтернатива" – Германиягә зыян сала. Ул икътисадны зәгыйфьләтә, җәмгыятьне бүлгәли һәм илебезнең яхшы абруен юкка чыгара", — дигән канцлер. Аның сүзләрен Die Zeit газеты китерә.

Үзенең фиркасе – Германиянең социал-демократик фиркасе туплаган нәтиҗәләргә фикер белдергәндә, Шольц "Сайлауларның якшәмбе көнге нәтиҗәләре безнең өчен дә ачы. Шулай да Германиянең социал-демократик фиркасе эчке бердәмлеген саклап калды", дигән.

"Германия өчен альтернатива" фиркасе – Икенче дөнья сугышы чорыннан бирле Германиядә төбәк сайлауларында җиңеп чыккан кискен уңчы беренче фирка булырга мөмкин. Бу якшәмбе көнге тавыш бирү нәтиҗәләреннән фаразлана.

Тюрингия федераль җирендә (җир (Land) дип Германиядә төбәкләр атала) бу фирка 33,2 процент тавыш җыяр дип фаразлана. Күршедәге Саксониядә исә төбәк белән 1990 елдан бирле идарә итүче консерваторлар "Германия өчен альтернатива" фиркасен 1,1 процентка гына уздырып, 31,5 процент тавыш җыяр дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG