Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкы сөргененә — 80 ел: ялганга нигезләнгән җинаять


Кырымтатарларны сөргенгә җибәрү, Рустем Эминов рәсеме
Кырымтатарларны сөргенгә җибәрү, Рустем Эминов рәсеме

1944 елның 18 мае — кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Нәкъ шул көнне Совет Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя. Шушы фаҗигагә бүген 80 ел.

Кырымнан Кызыл Армиягә чакырылган кырымтатарлар әле сугыш кырында һәм партизан отрядларында булганда, аларның гаиләләре, нигездә хатын-кызлар, балалар, картлар хайван вагоннарына төялеп Урта Азия илләренә һәм Русия төбәкләренә җибәрелә.

1944 елның апрель-май айларында халыкны күпләп күчергәнче, Кырымда балигъ булган яшьләрне һәм эшкә яраклы ир–атларны Гурьев, Куйбышев, Тула (2532 кеше), Мәскәү (1334 кеше), Горький өлкәләренә (5095 кеше) Рыбинскига мәҗбүри рәвештә хезмәт армиясенә, күмер шахталарына, төрле төзелешләргә җибәрәләр.

Карасубазар районы Ак-Кая авылыннан Асан Османовның бу вакыйгалар турында архивларда сакланган хәтирәләре. (Тарихи материалларның бер өлеше "Бессмертный барак" сайтыннан алынды)

1944 елның апрель уртасында авылның барлык яшьләре 22 апрельгә район хәрби комиссариатына чакырган повесткалар ала. Безне анда тезделәр, кырымтатарларны башка милләтләрдән аердылар, аннары 1944 елның 3 маенда безне, кырымтатарларны, беренче эшелон белән юлга җибәрделәр. 14 майда без Рыбинскига килеп җиттек, анда тоткыннар лагерьлары урнашкан иде, соңрак алар фронтка алынды. Безгә тоткыннар эше йөкләнде [...] Анда без, татарлар, 1500-2000 кеше идек.

Ирләрне хезмәт армиясенә җибәрүнең сәбәпләрнең берсе — бу ирләр сөргенгә җибәрелүгә каршы корал тотып чыкмасын өчен иде дип искә ала кырымтатарлар.

Сугыш әле дәвам итә иде, әмма халыкларны туган җирләреннән куып чыгару өчен акча да, мөмкинлекләр дә табылды. Сөргенне оештыру чараларына НКВД–НКГБ гаскәрләре (32 мең кеше) җәлеп ителгән иде.

Үз гаиләләре артыннан депортация урыннарына сугыштан демобилизацияләнгән 8995 кырымтатар сугышчысы да җибәрелә: 524 офицер, 1392 сержант, 7079 солдат.

20 мең кырымтатар дезертир булуын рәсми саннар расламый

Кырымтатарларны сөргенгә җибәрү өчен формаль сәбәп булып НКВД башлыгы Лаврентий Бериянең 1944 елның 10 маенда Сталинга юллаган хаты санала. Бу хатта Кызыл армиядә 20 мең кырымтатар дезертиры булуы турында әйтелә. Бу ялган саннар инде күптән совет һәм кайбер хәзерге авторларның хезмәтләрендә берсеннән-берсенә күчеп йөри.

Ләкин шул ук НКВДның дезертирлар турында белешмәсенә күрә, СССРның 23 төбәгеннән иң аз дезертир Коми АССРда – 120 кеше, Карел-Фин ССРда – 136 кеше һәм Кырымда – 479 кеше булган. Кырымнан 479 дезертир арасында ихтимал барысы да кырымтатар булмагандыр. Бу белешмәдән күренгәнчә, башка төбәкләрдән дистәләрчә һәм йөзләрчә мең кеше булган, ә НКВД органнырында үзләрендә исә 484 478 кеше дезертир булган. Башка халыкларда дезертирлар инде 1941-1943 елларда ук булса, ни өчендер кырымтатар дезертирлары тик 1944 елда, ягъни сөргенлек елында гына пәйда булганы да уйландыра.

Сугышның беренче өч елында Кызыл армиядә дезертирлар саны

Төбәкләр

Тоткарланган дезертирлар 1941 ел

Гаебен танып килүчеләр

Тоткарланган дезертирлар саны

1942 ел

1943 ел

1944 ел

3 елда барлыгы

Төньяк Кавказ

12365

3703

9007

20249

7741

49362

Краснодар крае

6892

654

4939

7541

4399

23771

Кабарда АССР

336

296

354

1199

32

1927

Грозный өлкәсе

550

970

1796

1527

496

4491

Ставрополь крае

1047

880

996

7185

40

10546

Төньяк-Осетия АССР

2585

292

346

1204

231

4366

Кавказ арты

2936

1141

8257

14401

4100

29940

Азәрбайҗан ССР

1804

472

5641

5923

1696

15084

Әрмән ССР

-

-

866

1354

300

2520

Грузин ССР

1132

669

1750

7124

2350

12356

Урта Азия

1572

663

9460

24186

6762

41980

Үзәк өлкәләр

186837

873

61609

74182

68434

391062

Беларус ССР

-

-

-

775

2396

3171

Карел-Фин ССР

-

-

92

40

4

136

Молдова ССР

-

-

-

-

4398

4398

Украин ССР

8160

218

-

6339

28201

42700

Башкорт АССР

188

-

940

1247

490

2865

Коми АССР

12

-

30

61

17

120

Кырым АССР

-

-

-

-

479

479

Тылны саклау баш идарәсе

-

-

-

-

16561

16561

Себер һәм Ерак Көнчыгыш

4632

96

8622

10030

5558

29042

Бурят-монгол АССР

40

-

147

281

98

566

Алтай крае

298

10

289

1634

270

2491

Красноярски крае

697

4

724

656

503

2580

НКВДның махсус органнары

469887

-

12574

2017

-

484478

Райисполкомнар, милиция

32526

-

31183

52847

51243

167799

Барлыгы СССРда

710755

6476

140912

197912

160645

1210224

НКВДның бандитлыкка каршы көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары, капитан Л.Забоев имзасы, 1944 елның сентябре.

Чыганак: Сталин геноциды һәм кырымтатар халкының этноциды. Акмәчет (Симферополь) шәһәр типографиясе, 2008 ел.

Халыкларны сөргенгә җибәрү өчен чын сәбәп дезертирлык булганы бик шикле. Алай булса, югарыдагы беләшмәгә күрә, илнең яртысы сөргенгә җибәрелергә тиеш иде. Бериянең кырымтатарларны Кырымнан сөрген итү турындагы хисап язмасында мондый киңәш тә бар: "кырымтатарларының Совет Берлегенең чигендә яшәве кирәксез булуына карап, СССР НКВДсы Сезнең карамакка Дәүләт саклану комитетының барлык татарларны Кырым территориясеннән куып чыгару турындагы карары өлгесен кертә".

Халыкны сөргенгә алып киткән эшелоннар күздән югалып өлгерми, ә Кырымда калган сивил халык, сөрген операциясендә катнашкан хәрбиләр, кырымтатарларның мал-мөлкәтен, акчаларын, алтыннарын, терлеген талау, буш йортларны басып алу белән шөгыльләнә башлый. Бу талауда катнашучылар ирекле рәвештә яки ирексездән югарыдан илһамдырылган җинаятьтә катнашалар.

Үлем эшелоннары Кырымнан килә иде

Дәүләт саклану комитетының кырымтатарларны күчерү турындагы карарында "махсус күченүчеләргә үзләре белән шәхси әйберләр, кием, көнкүреш әйберләре, савыт-саба һәм гаиләгә 500 килограммга кадәр азык-төлек алырга рөхсәт итәргә" дип күрсәтелә. Әмма, бернинди кисәтүсез, иртәнге 4-5-ләрдә кораллы конвой йокыдан уятып, җыенырга 15 минут бирелгән хатын-кызлар һәм балалар, хәлсез картлар 500 килограммны үзләре белән алып китә алуын күз алдына китерү авыр. Депортацияләнгәннәрнең сөйләгәненә күрә, кешеләр өйләреннән өстендә нинди кием булса, шул килеш, азык-төлексез куып чыгарылган. Эшелоннар Кырымнан Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызыстан, Таҗикстан, Төрекменстан, Мари Иле, Урал, Пермь, Горький якларына юл тоткан. Сөрген урынына бару юлында ук кешеләр ачлыктан, авырулардан күпләп үлә башлый. Эшелон туктаганда качарга омтылганнарны хәрбиләр атып үтергәнен, вагонда үлгәннәрне җирләмичә юлда ташлап калдырганнары хакында сөрген шахитлары һәм аларның исән калган туганнары сөйли.

Сөргеннең беренче елларында якыннарын югалтмаган бер генә кырымтатар гаиләсе дә булмаган. Иң күбе балалар һәм картлар кырылган. Үлемнең бу тәмуг конвейерын кичергән кырымтатарлар бу хакта үзләре сөйли.

Кайбер авторлар һәм тикшерүчеләр кырымтатарларның күпләп үлү фактларын шик астына куярга тырышса да, сөрген урыннарында башланган һәлакәткә ул еллардагы НКВД телеграмнары дәлил булып тора.

Үзбәкстан ССР Эчке эшләр наркомы А.Кобуловтан СССР Эчке эшләр халык комиссары Л.Бериягә

Кырымтатар күченүчеләре арасында малярия һәм ашказаны-эчәк авырулары эпидемиясе турында. Шундук тапшыру өчен. Югары сер. Телеграм, 1944 елның 8 августы


Кырымтатарларының махсус күченүчеләре арасында малярия һәм кискен ашказаны-эчәк авырулары очраклары саны бик нык арткан. Наманган өлкәсендә 5300 кеше малярия белән авырый, бу өлкәдәге махсус күченүчеләрнең 40% тәшкил итә. Әндижан өлкәсендә 1015 кеше малярия белән авырый, 813 кеше кискен ашказаны-эчәк авырулары белән авырый. Кашкадарья өлкәсендә 9984 кешедән 4324 кеше кеше малярия белән авырый. 79 кеше вафат. Бохара өлкәсенең "Нарпай" совхозында махсус күченеп килгән 4047 кешедән 629 кеше малярия белән авырый. 126 кеше маляриядән һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан вафат. Үзбәкстан ССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты карамагында дәвалау-профилактика чаралары өчен кирәкле дарулар: акрихин, хинин, бактериофаг бөтенләй юк. Җирле Наркомздрав бу сорауны СССРның сәламәтлек саклау халык комиссариаты алдында күтәрә, әмма әлегә җавап юк. Сезгә хәбәр итәм.

Махсус күченүләр бүлек башлыгы урынбасары СССР НКВД полковнигы Г.Б.Мальков СССР Эчке эшләр халык комиссары урынбасары, 2нче дәрәҗә комиссар В.В.Чернышевка

Махсус хәбәр, 1944 елның 14 октябре


Сезнең боерык буенча мин Кострома өлкәсендә урнашкан махсус күченүчеләргә хезмәт күрсәтү эшен тикшердем. Кологрив районында баракларны кышка әзерләү акрын бара. Пыяла булмау сәбәпле, тәрәзә рамнары ремонтланмый. Күченүчеләргә кием һәм аяк киеме бирелми. Махсус күченүчеләр урманда яланаяк эшли. Махсус күченүчеләрне икмәк белән тәэмин итүдә 2-3 көнлек өзеклекләр бар. 16-29 август көннәрендә Понтов урман сәнәгате хуҗалыгының Фофанов урман участогында икмәк бөтенләй бирелми. Махсус күченүчеләрнең гаиләләре даими рәвештә азык белән тәэмин ителми, ризык сыйфаты канәгатьләнерлек түгел, икмәк кешегә 150 грамм исәбеннән бирелә.

Хезмәт хакы быел июль аеннан бирле түләнми. Медицина хезмәте канәгатьләнерлек түгел. Фофанов, Марков болыннары һәм киң болыннар участогында махсус күченүчеләр арасында дизентерия, кычыткан һәм экзема авырулары таралган. Махсус күченеп килгән балалар мәктәп белән тәэмин ителмәгән.


Армиядән демобилизацияләнгән махсус күченүчеләр урнашу урынына җәйге армия киемнәрендә киләләр. Урманда махсус киемсез эшләгәндә аяк киемен йолкып алдылар.

Мари АССР Эчке эшләр наркомы урынбасары Свинцов СССР НКВД ОСП башы М.Кузнецовка

1944 елның 24 августы


1944 елның июлендә кырымтатарларының махсус күченүчеләре барлыгы 2291 гаилә, 9177 кеше. Ир-атлар – 1481, хатын-кызлар – 3329, балалар – 4367. Махсус күченүчеләр республиканың 6 төбәгендә урнашкан. 1944 елның июленә качулар – 70 кеше.

Серов һәм Кобуловның Бериягә юлланган телеграмына ярашлы, 1944 елның 20 маена кадәр Кырымнан татар милләтеннән булган 191044 кеше сөрелә. 1952 елның беренче яртысында Урта Азия һәм Русиянең сөрген урыннарында 97355 кырымтатар кала. Бу саннар беренче елларда ук 93689 кырымтатарның үлгәнен күрсәтә.

Чынлыкта үлүчеләр тагын да күбрәк булгандыр, чөнки 1944 елның 18 маенда Кырымнан сөргенгә җибәрелгән 191044 мең кеше арасында Кызыл Армиядә сугышкан һәм хезмәт армиясенә җибәрелгән кырымтатарлар хисапка кермәгән. Алар 1944 елдан соң сөрген урыннарына хезмәт иткән урыннарыннан җибәрелә, димәк, үлемнәр саны 93689 кешедән күпкә зуррак булган дигән нәтиҗә ясарага кирәк.

Кырымтатар балалары да күпләп үлә

СССР Эчке эшләр министрлыгының 4нче бүлеге җитәкчесе майор Курочкин белешмәсенә күрә 1945-1950 елларда сөрген урыннарында Кырымнан сөрген ителгән гаиләләрдә 16 яшькә кадәрге балалар саны- 13823, үлүчеләр - 32107, исән калганнар - 20512.

Кырымнан махсус күченүчеләр белән чагыштырганда, бу чорда балалар арасында үлем күрсәткече, халык саны белән пропорциональ санаганда, депортацияләнгән алманнар һәм Төньяк Кавказ халыкларында гына югарырак булган.

Исән калган, әмма әти-әнисез һәм балалар йортларына могҗизалы рәвештә эләккән, ләкин документлары булмаган кырымтатар балалары еш кына урыс фамилияләре һәм исемнәр белән языла. Аларның киләчәк язмышын, шулай ук караучысыз калган кешеләрне дә эзләп табу мөмкин түгел. Еллар узгач сөргеннең коточкыч фаҗигаләре, җинаятьләре, хастаханәгә эләккән балаларны укол кадап үтергәннәре хакында хәбәрләр дә тарала.

Махсус комендатуралар – тоталь күзәтчелек һәм ирексезлек системы

Сөргенлек урыннарында барлык кырымтатарлар махсус комендатуралар күзәтүе астында кала. Кагыйдә буларак, комендантлар сөргенгә җибәрелгәннәр өстеннән чиксез хакимлеккә ия була. 16 яшьтән өлкәнрәкләр айга бер тапкыр яшәү урыны турында комендатурага хәбәр итәргә мәҗбур була. Комендант санкциясеннән башка яшәү урыныннан читкә ирекле чыгу тыела һәм моның өчен җәза бирелә. СССР Югары Шурасы президиумының 1948 елның 26 ноябрендәге карары нигезендә үз белдегең белән качу өчен 20 ел каторга эшләре бирелә, качканнарны яшергән кешеләр 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

"Махсус күченүчеләр колхозларда һәм районнарда кечкенә төркемнәрдә җирле урыс, казакъ, үзбәк, кыргыз халыклары белән аралаша, махсус режим шартларында яшиләр", дип хәбәр итә Л. Берия нарком В.М.Молотовка 1944 елның 19 июнендә язган хатында.

1944-1948 елларда Кырым өлкәсе эчке эшләр идарәсенә качкан 2734 күченүчегә эзләү йөкләмәләре килә. Бу чорда 118 качкын тоткарлана һәм эзләүдә булмаган 582 качкын тоткарлана, ягъни барлыгы 700 кеше. 700 кешедән 111 кеше кулга алына һәм җинаять җаваплылыгына тартыла, 409 кеше кулга алына һәм качу урынына этап белән юллана. 180 кеше кулга алынмыйча торак урыннарына җибәрелә.

Чикләүләр алынды, ләкин Кырымга кайту тыела

1956 елның 28 апрелендә СССР Югары Шурасы президиумы карары белән махсус торак пункт чикләүләре алына. Әмма милекне кире кайтару һәм элеккеге яшәү урынына (Кырымга–ред.) кайту тыела.

"Әлеге Указның беренче маддәсендә санап үтелгән кешеләрдән махсус торак пункт чикләүләрен бетерү аларга күчерелгәндә конфискацияләнгән мөлкәтне кире кайтаруга китерми һәм аларның күчерелгән урыннарына кайтырга хокукы юк" диелә СССР Югары Шурасы президиумы рәисе К. Ворошилов карарында.

Торак пунктларның, тауларның, елгаларның исемнәрен үзгәртү

Кырымны каты чистартудан соң, торак пунктларының исемнәрен генә түгел, ә татар, грек, алман тамырлары булган елгаларның, тауларның исемнәрен дә үзгәртү турында берничә карар кабул ителә.

ВКП Кырым өлкә комитеты утырышының 60нчы протоколыннан

Кырымның торак пунктларын, елгаларын, тауларын үзгәртү турында (
иптәш Чурсин):

Кырымда хәл үзгәрү сәбәпле, исемнәре татар, грек һәм алман чыгышы белән бәйле булган түбәндәге торак пунктларны, елгаларны, тауларны үзгәртергә кирәк дип санарга кирәк (исемлекләр кушыла).

ВКП(б) Үзәк комитетыннан әлеге карарны раслауны сорарга.

Бер үк вакытта Кырымда яңа күченүчеләрне урнаштыру турында карарлар кабул ителә.

"... Үзәк Комитеты безнең бурычларга күрсәтеп, Кырым хезмәтчәләренең әхлакый сәяси бердәмлеген ныгытуга игътибар итә. Моның өчен фашизмга ярдәм итүчеләр буларак татарларны, грекларны, болгарларны, әрмәннәрне куып чыгару буенча махсус чара үткәрелде. Шуңа күрә дәүләт саклану комитеты Кырымга 50 мең күченүчене урнаштыру турында карар кабул итә.

Кырымтатар халкы Кырымнан куылган һәм сөргенлек урыннарында исән калу өчен көрәшкән вакытта, Кырымга Русия төбәкләреннән, ә соңрак Украинадан дәүләт хисабына күпләп башка милләт вәкилләрен күчерү оештырыла. 1944-1946 елларда гына Кырымга 18040 гаилә күчерелә, 1949-1952 елларда 82067 гаилә. Бу процесс 70нче елларга кадәр туктамый.

Кырым АССР – автономиясе бетерелә

Кырымтатар халкы сөрген ителгәннән соң Кырым автономиясе эзлекле рәвештә юкка чыгарыла.

1945 елның 30 июнендә СССР Югары Шурасы президиумы РСФСР Югары Шурасы президиумы тәкъдиме белән Кырым АССРны РСФСР тәркибендәге Кырым өлкәсенә үзгәртү турында фәрман чыгара. Фәрманга СССР Югары Шурасы президиумы рәисе М.Калинин кул куя.

1946 елның 25 июнендә Чечен-Ингуш АССРны бетерү һәм Кырым АССРын Кырым өлкәсенә үзгәртеп кору турында канун кабул ителә һәм РСФСР Конституциясенә үзгәрешләр кертелә.

1954 елның 19 февралендә СССР Югары Шурасы президиумы фәрманы белән Кырым өлкәсе РСФСР тәркибеннән Украина ССР тәркибенә тапшырыла.

"РСФСР Югары Шурасы президиумы һәм УССР Югары Шурасы президиумының Кырым өлкәсен Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы тәркибеннән Украина Совет Социалистик Республикасы тәркибенә тапшыру турындагы уртак тәкъдимен расларга", диелә СССР Югары Шурасы Президиумы рәисе К.Ворошилов имзалаган фәрманда.

1956 елның 24 ноябрендә КПСС Үзәк комитеты сөрген ителгән калмыклар, карачайлар, балкарлар, чеченнар һәм ингушларның милли автономияләрен торгызу турында карар кабул итә. "СССР Югары Шурасы президиумы Калмык, Карачай, Балкар һәм Чечен-Ингуш милли автономиясен торгызу турындагы фәрман проектларын расларга", диелә бу карарда.

Кырымда автономияне торгызу "максатсыз" дип таныла

"Элек Кырымда яшәгән татарларга милли автономия бирүне максатсыз дип танырга кирәк, чөнки элеккеге Кырым АССРы татарларның автономиясе генә түгел, ә күпмилләтле республика булган, анда татарлар барлык халыкның биштән бер өлешеннән азрак тәшкил иткән, һәм РСФСР тәркибендә татар милли автономияле оешмасы – Татар АССР бар, шулай ук хәзерге вакытта Кырым территориясе Украина өлкәсе булып тора һәм анда кешеләр урнашып яши. Кырымтатарларга ТАССРга барып яшәргә тәкъдим ителә.

Кырымтатар халкының кайтуы өчен көрәш сөргенлек урыннарында дәвам итә. Бу көрәшнең иң югары ноктасы 1987 елның июлендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда халыкның Кырымга массакүләм каршылык чаралары белән билгеләнә.

Бу көрәш кырымтатарларның Кырымга кайта башлавы белән тәмамлана.

Кырымтар милли хәрәкәтенең нигезе булган ике максатның берсе, ягъни халыкны Кырымга кайтару максаты, тулаем булмаса да, ярты гасырдан соң тормышка ашырыла. Икенче максат - Кырымда кырымтатар дәүләтчелеген торгызу өчен көрәш бүенге шартларда да дәвам итә.

Белешмә: Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG