Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан мөфтияте никаб киюгә вакытлы тыю кертте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дагыстан мөфтие Ахмад Абдулаев никабны тыю - "төбәктә тулысынча тынычлык урнашканчы" вакытлы чара була алыр иде, дип белдергән иде. Ул моны коронавирус эпидемиясе вакытында кертелгән чикләүләр белән чагыштырды.

Дагыстан мөфтияте фәтвалар бүлеге карары нигезендә никаб киюне вакытлыча тыйды. Бу хакта мөфтиятнең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Әле кичә, 2 июльдә генә мөфтият никабны тулысынча тыю өчен нигез юк дигән иде. Шулай да аны иминлекне кайгыртып аерым бер урыннарда кертергә мөмкин дип искәртте.

Дагыстан мөфтие Ахмад Абдулаев никабны тыю - "төбәктә тулысынча тынычлык урнашканчы" вакытлы чара була алыр иде, дип белдергән иде. Ул моны коронавирус эпидемиясе вакытында кертелгән чикләүләр белән чагыштырды. Фәтвалар бүлегенең карашы мөфти әйткәннәр белән чагыша.

Июнь ахырында Дагыстан башлыгы Сергей Меликов никаб киюгә каршы чыгыш ясады һәм мондый кием "ирләргә шушы яулыклар астында качарга, ә хатын-кызларга бу киң озын халатлар астында тыелган әйберләр йөртергә мөмкинлек бирә", диде.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да шундыйрак фикерләр яңгыратты. Ул 23 июньдә Дагыстанда булган вакыйгаларны телгә алып, "ашыгыч рәвештә" никаб киюне тыярга тәкъдим итте.

  • Русиядә быел яз никаб киюне тыю турында бәхәсләр көчәйде. Моны май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев тәкъдим иткән иде. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде ул.
  • Соңрак Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев тә Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыкты. Хәмзәев үзенең Дагыстанда тууын искәрткән иде.
  • Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов исә әгәр никаб киюнең экстремизм белән бәйләнеше дәлилләнсә, нәзарәт никабны тыю тәкъдимен хуплаячак, диде.
  • Шул ук вакытта ул Русиядә никаб киюне тыю - Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак, дип әйткән иде. Әләүетдинов фикеренчә, бу тыю Русия мөселманнарында чиктән тыш ризасызлык уятырга, җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга мөмкин.
  • Соңрак Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды.
  • 23 июнь, якшәмбе кичендә Махачкалада һәм Дагыстанның көньягындагы Денбент шәһәрендә билгесез затлар православ чикәүләргә һәм синагогага, полициягә һөҗүм итте. Русия тикшерү комитеты "террорчылык акты" турында (Җинаять кодексының 205 маддәсе) җинаять эшләре ачты. Соңгы мәгълүматларга күрә, 22 кеше һәлак булган.
  • Никаб - мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый. Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG