Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның чикләү чарасын озайтканнар


Раил Садриев
Раил Садриев

Аңа театрга бару, шаһитләр белән сөйләшү, төнлә өеннән чыгу тыелды, чикләү чарасы 2 июльгә кадәр гамәлдә буласы иде. Мәхкәмә 2 сентябрьгә кадәр озайткан.

Бүген, 27 июньдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстанның халык артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка бирелгән чикләү чарасын 2 сентябрьгә кадәр озайткан. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

22 майда мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә буласы иде.

Раил Садриев быел 20 майда тоткарланды. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.

  • 28 майда Татарстан язучылар берлеге идарәсе 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелүче Садриевны яклап ачык хат белән чыкты. Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе башлыгы Валерий Липскийга язылган ачык хатны Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәисе Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
  • "Раил Илдар улы бар көч-егәрен куеп иҗтиһат иткән, гомерен багышлаган театр эшчәнлегеннән читләштерелде. Бу – республикабызның театры, әдәбияты һәм сәнгате өчен дә авыр сынау булып тора. Без әлеге эшнең гадел рәвештә каралуына ышанабыз, һәм Сездән, хөрмәтле Валерий Андреевич, Раил Садриевка һөнәри эшчәнлеген дәвам иттерүдә булышлык күрсәтүегезне үтенәбез. Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора", диелә ачык хатта.
  • 24 майда Татарстан театр әһелләре дә Раил Садриевны яклап Тикшерү комитетына ачык хат белән чыкты.
  • Май ахырында исә Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләре республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать яздырган иде. Алар Миңнехановның Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG