Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос": хакимиятләр сайлауларның кыйммәтен төшерү белән шөгыльләнә: лоторея һәм кабартмалар өләшә торган "күңелле процедура"га әйләндерә


Башкортстанның Бөре районында сайлауга килүчеләрне беленнәр һәм куас белән каршы алганнар иде
Башкортстанның Бөре районында сайлауга килүчеләрне беленнәр һәм куас белән каршы алганнар иде

9 сентябрь иртәсенә  хокук яклаучылар сайлаулар барганда хокук бозулар булуы турында 643 хәбәр алган.

Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте 2024 елда узган бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре уңаеннан белдерү чыгарды.

6-8 сентябрьдә Русиянең 21 төбәгендә башлыкларны, 13 төбәк парламентына һәм 20 шәһәр думасына депутатларны сайладылар.

9 сентябрь иртәсенә хокук яклаучылар сайлаулар барганда хокук бозулар булуы турында 643 хәбәр алган. Алар белән "Голос" хәрәкәтенең "Хокук бозулар харитасы"нда танышырга мөмкин. Иң күбе - 230дан артык мөрәҗәгать Мәскәүдән булган.

Булып узган сайлаулардан "Голос" биш үзенчәлекне аерып чыгарган.

Беренчедән, тавыш бирүләр көндәшлек нык кимегән шартларда узды. Хәзерге сәяси һәм хокукый системнар сайлаулар институтының деградациясенә китерде, ә сайлау кануннары хакимият өчен уңайсыз булганнарны кысрыкларга һәм эзәрлекләргә мөмкинлек бирә, диелә.

Шуңа күрә дә 2024 елда бердәм тавыш бирү көнендә үткән сайлауларда анда катнашырга теләүчеләрнең саны да антирекорд куйды, дип искәртә күзәтүчеләр.

Икенче үзенчәлек - медиада һәм социаль челтәрләрдә максатчан рәвештә сайлауларның кыйммәтен төшерү.

Намзәтләр, аларның эшчәнлеге һәм програмнары халыкка әллә ни күрсәтелмәде. Халык "сайлауларны проблемнар турында фикер алышу һәм хакимият оешмаларына үз вәкилен сайлап кую кебек түгел, ә лотореялар, сайлау урыннарында кабартмалар булган күңелле процедура итеп кабул итсен өчен, хакимият оешмалары һәм аларга буйсына торган редакцияләр мөмкин булганның барысын да эшләде", дип искәртә "Голос".

Шулай ук сайлаучыларны электрон тавыш бирү кулланырга мәҗбүриләделәр, диелә. "Тавышын ниндидер сәбәп белән электрон түгел, гадәттәгечә кәгазьдә бирергә теләүчеләрне аңлы рәвештә дискриминацияләү турында әйтергә була", диелә белдерүдә.

"Голос" искәртүенчә, хакимиятләр сайлауларны бәйсез күзәтүчеләргә дә аяк чалуын дәвам итә.

Аерым алганда, күзәтүчеләргә көч кулланганнар, сайлау урынында карап йөрергә һәм фото-видеога төшерергә ирек бирмәгәннәр, шикаятьләрне кабул итмәгәннәр яки аларга вакытында җавап бирмәгәннәр.

Аеруча шуны да искәртү урынлы: сайлау комиссияләре әгъзалары җәзасыз калачакларын хис итә һәм күзәтүчеләргә, намзәтләргә һәм хәтта комиссиядәге хезмәттәшләренә карата да үзләрен юньсез тота, диелә белдерүдә.

Шулай ук комиссия әгъзаларының хокук бозуларына полиция хезмәткәрләре берничек тә игътибар итми диелә.

Соңгы пункт буларак "Голос" сайлау нәтиҗәләренең якланган булуы дәрәҗәсе түбән иде ди. Беренче төннән соң ук сайлауга килүчеләрнең кулланылган бюллетеньнәре тавыш бирү барган биналарда калган. Сейф-пакетлар зарарланган яки алар бөтенләй төреп куелмаган, кичке яктагы бюллетеньнәрнең саны белән иртәнгеләре чагышмаган. "Өйдән тавыш бирү" механизмы турында аерым әйтелә: комиссия янәсе өйдән тавыш бирергә теләүчеләрдән йөзләгән гариза алган һәм кыска гына вакыт эчендә йөзләгән сайлаучы янына барып җитешкән. Хокук яклаучылар әйтүенчә, сайлау комиссияләренең хәзерге системы күп санлы хәрәмләшүләр проблемын хәл итәргә тырышмый.

  • 6-8 сентябрьдә Русиянең 21 төбәгендә төбәк башлыкларын сайладылар. Мәскәүдә Мәскәү шәһәр думасына депутатлар сайланды, ә башка төбәкләрдә (аннексияләнгән Кырым һәм Акъярны да кертеп - 11 субъектта) төбәк парламентларына депутатлар сайланды.
  • Башкортстанның Уфа районындагы 3076нчы сайлау урынына "янгын кисәтүе" игълан иткәннәр иде. Нәтиҗәдә үзен-үзе тәкъдим иткән намзәт - Константин Куликовның күзәтүчесен сайлау бинасыннан чыгарганнар һәм ул анда ярты сәгать буе керә алмаган.
  • Шул ук вакытта Уфада сайлауларга медицина оешмаларыннан хезмәткәрләрне мәҗбүри җибәргәннәр. Аларны бүләкләр уйнатуда катнаштыру сылтавы белән Башкортстан башлыгын сайлауда катнашырга мәҗбүр иттеләр.
  • Медицина хезмәткәрләренә сайлау бүлгесендә фотога төшеп, бу фотоларны Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә тиешле хэштеглар белән чыгарырга кушылган. Медицина чатларында социаль челтәрләрдәге постны ничек дөрес итеп язарга өйрәтелгән инструкцияләр таратылган.
  • Бөре районында сайлауга килүчеләрне беленнәр һәм куас белән каршы алганнар иде.
  • Аскын районындагы авылда яшәүчеләрне исә бөтенесен бергә автобуска утыртып, милли киемнәрдән тавыш бирергә алып килгәннәр. Авылда бер кеше дә бармыйча калмаган һәм шулай итеп сайлау бүлгесе ачылып, бер сәгать үтүгә - иртәнге тугызга бу авылда яшәүчеләрнең 100 проценты да сайлауга килгән дип тә хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG