Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяровка АКШта калырга рөхсәт иткәннәр


Заһир Мөхәммәдъяров
Заһир Мөхәммәдъяров

Иммиграция мәхкәмәсе активистка withholding of removal (илдән чыгарып җибәрүдән баш тарту) статусы биргән. Мондый статусы булган кешене Америкадан депортацияли алмыйлар, чөнки мәхкәмә егеткә үз илендә канунсыз эзәрлекләнү яный дип тапкан.

Кичә, 19 сентябрьдә Джена шәһәрендәге (Луизиана штаты) иммиграция мәхкәмәсе Баймак протестларында катнашкан 27 яшьлек Уфа табибы Заһир Мөхәммәдъяровка АКШта калырга рөхсәт иткән. Бу хакта "Idel.Реалии"-га башта иптәшләре хәбәр иткән, соңрак активист үзе дә раслаган.

Мөхәммәдъяров 2024 елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем чыгарган вакытта Баймак районы мәхкәмәсе янында була. Протест чараларыннан соң Тикшерү комитеты "киңкүләм тәртипсезлекләр" һәм куәт оешмалары вәкилләренә карата көч куллану турында җинаять эшләре ачты. Ике айдан — март аенда — Мөхәммәдъяровны да полиция эзли башлый. Нәтиҗәдә ул Русиядән китәргә мәҗбүр була. Апрельдә егет Мексика чигеннән АКШка үтеп керә һәм сәяси сыену сорый. Ул Луизиана штатында иммиграция төрмәсендә утырды һәм мәхкәмә карарын көтте.

Азатлык Радиосы егетнең Русиядән ничек китүе, АКШта калуга шанслары, туган ягында барган вакыйгаларга карата мөнәсәбәте турында язган иде.

Иптәшләре әйтүенчә, Заһир Мөхәммәдъяровка Дженалдагы иммиграция мәхкәмәсе withholding of removal (илдән чыгарып җибәрүдән баш тарту) статусы биргән һәм Америкада калырга рөхсәт иткән.

- Бу - АКШта качакларны сәяси яклауның тагын бер төре, дип аңлата активистның бер дусты. - Мондый статусы булган кешене Америкадан депортацияли алмыйлар, чөнки мәхкәмә егеткә үз илендә канунсыз эзәрлекләнү яный дип тапкан.

Хәзер Заһир АКШта канунлы яши, укый, эшли ала. Ул социаль иминиятләштерү номеры (Social security number) алачак һәм аның кулында Америкада калырга рөхсәт итүче мәхкәмә карары булачак.

"Idel.Реалии" әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, Америка прокуратурасының бу карарны шикаять итү өчен 30 көн вакыты бар. Әгәр шикаять итмәсәләр, алдагы 90 көн эчендә Мөхәммәдъяров иммиграция төрмәсеннән иреккә чыгачак.

- Заһирга сәяси сыену урыны бирмәделәр, чөнки Мексика визасы бетеп килгәнгә күрә, ул Америка чиген канунсыз үтеп керергә мәҗбүр булган. Ә болай ул сәяси сыену урынына да дәгъва итәрдәй иде. Иң мөһиме - аны хәзер депортацияләмәячәкләр.

Заһир Мөхәммәдъяров үзе мәхкәмәдән соң "буталчык хисләр кичерәм", дип сөйләгән

- Бер яктан караганда, ниндидер бушлык хисе бар - мин биш ай буе бу мәхкәмәне көттем, дулкынландым. Ә икенче яктан, әлбәттә әйтеп бетергесез шатлык хисе бар. Бу мәхкәмәне җиңдем, мине АКШтан чыгарып җибәрмәячәкләр. Әлбәттә, күбрәк әйбер теләгән идем - сәяси сыену урыны алып, шуның нигезендә якын арада "грин-карт"ка дәгъва итәсе идем. Минем бу статусым белән дә андый картны алып була, тик авыррак һәм озаграк булачак.

Мөхәммәдъяров мәхкәмәне яхшы узды дигән. Прокурор да хөкемдар да минем яклы булды, дип сөйләгән.

- Гайнварда Баймакта нәрсәләр булуын сөйләгән чакта, ул вакыйгалар искә төшеп, бер мизгелдә күз яшьләремне тотып кала алмадым. Моны утырыш беркетмәсенә дә яздылар. Тик болар инде үткәндә калды. Хәзер миңа иреккә чыгуымны гына көтәргә кала, ә аннары алга таба нишләячәгемне хәл итәрмен, дигән Заһир Мөхәммәдъяров.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
  • 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе"Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG