Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Мәскәү контролендә яшәргә мәҗбүр булуы турында белдерде. Бу хакта ул 16 апрельдә Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне искә алу кичәсендә чыгыш ясаганда әйтте.
Парламент рәисе 90нчы еллар белән бүгенге чорны чагыштырды.
"Үзебез генә карар кабул итә идек, ләкин Мәскәү бар иде бит әле. Хәзер дә бар. Алар карыйлар: бу ничек, туры килми, Конституциягә моны кертмәгез, диләр. Шуннан соң Разил белән Мәскәүгә Югары шурага, башка җитәкчеләргә китә идек. Мин Разилгә таянып бара идем, безнең фикер бер булгач, ризалык алып кайта идек. Менә нинди авыр заманалар булган. Хәзер дә җиңел түгел. Сугыш бара, яшьләребезне югалтабыз", диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, 90нчы еллардагы депутатлар төркеме — аеруча алар арасындагы иҗат әһелләре — "татарның милләт булып сакланып калуы" өчен эшләде.
Моннан тыш, Мөхәммәтшин 1990нчы елларда эшләгән депутатлар язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, Югары мәхкәмә карары белән бетерелгән Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Мөлеков, халык шагыйре Роберт Миңнуллин, язучы, драматург Туфан Миңнуллин исемнәрен санап, аларны "җаны-тәне белән телебезне, динебезне, халкыбызны саклап калу" өчен эшләгән "татар җанлы милләттәшләребез" дип атады.
1990нчы елларда Татарстан Югары шурасы республиканың суверенлыгын игълан итте, соңрак депутатлар татар теленә дәүләт статусы өчен тавыш бирде, дәүләтчелек өчен көрәште.
2000 елда Русия президенты итеп Владимир Путин сайлангач, Татарстан мөстәкыйльлеген югалта башлады.
2017 елда мәктәпләрдә татар теле ихтыяри укытыла башлады. 2021 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе юкка чыкты.
Русиянең Украинага бәреп керүеннән соң республиканың хокуклары тагын да киселде. 2023 ел башында республика президент исеменнән мәхрүм калды һәм Конституция "суверенитет", "Татарстан ватандашлыгы", Шартнамә турындагы маддәләрдән чистартылды. Татарстан кушымтасы булган Русия паспорты да бирелми башлады.
Узган ел Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе вазифасыннан китү ихтималы турында әйтте. 2024 елда узачак парламент сайлавында әлегә ул катнашырга җыенуы турында белдермәде.
Разил Вәлиев 1990нчы еллар башыннан Татарстанның иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашты. Ул озак еллар Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булды. 19 ел буена парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде. Бу чорда Вәлиев еш кына татар теленең дәүләт статусын яклап чыгышлар ясады, татар мәдәниятен үстерү турында сөйләде. Татарстанда ул Милли китапханә оештыручыларының берсе һәм җитәкчесе булды.
2023 елның 20 октябрендә халык шагыйре Разил Вәлиев 76 яшендә вафат булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум