Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә хөкем ителгән кырымтатар Эскендер Абдулганиев бишенче ай штраф изоляторында тотыла


Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров һәм Эскендер Абдулганиев
Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров һәм Эскендер Абдулганиев

Абдулганиев үзенең адвокатына тотылу шартлары начар дип зарланган.

Кемеров өлкәсендәге 41 нче төзәтү колониясендә утыручы кырымтатар Эскендер Абдулганиевны штраф изоляторында тоту вакытын даими озайталар, дип җиткерә "Кырым теләктәшлеге". Абдулганиев "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 12 елга хөкем ителгән иде.

Абдулганиев штраф изоляторында бер өзлексез барлыгы биш ай утырган, нибары 31 майдан 4 июньгә кадәр генә аны камера төрендәге бүлмәгә (ПКТ) күчереп торганнар.

Штраф изоляторы урнашкан бинага 16 май көнне комиссия килгән. Бу комиссиядә колония җитәкчесе вазифаларын вакытлыча үтәүче Дмитрий Жиляков, колониянең иминлек урынбасары Андрей Сидоров, табиб, психолог һәм башка җитәкчеләр булган. Алар Абдулганиевны "төзәлмәс тәртип бозучы, даими рәвештә тәртип бозырга мөмкин" дип гаепләп профилактик исәпкә куйганнар һәм аны кырыс шартларда тотуга күчергәннәр. Ә 17 майда "гел тәртип бозган өчен" хәзер өч ай буе ПКТда тотылачаксың дигәннәр.

Абдулганиев үзенең адвокатына тотылу шартлары начар дип зарланган. Камерада җилләткеч юк, эсседә монда кызу һәм тынчу дигән ул. "Хәзер икенче катта тотылам, ә беренче катты дымлы. Әгәр төнлә тәрәзәне ачсаң - черкиләр керә. Штраф изоляторы белән ПКТ урнашкан бинаны яшәргә яраксыз дип саныйм", дигән ул.

Шулай ук ир суның сыйфатына зарланган. Эчә торган суны краннан гына алып була, тик ул чиста түгел, савытка җыйгач төбенә ком утыра дигән. Бер ай элек Абдулганиев имам белән күрешәсем килә дип колония җитәкчелегенә язган булган, Кемеров өлкәсе кеше хокуклары вәкиленең контактларын бирүне сораган, әмма бу мөрәҗәгатенә җавап алмаган.

Абдулганиевны 41нче төзәтү колониясенә 14 февральдә китергәннәр һәм шул ук көнне штраф изоляторына утыртканнар. Канунга күрә тоткынны 15 көннән артык ШИЗОда тоту тыела, ләкин бу кагыйдә күп очракта үтәлми.

  • 2019 елның февралендә Русия куәт оешмалары Курман районы Буюк Онлар (Октябрьское) бистәсендә яшәүче кырымтатарлар йортларында тентү уздырды. Соңрак Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиевны Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып киттеләр. Аларга карата Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләү белдерелде.
  • 2020 елның ноябрендә Рустем Эмирусеиновка 17 ел, Арсен Абхаировка 13 ел, Эскендер Абдулганиевка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде. Барысы да беренче ике елларын төрмәдә уздырырга тиеш дип карар чыкты.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG