Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күп кеше катнашындагы сугышуда бер егет үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу хәлне полиция тикшерә.

Узган ялларда Казанда Нөксә урамында егетләр сугышкан, анда бер кеше үлгән. Бу хәлне полиция тикшерә башлаган.

Үлгән егет 1995 елгы булган, ул алган җәрәхәтләреннән сугыш барган урында ук җан биргән, диелә Татарстан эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәрендә.

Сугышу видеога да яздырылган, аны Казан Telegram-каналлары чыгарды.

Сугышуда катнашкан берничә егетне тоткарлаганнар диелә.

25 апрельгә каршы төндә Казанның Профсоюз урамында биш егет сугышкан иде. Полициянең сугышудан туктарга кушуына буйсынмаганга, аларны тоткарлаганнар. Тоткарлаган вакытта бер егет каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең берничә тапкыр эченә кадаган.

  • Быел май аенда Башкортстан һәм Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр катнашында күп кешелек сугышулар чыккан иде. Бер бәргәләшү Башкортстанның Югары Яркәй авылында булган. Шаһитләр әйтүенчә, анда 150ләп кеше катнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG