Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяров АКШта сәяси сыену сораган


Заһир Мөхәммәдъяров "Idel.Реалии" сорауларына АКШның иммиграция төрмәсеннән җавап бирде
Заһир Мөхәммәдъяров "Idel.Реалии" сорауларына АКШның иммиграция төрмәсеннән җавап бирде

Башкортстаннан 27 яшьлек Заһир Мөхәммәдъяров АКШның иммиграция төрмәсендә утыра. Ул Баймактагы протестларда катнашканнан соң, полиция эзәрлекләвеннән качып, Русиядән китәргә мәҗбүр була. Мөхәммәдъяровның сәяси сыену сорау мәсьәләсе 19 сентябрьдә каралачак.

Уфадан 27 яшьлек табиб Заһир Мөхәммәдъяров 2024 елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем чыгарган вакытта Баймак районы мәхкәмәсе янында була. Протест чараларыннан соң Тикшерү комитеты "киңкүләм тәртипсезлекләр" һәм куәт оешмалары вәкилләренә карата көч куллану турында җинаять эшләре ачты. Ике айдан — март аенда — Мөхәммәдъяровны да полиция эзли башлый. Нәтиҗәдә ул Русиядән китәргә мәҗбүр була. Апрельдә егет Мексика чигеннән АКШка үтеп керә һәм сәяси сыену сорый. Әлеге вакытта Мөхәммәдъяров Луизиана штатында иммиграция төрмәсендә утыра һәм мәхкәмә карары көтә. "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә ул Русиядән ничек китүе, АКШта калуга шанслары, туган ягында барган вакыйгаларга карата мөнәсәбәте турында сөйләде. Азатлык Радиосы әлеге сөйләшүне кыскартып бирә.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хупларга дип Баймак мәхкәмәсе янына ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә ким дигәндә 85 кешегә җинаять эше ачты.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Баймакка баруы турында

Заһир Мөхәммәдъяров 1997 елның 18 августында Баймакта туа. 2012 елда урта мәктәпне тәмамлый — хәзер әлеге мәктәп 4нче лицей дип атала. 9 сыйныфтан соң Сибай медицина көллиятенә керә. Анда дүрт ел укып, медбрат дипломы ала, аннары рентген-лаборантчы курслары уза.

Росгвардия кешеләре бер хатынга әллә суктылар, әллә этеп җибәрделәр. Ул егылды.

Сибайда магнит-резонанс томографиясе клиникасында бераз эшләп алгач, Башкорт дәүләт медицина университетына "Дәвалау эше" факультетына укырга керә. Анда 2024 елның гыйнварына кадәр укый.

Гыйнварда Заһир Баймакка Фаил Алсыновны якларга бара. Ә активистлыгы 2020 елда Куштау тавын "Сода" ширкәтеннән саклап калудан башлана. Ул вакытта егет Уфаның 8нче хастаханәсендә коронавирус белән авыручылар һоспиталендә эшли. Шиханны яклаучыларга акчалата ярдәм күрсәтә. Аннары 2023 елда Баймак районының кайбер җирләрен алтын чыгару ширкәтләренә тапшыру хәбәрләре дә аны борчуга сала, ул бу эшне гаделсез дип саный. Үз җирләрен якларга чыккан кешеләргә, шул исәптән активист Фаил Алсыновка кушыла.

2024 елның 15 гыйнварында Баймак районы мәхкәмәсе янында беренче протестлар була. Икенче көнне Мөхәммәдъяров Баймакка килә һәм 17 гыйнварда протестка чыга.

Баймак, 2024 елның 17 гыйнвары
Баймак, 2024 елның 17 гыйнвары

Үзен провокацияләргә бирелмәдем, киресенчә, Росгвардия хезмәткәреннән зыян күрдем ди.

"Шулай басып торганда Росгвардия хезмәткәре минем янда торган хатыннарга таба килә башлады. Росгвардия кешеләре бер хатынга әллә суктылар, әллә этеп җибәрделәр. Ул егылды. Мин аңа ярдәм итәргә дип йөгереп килгәч, кемдер калак сөяге тирәсенә чукмар белән бәрде. Мин дә егылдым һәм Росгвардиянең икенче бер хезмәткәре сул ботка сукты, ул соңрак күгәреп чыкты. Моны күреп, егетләр мине киемнән артка сөйрәп чыгарды, полициядән качырды. Бер биш минутлап аякка баса алмый тордым, авырта иде. Егетләр мине бер машинага утыртып, чәй белән сыйлады", дип сөйләде Заһир.

Ике айлап вакыт узганнан соң полиция Заһир Мөхәммәдъяровның әниләренә килә, чөнки ул шунда теркәлгән була. Полиция вәкилләре улыгыз экстремизм һәм киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре нигезендә эзләнә дигәннәр. "Экстремизм турында әниләр дөрес аңламагандыр дип уйлыйм", ди Заһир үзе.

Заһир Мөхәммәдъяров
Заһир Мөхәммәдъяров

Егет үзенә карата нинди җинаять эше ачылуы турында белми. Ул полиция аның йортына ордер белән түгел, ә Уфадан турыдан-туры фәрман белән килгәннәр дип фаразлый. "Idel.Реалии" язуынча, Баймак районы мәхкәмәсендә Мөхәммәдъяровның йортын тентү яки аны тоткарлау турында карар юк, ул федераль эзләүдә дә күренми, аңа карата җинаять эше ачылу турында да берни билгеле түгел.

АКШка китүе турында

Баштарак Заһир Баймак районындагы авылда качып ята. Баймакта һәм күрше Зианчура районнарында протестка чыгучыларның йортларына полиция килүе, йортларыннан алып китүләре турында ишетеп тора. Авылда берничә тапкыр полиция машинасын да күрә. Шуннан соң ул илдән китеп торырга карар итә.

6 мартта Төркиянең — Истанбул шәһәренә, аннары Антальягә оча. Анда кунакханәдә берничә көн яшәгәннән соң шулай ук Русиядән китәргә мәҗбүр булган танылган башкорт рэпчысы Алтынай Вәлитов белән очраша. Вәлитовта берничә көн яшәгәннән соң Заһир кире Русиягә, Мәскәүгә кайтып китә.

32 яшьлек рэпер Алтынай Вәлитов башкорт активисты Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына риза булмыйча, аны яклап чыгышлар яздырды, кешеләрне урамга чыгарга өндәде, бу башбаштаклыкка битараф калмыйк дип сөйләде. Моннан соң Вәлитовка басым башланды. Ул чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Башта Төркиядә яшәде, аннары АКШка барып, сәяси сыену сорады.

"18 мартта кайттым. Баймак вакыйгаларында катнашучыларны эзәрлекләү тынды дип уйландым. Мәскәүдә берәр атна яшәрмен дип уйлаган идем. Әмма 20 мартта мине полиция эзләвен белдем. Тула өлкәсендә бер танышым үзенә кертеп торды. Анда 11 көн яшәдем һәм АКШка китеп, сәяси сыену сорарга карар кылдым. Җырчы Алтынай Вәлитов һәм башка эмигрантлар кебек", дип сөйләде егет.

Без Тиһуанада машина сатып алдык һәм Мехикали шәһәренә таба 150 км бардык

Мөхәммәдъяров март ахырында Русиядән Кубага оча, апрель башларында Мексикага килә.

Мексикада ул АКШ чиген кануни кичү мөмкинлеге бирүче "CBP One" дип аталган махсус әсбап аша чикне рәсми үтү урынына язылырга тели, ләкин якын арада анда буш вакытлар булмый. Мексика визасын 14 көнгә генә бирү сәбәпле, 11нче көнне Тиһуана шәһәренә очарга, АКШ чиген машинада кичәргә һәм шунда сәяси сыену сорарга карар кыла.

"Без Тиһуанада машина сатып алдык һәм Мехикали шәһәренә таба 150 км бардык. Юлда безгә [нарко]картельләр яки полиция очрарга мөмкин дип кисәттеләр, бәхеткә беркем дә туктатмады. Чиктә Америка полициясе йөгереп чыгып, кулларны богаулап, чик пунктына алып киләчәкләр дип кисәткән иделәр. Чынлыкта мондый хәл булмады, полиция офицерлары итәгатьле сөйләште. Берсе хәтта "Америка Кушма Штатларына рәхим итегез!" дип тә әйтте. Бу хәтердә нык уелып калды", дип сөйләде Мөхәммәдъяров.

Соңыннан аларны берничә көнгә Калифорниянең Калексико шәһәрендәге detentionга, ягъни иммиграция төрмәсенә ябалар. Мөхәммәдъяров сүзләренчә, башта алар "Империал" дип аталган detentionга эләгергә тиеш булган. Бу төрмәдән Русия эмигрантлары бик тиз, ике атнадан ук чыга торган булган. Әмма Заһир һәм аның танышлары килгәндә, әлеге төрмә төзекләндерүгә ябылган була.

Шуңа күрә аларны башта Аризона штатындагы изоляторга, аннан Миссисипи штатына җибәрәләр. Биредә ике атна торганнан соң Луизиана штатындагы "Ривер" дип аталган иммиграция төрмәсенә күчерәләр.

Мәхкәмәдән ни көтүе турында

Күп кенә сәяси эмигрантлар иммиграция төрмәсеннән тиз генә чыга һәм сәяси сыену карарын чыгуны иректә көтә. Заһир да моның өчен төрле документлар әзерләгән. Шулай ук "Баймак эшеннән" соң Русиядән китәргә мәҗбүр булган җырчы Алтынай Вәлитов та Мөхәммәдъяровка ярдәм иткән. Аның аша Америкада башкорт иганәчесе табылган. Әмма Америка хакимиятләре эмигрант тоткыннарны иреккә чыгаруны туктатып тору карары чыгара. Шуңа күрә Заһир һәм аның белән бер вакытта килүчеләргә сәяси сыену бирү турында мәхкәмәләрне иммиграция төрмәсендә утырган вакытта билгелиләр. Мөхәммәдъяровныкы 19 сентябрьдә булырга тиеш.

Заһир моны яхшыга юрый: "Куркыныч янау әңгәмәсен" уңышлы узып, сәяси сыену карарын иректә көтәргә чыгарып җибәрсәләр — бу елларга сузылырга мөмкин. Ә Заһир очрагында мәхәкәмә көне инде билгеле.

Мөхәммәдъяров мәхкәмә уңышлы булыр дип өметләнә. Әлеге төрмәдә утыручы 70 кешедән 48 кеше калган. Шушы көннәрдә Русия паспортлы бер егет мәхкәмәдә җиңеп чыккан. Моңа кадәр "ПАРНАС" фиркасе активистының да эше җиңгән. Дин белән бәйле эзәрлекләүләрдән качып килгән ике кеше дә иреккә чыгуны көтә, ди активист.

Заһир Мөхәммәдъяров хезмәттәше белән Уфада ковид һоспиталендә
Заһир Мөхәммәдъяров хезмәттәше белән Уфада ковид һоспиталендә
Миңа башкорт активистлары бик ярдәм итә. Исемнәрен атый алмыйм, ләкин мин аларның барысына да рәхмәтле!

Җиңгән очракта Заһир беренче чиратта, С2 дәрәҗәсендә инглиз телен өйрәнеп, укуын дәвам итмәкче була. Уфада медицина университетын тәмамлауга аның 1,5 елы калган, "югары медицина белеме алуымны ташласам, аяныч булачак", ди.

"Ә болай мин Америкада яшәргә, эшләргә, үсәргә, бәлки, гаилә корырга телим. Безнең кебек эмигрантларга Америка яхшы мөмкинлекләр бирә", ди ул.

Ә инде сәяси сыену бирмәсәләр, аңа Русиягә депортация яный.

"Мондый карарны шикаять итә алабыз, шикаять 6-8 ай карала, бу вакытта син иммиграция төрмәсендә утырырга тиеш буласың. Мин инде моңа да әзер, ләкин аппелляция гадәттә җиңелә диләр. Миңа башкорт активистлары бик ярдәм итә. Исемнәрен атый алмыйм, ләкин мин аларның барысына да рәхмәтле! Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм", ди Мөхәммәдъяров.

Иммиграция төрмәсе турында

Заһир төрмәдәге шартларга зарланмый. "Яхшы ашаталар, иртәнге, төшке һәм кичке ашлары туклыклы. Чәй генә юк", ди.

Хезмәткәрләр дә ихтирамлы, бу "америка көньягы" ди ул. Кондиционерлар эшләп тора, әмма Миссисипидагы кебек көчле эшләми. "Салкын өрүче кондиционерлар аркасында ул төрмәдә ике тапкыр авырдым", ди Заһир.

Төрмәдә утыручылар белән дуслашкан, кичләрен төрле темаларга сөйләшеп утырабыз, вакыт бик тиз уза, дип сөйли ул.

"Урыс телендә сөйләшүчеләр күп, әмма этник урыслар бик әз. Грузия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан качаклар күп. Латин Америкасыннан депортация көтеп утыручылар бар. Британия белән Канададан да бар", ди Мөхәммәдъяров.

Туганнары белән еш сөйләшә алмый, чөнки кыйбат. "Телефоннан бушлай сөйләшү минутларын киметтеләр. Русиягә шалтыратуның бер минуты 2,5 доллар тора. Соңгы тапкыр 18 августта шалтыраткан идем. Миңа ул көнне 27 яшь тулды һәм минем әти-әнием белән сөйләшәсем килде", ди ул.

Егет Башкортстанны бик сагына, әмма Русиягә бары тик илдә режим үзгәргән вакытта гына кайта алыр идем ди.

  • "Баймак эше"нә багышланган барлык материалларны махсус бүлектә укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG