Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарлар куйган һәйкәлләрне юкка чыгару бара


Акмәчеттә элек торган Петро Григоренко һәйкәле
Акмәчеттә элек торган Петро Григоренко һәйкәле

Кырымда кырымтатарлар куйган һәйкәлләр юкка чыга башлады. Гәдәттә алар урыннарны төзекләндергәндә, төрле реконструкцияләр үткерелгәндә алына һәм кире урыннарына кайтарылмый. Азатлык шушы хәлләрне тикшерде.

Кырымтаталарның хокукларын яклаган диссидент, икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Петро Григоренко истәлегенә Акмәчет үзәгендәге "Симферополь" кинотеатры бинасы каршында 1999 елда кырымтатарлар куйган һәйкәл мондый мисалларның берсе. 2024 елның май аенда скверда төзекләндерү эшләре тәмаланганнан соң, бу һәйкәл урынына кайтарылмады. Акмәчет шәһәр хакимияте бу хәлгә аңлатма бирмәде. Гәрчә, 2004 елда Акмәчет шәһәр шурасы һәйкәл куелган мәйданны Григоренко исемендәге сквер дип үзгәртергә дигән карар чыгарган иде. Ә менә Кырым коммунистлары 2007 елда генерал һәйкәле янында "украин милләтчеләре кулыннан һәлак булган совет гражданнары истәлегәнә" куйган "Аркага ату" һәйкәле төзекләндерү эшләреннән соң, скверның икенче ягына, тагы да яхшырак күренгән урынга урнаштырылды.

"Аркага ату" һәйкәле төзекләндерү эшләреннән соң яхшырак урынга күчерелгән
"Аркага ату" һәйкәле төзекләндерү эшләреннән соң яхшырак урынга күчерелгән

Петро Григоренко һәйкәле кая югалганы, моны кем эшләгәне хакында эшләрне финанслаган шәһәр хакимиятеннән бернинди рәсми аңлатма булмады.

Петро Григоренко (1907-1987) кырымтатар милли хәрәкәтенә 1968 елда кушыла. 1944 елның маенда Сталин режимы тарафыннан сөргенгә җибәрелгән кырымтатар халкын акларга чакырып чыгышлар ясый. Самиздаттагы публицистик мәкаләләрендә бу сөрген җинаятенең кырымтатар халкына карата геноцид булуын аңлата, моның өчен төрмәләрдә, психушкаларда утырып чыга. 1978 елда СССР ватандашлыгыннан мәхрүм ителә. Беренче вакытта АКШта урнашуга аңа Фикрет Юртер җитәкчелегендәге "Кырым фонды" һәм кырымтатар диаспорасы ярдәм итә.

Генералның мирасына каршы көрәш бер Акмәчеттә генә бармый. Аның 100 еллыгына 2007 елда Саки шәһәрендә ул ял иткән йортка кырымтатар мәҗлесе (Русиядә тыелган оешма - ред.) инициативасы белән урнаштырылган мемориаль тактаны да 2023 елда сүтеп алдылар. Моңа "Крымский смерш" проектын алып баручы, Кырымда Украина тарафдарларын "фаш итүче" блогер Александр Талиповның тактаның фотосын үзенең телеграм-каналында урнаштыруы сәбәп булган.

Кырымда Украина заманында кырымтатарлар куйган башка истәлек такталарын, урамнарын үзгәртү мисаллары да юк түгел.

Акмәчеттә элек торган Петро Григоренко һәйкәле
Акмәчеттә элек торган Петро Григоренко һәйкәле

Акмәчетнең тимер юл вокзалыннан 1944 елның 18 маенда сөргенгә җибәрелгән кырымтатарлар истәлегенә Ленин скверында куелган хатирә ташы быел реконструкциядән соң 17 майда ташта элек булмаган Путин карарының юллары өстәлеп торгызылды. Реконструкциядән соң хатирә ташы янында кешеләрнең жыелышуы өчен элеккәсенә караганда азрак урын калдырылганы да күзгә ташлана.

Ә менә инде Русия чорында, 2022 елда Бакчасарай районы Сюрень тимер юл станциясеннән мондагы авыллардан сөргенгә җибәрелгән корбаннар истәлегенә бюджет акчасына төзелгән мемориаль комплексның зур таш тактасында "Кырымның асаба халкы кырымтатарлар сөрген ителде" дигән язудан "асаба халкы" сүзләрен алырга кирәк дип таләп иткән Кырымның җәмәгать пулаты җитәкчеләренең берсе. Аның бу таләбе хакында мемориалны төзегән, исемен әйтмәскә үтенгән кырымтатарларның берсе сөйләгән иде. Бу мәсьәлә тирәсендә купкан бәхәстән соң вакыт узса да, мәсьәлә көн тәртибеннән төшмәгән икән. Мемориаль комплексны төзүчеләренең берсе әйтүнчә, бу мәсьәлә быел 18 май алдыннан кабат күтәрелгән, ул Украинада барган "махсус хәрби операция" тәмамланган соң тагын каралачак имеш.

Сөрген корбаннары истәлегенә куелган тактадан "асаба халык" сүзләре бетерелгән
Сөрген корбаннары истәлегенә куелган тактадан "асаба халык" сүзләре бетерелгән

Кырымның Иске Кырым районы Джайлав Сарай авылында исә җирле авыл шурасы көлкеле хәлгә төшкән. Бу авылда Украина заманында кырымтатарлар яшәгән урамнарның берсенә Мостафа Җәмилев исемен биргәннәр иде, 2023 елның декабрендә бу исемле урамның җирле шурада рәсмиләштерелгәне һәм соңрак бу исемнең алып ташланганы хакында мәгълүм булды. Бу хакта Азатлыкка активистларның берсе җиткерде. Аның әйтүенчә, кешеләр бу урамның исеме белән йортларына пропискага да керергә өлгергән, коммуналь хезмәтләрне дә түли башлаганнар, хәтта Русиянең Госкомрегистрында бу урам шул исем белән теркәлгән, тик урамга Җәмилев исеме белән күрсәткечләр эленми калган. Урындагы бюрократлар моңа бер дә аптырамаган. Бу хәл март аенда билгеле булгач, өстә шау-шу купкан, зур җанҗал чыккан. Нәтиҗәдә, Җамилев исемен алып ташлап, урамга "Молодёжная" исемен биргәннәр, барлык рәсми язуларда Җамилев исемен алып ташлаганнар.

Мостафа Җәмилев Петро Григоренко һәйкәле янында
Мостафа Җәмилев Петро Григоренко һәйкәле янында

Бу хәлдән соң хәзер Кырымда барлык кырымтатар урамнарын тикшерү башланчак ди хакимияттә эшләүче түрәләр.

Кырымтатарларның сөрген корбаннары истәлегәнә заманында төрле шәһәр, авылларда куелган хатирә ташларын үзәк урыннардан читкә күчерү омтылышлары элек тә күрелә иде.

Танылган кырымтатар шәхәсләренең исемнәрен Акмәчетнең читтәге урамнарына бирү дә гәдәткә кереп бара.

Ә инде еллар буе торган һәйкәлләрне, хатирә ташларын торган урыннарыннан төрле "объектив" сылтаулар белән алып ташлау, хәтта кырымтатарлар яклаган, чыгышы белән украин булган генерал Петро Григоренко кебек башка милләт вәкилләре хәтеренә куелган истәлек такталары, язуларны юк итү гамәлләре кырымтатарларның чын тарихын яшерү, юкка чыгару тырышлыгы булып күренә. Кырымтатарлар белән бергә украиннарның да Кырымдагы эзләрен бетеру, оныттыру, Кырымда урыс дөньясын тагын да ныклап җәелдеру 2022 елдан соң яңа сулыш алды.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG