Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров сайлауда һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашкан кешеләр дә тәкъдим ителсен диде


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Республикада шәһәр бүлгеләре һәм муниципаль районнар депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.

Бүген, 3 июньдә, Башкортстан башлыгын сайлау турында фикер алышкан чакта республика башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда депутатлар сайлавы да көтелә дип искәрткән. Ул муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сораган. Бу хакта "Пруфы" җиткерә.

Хәбиров 8 сентябрьдә республиканы шәһәр бүлгеләре һәм муниципаль районнар депутатларын сайлау көтә дигән.

"Игътибар итүегезне сорыйм, депутатлар арасына һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен инде. Анда Ватанны саклаган, чын патриотизмның һәм, гомумән, тормышның нәрсә булуын аңлаучы булдыклы һәм эшчән кешеләр бик күп. Шуңа күрә үтенеч - алар һәр муниципалитетта тәкъдим ителсен", дигән ул.

30 майда Башкортстан Дәүләт җыены республика башлыгын сайлау көнен билгеләгән иде. Ул Бердәм тавыш бирү көнендә — 2024 елның 8 сентябрендә үтәчәк.

Белгечләр фаразлавынча, сайлауларда төп зат — республиканың хәзерге башлыгы Радий Хәбиров булачак. Апрельдә Русия президенты Владимир Путин Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты.

Хәбировның көндәшләре — төбәктәге "систем оппозиция"нең фиркаләре лидерлары булыр дип көтелә.

"Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", дигән "Idel.Реалии"-га белгеч, исемен күрсәтмәү шарты белән.

  • Шул ук вакытта быел көз көне Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын - фирка исемлекләреннән, яртысын - бер мандатлы бүлгеләрдән.
  • Украинадагы сугыштан кайткан ике хәрби Татарстан парламентында депутат булырга мөмкин. "Бердәм Русия" праймеризында Т-80 "Алеша" танкы җитәкчесе, Русия каһарманы Рәсим Баксиков һәм Дәүләт шурасының гамәлдәге депутаты - былтыр көз ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар Марат Галиев җиңгән иде.
  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG