Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының яңа бинасын БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыеналар


Камал театрының яңа бинасы бәйгесендә җиңгән проект
Камал театрының яңа бинасы бәйгесендә җиңгән проект

Җәмигъ мәчетне дә төзи башларга телиләр.

Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын быелның октябренә — БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыеналар. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген мэрия киңәшмәсендә белдерде.

"Яңа театр бинасы төзелә. Безнең республиканың рәисе Рөстәм Миңнеханов бинаны саммитка төзеп бетерү, тирә-юньне төзекләндерү бурычы куя", диде ул.

Илсур Метшин якын көннәрдә Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше башланачагын да әйтте. Аныңча, бу шәһәрнең үсешенә, яңа кунакханәләр, офислар, сәүдә һәм җәмәгать мәйданнары барлыкка китерүгә мөмкинлек бирәчәк.

Камал театрының төзелеше 2023 елның февраль аенда башланды. Яңа бинаны 2025 елга төзеп бетерергә теләгәннәр иде. Аның чыгымнары 7-12 млрд сумга басыр дип әйтелде. Бина 8 катлы булачак. Театрда 544 кеше эшләячәк, тамашаларны берьюлы 1,2 мең кеше карый алачак дип көтелә.

Театрның яңа бинасы һәм аның биләмәләре Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары белән Түбән Кабан күле арасында урнашачак. Бинаны япон проектына нигезләнеп төзиләр.

Җәмигъ мәчетне исә Казанның Бишбалта бистәсендә төзергә җыеналар. Аны Мәскәү архитекторлары карамагына калдырдылар. Гәрчә, гыйбадәтханәне шәһәр үзәгендә — Казанның "Кырлай" паркында төзергә ниятләнгән иде. 2022 елның 20 маенда Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе — архитектор Айвар Саттаров, икенчесе — Ginzburg Architects бюросы.

2023 елда халыкның фикере һәм конкурста җиңгән проектлар исәпкә алмыйча Җәмигъ мәчетнең урынын Бишбалта бистәсенә күчерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG