Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Гөлзада Сафиуллина туган авылында музей ачкан


Җырчы Гөлзада Сафиуллина туган авылы Шәкедә, 2021 ел
Җырчы Гөлзада Сафиуллина туган авылы Шәкедә, 2021 ел

Анда йөзгә якын уникаль экспонат тупланган.

Җырчы Гөлзада Сафиуллина туган авылында — Арча районының Шәке авылында музей ачкан. Бу хакта социаль челтәрләрендә аның кызы, галимә Резедә Сафиулинна хәбәр итте. Җырчы үзенең авылында музей булдыру эшен берничә ел элек башлаган. Экспонатларны исә күптәннән туплаган. Музейны тарихи истәлекләр белән тулылындарырга авылдашлары да ярдәм иткән.

Галимә Резедә Сафиуллина сөйләвенчә, музейны булдыру һәм ачу чыгымнарын аларның гаиләсе һәм берничә иганәче күтәргән. Музейның концепциясен булдыру, дизайн ясау, тасвирламаларын булдыру, экспонатларны фәнни итеп оештыру — барысын да Гөлзада Сафиуллина белән аның кызы Резеда Сафиуллина башкарып чыккан.

Музей Шәке авылының мәктәбендә урнашкан. Ул авыл тарихы музее итеп оештырылган. Саланың килеп чыгу тарихы, аңа нигез салучылар, репрессия чорындагы корбаннар, Икенче Дөнья сугышында катнашучылар, Шәкедән чыккан танылган шәхесләр, мәсәлән, дин галиме Яхъя ишан, галим Фәрит Бәшир, рәссам Равил Заһидуллин, фоторәссам Рәшит Заһидуллин турында мәгълүмат та урын алган. Гөлзада Сафиуллинаның әтисе Гомәр Шәйхиев — кызыл террор корбаны. Ул шушы авылда колхоз рәисе булып эшләгән, эләк нигезендә кулга алынган, төрмәгә утыртылган. Аның турында да мәгълүмат урнаштырылган.

Җырчы тырышлыгы белән ачылган музей эчендә йөзгә якын экспонат бар
Җырчы тырышлыгы белән ачылган музей эчендә йөзгә якын экспонат бар

Музейда шулай ук җырчы Гөлзада Сафиуллинага багышланган аерым почмак булдырылган. Җырчы сәхнә киемнәрен, шәхси әйберләрен музейга мирас итеп тапшырган.

Шәкедә бүген йөзгә якын йорт бар, мәктәп тугыз еллыкка калган. Мәктәптә унлап бала укый. Музей ачылыр алдыннан Шәкедә Шушма елгасы аша күпер дә салынган. Музей ачылган көнне авыл тарихын өйрәнү турында түгәрәк өстәл уздырылган.

  • Гөлзада Гомәр кызы Сафиуллина — Татарстанның халык артисты. Советлар Берлегенең атказанган артисты, Кырымның атказанган сәнгатькәре.
  • 1946 елның 8 сентябрендә Татарстанның Шәке авылында туа. Озак еллар дәвамында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филаромониясендә дә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли.
  • Суверенитет яулау вакытында мәйдан җырчысы була. Ул сәнгатькәрләрдән беренче булып татар милли хәрәкәтенә кушылып Татар иҗтимагый үзәген оештыру эшендә актив катнаша. Ул бу хакта Азатлыкка үзе сөйләде.
  • Гөлзада Сафиуллина Татарстанда, Кырымда "Сөембикә варислары", "Илаһи моң" кебек зур проектларны тормышка ашырган җырчы.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG