Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр турында сөйләүче "Тоткондар" проекты барлыкка килгән


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

Аның максаты - эзәрлекләнүчеләрнең тарихын бәян итеп, аларга адвокатлар өчен акча җыярга ярдәм итү.

Русия хакимиятләре тарафыннан тыелган Instagram социаль челтәрендә "Баймак эше"ндә гаепләнеп кулга алынучылар турында сөйли торган проект барлыкка килгән.

"Тотҡондар" (башкортчадан - "Тоткыннар") дип аталучы бу проектның төп максаты - эзәрлекләнүчеләрнең тарихын бәян итеп, аларга адвокатлар өчен акча җыярга ярдәм итү. "Без алар белән иң яхшы белгечләр эшләвен телибез", дип яза проект авторлары.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр - "гади башкорт ирләре һәм хатын-кызлары. Аларның күбесенә Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) турында гаепләү белдерелде, ә бер өлешенә Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану). Без сездән гаделлеккә ирешергә булышуыгызны сорыйбыз", дип яза алар.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр турында Азатлык та даими язып тора. Моңарчы аерым алганда 25 яшьлек Айтуган Китиков, гомер буе башкорт телен тараткан, Куштауны яклаган Әлфинур Рәхмәтуллина, тоткарланганда полиция тарафыннан кыйналуы әйтелгән Дим Дәүләткилдин, аналы-уллы Үзәнбаевларның тоткарлану тарихы чыкты.

Моңа кадәр "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең адвокатлар ялларга акча җыюы турында хәбәрләр булган иде. Мәсәлән, "Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айдар Йосыповның туганнары юридик ярдәм өчен акча җыя башлауларын хәбәр итте. Туганнары әйтүенчә адвокатка 150 мең сум җыярга кирәк.

Күптән түгел Баймакта 17 гыйнвар протестларыннан соң кулга алынганнарның туганнары халыкка мөрәҗәгать чыгарды. Алар тоткарланучыларның гаиләләренә күрсәтелгән мадди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Битараф булмаучылар җибәргән акчага адвокатлар яллый алуларын, тикшерү изоляторында тотылучы якыннарына кирәк-яраклар һәм азык-төлек тапшыра алуын искәртә.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG