Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем ул Камала Һаррис?


АКШ вице-президенты Камала Һаррис
АКШ вице-президенты Камала Һаррис

Джо Байден сайлау алды узышыннан чыкканнан соң, аның урынына президент сайлавында Камала Һаррис катнашу ихтималы югары. Кем соң ул? Һаррис турында укырга тәкъдим итәбез.

АКШ вице-президенты Камала Һаррис эре фиркадән президент вазифасына тәкъдим ителгән беренче төсле (ак тәнле булмаган) хатын-кыз була ала. Бу Джо Байденның Ак йорт өчен көрәштән баш тартуыннан соң мөмкин булды. Трамп белән уңышсыз дебаттан соң аңа фиркадәшләреннән басым артты, 81 яшьлек президентның сәламәтлеге күп сораулар уятты.

Байден бу белдерүне 21 июль көнне ясады. Ул "демократик фирка һәм ил мәнфәгатьләре өчен" китүен әйтте һәм үзе урынына намзәт булып Һаррисны хупларга тәкъдим итте.

59 яшьлек Һаррис үз намзәтен 19-21 август көннәрендә Чикагода узачак Демократик фирка җыенында тәкъдим итә ала. Җитәрлек санда делегатлар аңа Байден өчен бирергә тиешле тавышларны бирергә риза булса, бу хәзерге сәясәттә беренче андый очрак булыр иде. Һаррис Демократик фиркадән намзәт булу өчен иң уңайлы кеше санала, ләкин аңа башкалар да көндәш була ала.

Һаррис намзәте АКШ президенты өчен көрәшне төптән үзгәртәчәк. Соңгы айларда ул Байден белән Дональд Трамп арасында реванш уены буларак кабул ителде. Алар 2020 елда Ак йорт өчен инде көрәшкән иделәр. Һаррисның сайлауда катнашуы көрәшнең алгы сызыгына намзәтләрнең сәламәтлеге түгел, сәясәтне һәм башкарган гамәлләр турында бәхәсне кайтара ала.

Бәхәс алып барырлык җитди темалар күп: иммиграцион реформа, абортка хокук, Украинага Русиядән якланырга ярдәм итү... Президентның кем булуын нигездә "тибрәлүчән" дип аталаган штатлар хәл итәчәк: әйтик, Пенсильвания, Мичиган, Висконсин — бу штатларда яшәүчеләр демократлар өчен дә, республиканнар өчен дә тавыш бирә ала.

Намзәтләр үз тырышлыкларын бу штатларны яулауга юнәлтәчәк. Трамп, мөгаен, Һаррисның иммиграциягә бәйле эшен тәнкыйть утына тотачак һәм аны Демократик фиркадә "радикаль сулчылар" вәкиле дип атаячак.

Үз чиратында Һаррис АКШ президенты администрациясенең соңгы 4 елдагы уңышларына игътибар бирә ала: эш урыннары артуы, рецептлы даруларга бәяләр төшүе, студентлар бурычларын ярлыкау һәм башкалар.

Ул шулай ук сайлау тавышы һәм абортка хокукны яклауга зур игътибар бирергә мөмкин. 2017-2021 елларда президент булган Трамп Югары мәхкәмәгә 3 яңа консерватив хөкемдарны билгеләде (мәхкәмәдә барлыгы 9 хөкемдар). Ике ел элек мәхкәмә мөһим карар кабул итте: ул абортны конституцион хокук булып таныган 1973 елгы "Уэйдка каршы Роу" карырын гамәлдән чыгарды.

Һаррис шулай ук Трампның җинаятьләрдә гаепләнүен дә тәнкыйтькә тотачак дип көтелә.

Һаррис белән Трамп арасында гипотетик ярышта сораштырулар төгәл нәтиҗәне күрсәтми. Кайбер сораштырулар Һаррисның Трампны бераз узып баруын, кайберәүләр бераз артта калуын күрсәтә.

Вице-президент уңышлары

Вице-президент буларак Һаррис Латин Америкасы илләре белән дипломатик якынаю өчен җаваплы иде, бу АКШның көньяк чикләренә мигрантлар агымын киметергә тиеш иде. Хакимияткә килгәч, Байден Трампның иммиграцион кагыйдәләрен йомшартты, бу чик аша мигрантлар килүен арттырды.

Һаррис проблемның тамырларын, көньяк илләрдә фәкыйрьлек һәм эш таба алмау кебек мәсьәләләрне чишүгә зур игътибар бирде. Ләкин аның үзенең бик озак вакыт дәвамында чик янына килмәве нык тәнкыйтьләнде.

Камала Һаррис Джо Байден белән
Камала Һаррис Джо Байден белән

Вице-президент шулай ук сайлау тавышы һәм репродукция хокукларын яклауга зур игътибар бирә торды. Алдарак телгә алынган Югары мәхкәмә карарыннан соң, ул Конгресска 2022 елгы сайлау алдыннан ил буйлап йөреп, Демократик фиркадән намзәтләрне хуплап чыгышлар ясады һәм абортка хокукны якларга вәгъдә бирде. Бу демократлар өчен сайлауда яхшы нәтиҗәләр бирде.

Ул тышкы сәясәттә дә үзен күрсәтергә тырышты, дистәләп чит илгә сәфәр кылды һәм 150ләп ил башлыгы белән күреште. Июнь аенда ул Швейцариядә узган Украина тынычлык форумында АКШның вәкиллеген җитәкләде. Әмма сайлаучылар аны җитди халыкара сәясәт эшлеклесе буларак һаман күрми, дип саный сәясәт белгечләре.

Белгечләр фикеренчә, Һаррис тышкы сәясәтнең кайбер мәсьәләләре буенча Ак йорт фикереннән аерылып торган позицияне алса, яңа тавышлар казана ала. Байденның Израил яклы карашы демократик базасының бер өлешен, аерым алганда яшьләрне, үзеннән этәрде дип санала. Яз көне университетларда Израилгә ярдәм итүгә каршы протестлар да кабынды.

Камала Һаррис Украина президенты Владимир Зеленский белән
Камала Һаррис Украина президенты Владимир Зеленский белән

Бу мәсьәләгә турыдан-туры катнашы булмаган Һаррис, Израилның Газзәгә һөҗүмнәренә тәнкыйди белдерүләр ясаса, бу тавышларның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин, ди белгечләр.

Һаррисның җенесе һәм этник чыгышы аның 2024 елгы сайлауда шансларына ничек тәэсир итәчәге әлегә аңлашылмый. Кайбер американнар хатын-кыз президентка әзер түгел дип әйтелсә дә, Һаррис потенциаль рәвештә Демократик фиркадән күңеле кайткан кара тәнле сайлаучыларның бер өлешен кире Яуларга мөмкин.

Иммигрантлар кызы

Камала Дәви Һаррис 1964 елда Окленд шәһәрендә, Калифорниядә яхшы белем алган иммигрантлар гаиләсендә туа. Аның әнисе Америкага — Һиндстаннан, әтисе Ямайкадан килгән.

Аның әнисе, Шьямала Гопалан – биолог, ул Кушма Штатларга Берклидагы Калифорния университетында белем алу өчен күчеп киткән. Әтисе, Дональд Һаррис, Калифорниягә Берклида икътисадны өйрәнү өчен 1961 елда күченгән.

Һаррисның әти-әнисе Берклида сивил хокуклар өчен көрәшчеләр буларак таныша. Кечкенә чакта Һаррисны Калифорниянең ак районындагы мәктәпкә йөртә, ата-анасы аерылгач, ул әнисе һәм апасы белән Монреальгә күченә.

Һаррис АКШка Һовард университетында (Вашингтон) укыр өчен кайта, сәясәт белеме һәм икътисад өлкәсендә дәрәҗә ала. 1989 елда ул Калифорния университетының юридик факультетны тәмамлый. Калифорниянең юридик даирәсендә ул бик тиз таныла, ахыр чиктә ул 2003 елда үз җитәкчесен җиңеп, Сан-Франциско прокуроры була.

Прокурор буларак Һаррис үзен җинаятьчелек белән кырыс көрәшче буларак күрсәтә. Ул наркотикларга бәйле хөкем карарлары санын да күтәрә, бу аңа 2010 елда Калифорния генераль прокуроры вазифасын җиңәргә мөмкинлек бирә.

2020 елгы праймериз

Генераль прокурор вазифасында Һаррис 6 ел эшли. Бу чорда АКШта полициянең кара тәнлеләргә атыш оештыру очраклары арта, бу җәмәгатьчелектә борчылулар уята. Калифорниядә Һаррис полиция хезмәткәрләренә тренинглар уздырырга тәкъдим итә, ләкин мәҗбүри рәвештә полиция хезмәткәренә камера кую тәкъдименә каршы чыга.

2016 елда ул АКШ Сенатына сайлана. Һаррис АКШ тарихында Сенатка сайланган икенче кара тәнле хатын-кыз була.

Сенатта Һаррис 4 комитетта эшли: күзләү, бюджет, мәхкәмә системы һәм эчке иминлек комитетлары. Аның Сенатта кырыс сорау алулары халыкта популярлык казана. Аерым алганда, Трамп кабинетына намзәт булган генераль прокурорлар Джефф Сешнс һәм Уильям Баррга кырыс сорау алуларны нәкъ менә ул оештыра.

Демократик фиркадән намзәт булу очрагында Һарриска вице-президент вазифасына сәясәтчене табарга кирәк булачак. Бу аның ягына "тибрәлүчән" штатлар электоратын авыштыра ала торган намзәт булырга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG