Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүген Русиядә деколонизация турында сөйләшү — куркыныч"


Прагада узган Деколонизация форумында эленгән харита
Прагада узган Деколонизация форумында эленгән харита

Деколонизация төшенчәсен төрле кешеләр төрлечә аңлый, бу хакта Русиядә сөйләшү шактый куркыныч дип саный белгеч. Деколонизация турында сөйләшүләргә 2017 елда милли телләргә һөҗүм һәм 2020 елда Русия конституциясенә үзгәрешләр кабул итү китерде, ди ул.

Соңгы берничә елда милли хәрәкәттә Русия деколонизациясе турында дискурс көчәя бара. Украинадагы сугыштан соң ил нинди булачак, ул бердәм ил булып сакланачакмы, федерация сакланса, төбәкләр нинди хокукларга ия булачак — шушы һәм башка темалар еш күтәрелә. Деколонизация темасына Русиядәге милләт вәкилләре катнашында төрле чаралар, конференцияләр һәм форумнар үткәрелә.

"Деколонизация" төшенчәсен ничек аңлап була? Бу мәсьәлә нигә соңгы елларда аеруча актив күтәрелә башлады? Русия эчендә бу темага сөйләшү мөмкинме? Бу һәм башка сорауларны социолог, хәзерге вакытта Берлинның Ирекле университетында эшләүче Гүзәл Йосыповага бирдек.

— Электән мәктәптә "деколонизация" термины Азия, Африка, Көньяк Америка илләренең бәйсезлек яулауга бәйле дип өйрәтелә иде. Хәзер исә бу термин яңадан барлыкка килде. Бүгенге көндә, вазгыятьтә деколонизацияне ничек аңларга була?

Гүзәл Йосыпова
Гүзәл Йосыпова

— Нәрсә деколонизациясе турында сүз баруына бәйле, хәзер ул күп төрле юнәлештә кулланыла. Мин үзем еш кына "фән деколонизациясе" турында сүз йөртәм, чөнки чынлыкта фән дә колонизацияләнгән. Кем тарафыннанмы? Беренче чиратта, Көнбатыш фәне тарафыннан. Безнең өчен моның икенче дәрәҗәсе дә мөһим, Русиядә фән үзәк оешмалар һәм галимнәр, нигездә, Мәскәү белән Петербур тарафыннан колонизацияләнгән. Бу бер мөмкин булган тема.

Ләкин хәзерге вакытта бу сүз иң еш "Русия деколонизациясе"нә бәйле калкып чыга. Бу очракта "хәзерге Русия империяме?" дигән мантыйклы сорау туа, һәм төрле кешеләрдән аңа җаваплар төрлечә яңгырый. Әйе дип җавап бирүчеләр Русия деколонизациясен империя таркалуы буларак аңлый.

— Русия – халыклар төрмәсеме дигән сөйләшүләр күптәннән алып барыла иде. Ул нигә хәзер яңадан шундый активлык белән калкып чыкты? Монда Украинадагы сугыш кына сәбәпчеме, әллә башка факторлар да бармы?

— Украинадагы сугыш бу күренешне көчәйтте һәм аңа яңа формалар бирде дип уйлыйм. Бу сугыш ул яктан парадоксаль: формаль яктан ул "денацификация" шигаре белән башланды, ләкин үз сыйфаты белән бу сугыш империалистик, яңа җирләрне яулап алуга нигезләнә.

Әмма Русиянең күптөрлелеге, автономияләр һәм аларның хокуклары, тигезсезлек, расизм – бу темаларга инде сугышка кадәр үк яңгырый башлады, берничә ел алдан активлашты дияр идем. Димәк, әкренләп бу вазгыятькә игътибар артты, күп төрле факторлар бергә җыелды, ә Украинадагы сугыш соңгы тамчы гына булды.

Зур фактор булып, әлбәттә, 2017-2018 елларда мәгариф өлкәсендә милли телләргә һөҗүмне атап була. Ул чакта республикаларның дәүләт телләре мәктәпләрдә мотлак укытылудан туктатылды.

Тагын бер мөһим сәбәп итеп Русия конституциясенә үзгәрешләрне дә атар идем, билгеле булганча, хәзер анда урыс теле "дәүләт коручы" халык теле дип атала. Бу "төп" һәм "икенчел" халыклар турында дискуссия барлыкка китерде, һәм, әлбәттә, азчылык халыкларда реакция тудырмый калмады. Бу халыкларны җәмгыятьтәге урыны турында фикерләүгә этәрде. Димәк, тышкы факторлар аларны үз миллилеге турында уйланырга мәҗбүр итте.

— Бу дискуссияләргә дөньядагы тенденцияләр дә тәэсир иттеме?

— Глобаль сәбәпләр дә бар дип саныйм. Соңгы елларда дөнья күләмендә дә милли үзаң, миллилек төшенчәләре турында фикер алышулар артты. Аеруча расизм контексты да көчәйде, монда Black Lives Matter (BLM – "Кара тәнлеләр гомере дә әһәмиятле") хәрәкәтен дә телгә алу урынлы булыр. Бу хәрәкәт бөтен дөньяга тәэсир итте.

Дөнья фәнендә миллилек төшенчәсе актив күренә башлады

Хәзер исемә төшерәм, ялгышмасам, "Казан кайный" татар подкастында да BLM хәрәкәте турында сөйләшкәндә, Русиядә кара тәнлеләр урынында мөселманнар булуы турында фикер әйтелгән иде. Бу теманың АКШта гына түгел, бөтен дөньяда, Русиядә дә, татарлар өчен дә мөһим булганын күрсәтә.

Русиядә дә "ак раса" һәм "каралар" бар, асылда, Кавказ халыклары шундый "кара тәнлеләр" буларак кабул ителә һәм башка шундый ук фикерләр – мондый тезисларның күпчелеген BLM нәтиҗәсе дип тә карап була.

Гомумән, дөнья фәнендә, аерым алганда Британ фәнни даирәсендә, АКШ фәнни дәирәсендә миллилек төшенчәсе дә актив күренә башлады, милли тамырлар, identity (үзбилгеләнү) турында фәнни эшләр дә языла башлады. Бу үзенчә трендка әйләнә.

Менә шундый сәбәпләр бик күп. Миңа калса, Украинадагы сугыш бу процессны тизәйтте генә. Ул бу хәрәкәткә форма биреп, аңа "деколонизация" кебек сүзләрне биреп, көчәйтте.

— Димәк, Русия деколонизациясе төшенчәсе эчендә төрле мәгънәләр ята булып чыгамы?

— Әйе, бу киң термин һәм аны төрле кеше төрлечә аңлый. Бу төшенчә шулкадәр төгәл түгел, ул хәтта бу дискуссияләргә зыян сала ала. Бу очракта сүзнең зур әһәмияте бар.

Миңа калса, без күбрәк расизм, тигезсезлек, сәяси, икътисади тигезсезлек, милли хокуксызлык кебек төшенчәләр турында сүз йөртсәк, дөресрәк булыр иде. Бәлки, киләчәктә без моңа килербез дә.

Русия күптөрлелеге турында сөйләшү – куркыныч нәрсә

Моңарчы Азатлыкка инде сөйләвемчә, Русия күптөрлелеге турында сөйләшү – куркыныч нәрсә. Бу сөйләшүләргә нигезләнеп, илдә репрессияләр легитимлаша. "Дошман Русиянең таркалуын тели", "Илдә сепаратизм арта" кебек тезисларны ныгыту өчен кайчак нәкъ Русия күптөрлелеге һәм милләтләр хокуклары турында сөйләшүләрнең булуы кулланыла. Бу тема куркыныч, шуңа күрә аны Русия эчендә алып бару кыен.

Миңа калса, шуңа күрә бу тема кайчак радикальрәк кешеләр үстерә. Алар күп түгел, ләкин башкалар булмау сәбәпле, алар ныграк ишетелә. Шуңа күрә деколонизация – ул сепаратизм, ул Русиянең таркалуы дип күренергә мөмкин. Башка кешеләр исә милли хокуклар темасын күтәрергә курка, чөнки Русия эчендә бу куркыныч. Русиядә хәтта расизм турында да сүз йөртү куркыныч.

Бер мисал китерим, азәри стэндаперы Идрак Мирзализадены илдән куып чыгардылар, ник дигәндә, ул урыс булмаган кешеләрнең илдә авыр яшәве турында шаяртты. Нәтиҗәдә, аны "русофобия" һәм милләтара низаг тудыруда гаепләделәр.

Коллектив Көнбатыш Русиянең таркалуыннан курка

Күп кенә украиннар фикеренчә, Русия таркалуы һәм ил эчендәге сепаратизм режимның юкка чыгуы һәм Русиянең сугышта җиңеләчәгенә китерәчәк. Тикшеренүче буларак, мин шулай санамыйм. Нәкъ киресенчә, бу режимны яшәтә генә, сугышның тагын да озаграк сузылуына китерә. Коллектив Көнбатыш та Русиянең таркалуыннан курка. Беренчедән, аларга яңа качаклар дулкыны кирәкми. Икенчедән, бер зур ил урынында күп бәйсез дәүләтләр барлыкка килсә, алар белән ничек эш итү, мөнәсәбәт кору дигән баш авыртулары да булачак. Атом коралының да кемнең кулына эләгүе зур сораулар тудыра. Шуңа күрә, Көнбатыш өчен бер дәүләт калуы кулайрак күренә.

— Бу фикерегездән чыгып, доколонизацияне илнең үзәкләшүенең капма-каршысы дип кабул итеп буламы? Бу төбәкләрнең һәм халыкларның тигез хокуклы булуы өчен көрәшүеме?

— Бу очракта деколонизация элек булганча бүтән булмаячак дигәнне аңлата. Деколонизация – иерархиянең капма-каршысы. Теләсә нинди империя – ул иерархия, метрополия–үзәк һәм аңа буйсынган өлкәләр. Деколонизация исә күп төрле җирлекнең, төркемнәрнең хокуклары булуы һәм үз сүзен әйтә алуы.

Бу бик катлаулы, моны утопия дип тә атап була. Ләкин деколонизация нәкъ бу тигезлеккә, сүз ирегенә омтылыш дип аңларга мөмкин.

— Русиянең либераль оппозициясеннән еш кына деколонизация турында сөйләчеләргә һәм милли активистларга өстен карау, маргинальләштерү сизелә. Быелның февралендә Брүсселда узган җыен турында да либераль медиа шактый мыскыллы итеп язып чыкты. Ничек уйлыйсыз, бу милли азчылыкларның проблемнарын аңламауданмы?

— Бу бик катлаулы сорау һәм аңа бер җавап юк. Өстен карау азмы-күпме чыннан да бардыр ул. Моны берничә сәбәп белән аңлатып карыйм. Беренчедән, инде әйткәнемчә, милли хокуклар турында сөйләү Русиядә һәрвакыт куркыныч булды. Бу тема һәрвакыт эзәрлекләнгән булган. Шуңа күрә аның турында күп кеше белми һәм бу проблемны аңламый. Әйтик, гендер тигезсезлеге күпкә ешрак яңгырый, һәм либераль карашлы кешеләргә күпкә аңлаешлырак. Чөнки ул тема шулкадәр эзәрлекләнгән түгел.

Милли проблемнар турында иң кыю кешеләр сөйли

Бу сәбәптән икенче нәтиҗә дә чыга – милли проблемнар турында иң кыюлар гына сөйли. Эзәрлекләүдән, күзләү оешмалары игътибарыннан курыккан күп кенә кеше дәшми кала, проблемнарны сөйләми кала. Нәтиҗә буларак, милли проблемнар турында иң кыю кешеләр сөйли һәм бу радикальлек дип кабул ителә. Шуңа бу каршылык тудыра ала, дип уйлыйм.

Өченчедән, Русиянең совет чоры варисы булуын да онытмаска кирәк. Социализм идеологиясендә исә милләтчелек, милләтләрне аеру – зыянлы. Шуңа күрә, тарихи эз дә бар дип саныйм, элеккедән милли проблемнар – буржуазия, капитализм чаткылары дип кабул ителде.

Шуңа күрә, деколонизация турында сөйләшүләр шактый кешене куркыта һәм читләштерә дип уйлыйм. Бу минем галимә буларак күзәтүләрем.

— Алдарак сез "фән деколонизациясе" турында әйтеп үттегез. Бу нәрсәне аңлата? Фәнне кем һәм ни өчен "колонизацияли"?

— Хәзерге дөнья фәне Көнбатыш галимнәре, институцияләр уйлап тапкан кануннар нигезендә эшли. Бу аеруча социаль фәннәрдә нык чагыла. Либераль Көнбатыш илләреннән тыш булган вакыйгалар бу галимнәр уйлап тапкан концепцияләр нигезендә генә карала. Фән ягыннан бу мөһим күренешләрне югалтуга китерә ала, чөнки аларның кайберәүләре Көнбатыш дөньяда юк, яки бөтенләй башка төрле кабул ителергә мөмкин. Халыкара дискуссиядә Көнбатыш фәнни карашлары хөкем сөрә, башкалар исә маргинальләштерелгән. Көнбатыш концепцияләре хакимлек итә.

Русиядә белем җитештерүдә үзәк институцияләр хакимлек итә

Русиядә дә шундый ук күренеш бар. Аеруча социаль фәннәрдә, сәясәт белеме, җәмгыять белеме, социология һәм башка өлкәләрдә белем җитештерүдә үзәк институцияләр генә хакимлек итә. Үзәк институцияләр дигәндә, беренче чиратта, Мәскәү һәм Петербур фәнни оешмалары, галимнәре күз алдында тотыла.

Фән ягыннан бу дөрес түгел, бер мисал китерә алам. Русиянең Украинадагы сугышы башланганчы дөнья фәнендә дә Русия бердәм структура буларак кабул ителә иде. Аннан соң гына "кинәт кенә" Русиянең поликультур икәнлеге ачыкланды, монда төрле карашлы халыклар, төбәкләр, төбәк протестлары бар икәне "билгеле булды". Безгә бу моңарчы да билгеле иде, ләкин дөнья фәнендә бу яңа күтәрелә башлады булып чыкты.

"Мейнстримлы фәндә", моны мин шартлы рәвештә әйтәм, ниндидер локаль вакыйгалар һәм хәлләр мөһим булып күренмәскә мөмкин. Ләкин бу күренешләр мөһим түгел дигәнне аңлатмый, бу җирлектә яшәүчеләр өчен бу күренешләр үтә әһәмиятле һәм хәлиткеч булырга мөмкин.

Уйлап карасаң, бу табигый күренеш, чөнки финанслау гел үзәктә зуррак. Үзәк галимнәренең тавышы да катырак яңгырый, аларның игътибарга һәм финанска чыгышы да яхшырак. Мейнстрим үзәктә барлыкка килә. Ләкин объективлык ягыннан фән өчен бу яхшыга түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG