Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Кырым" газеты редакциясенә 300 мең сум штраф салган


"Кырым" газетлары
"Кырым" газетлары

Газета коллективы "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә" гаепләнә.

Акмәчетнең Русия контролендәге Киев районы мәхкәмәсе "Кырым" (Qirim) бәйсез газетасы редакциясенә 300 мең сумга штраф салган. Мәхкәмә утырышы 7 июньдә узды.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" сайтында Эльмаз Кырымлы хәбәр итте. Редакция Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 мәддәсенең беренче өлеше нигезендә, ягъни "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә" гаепле дип танылды.

"Яклау ягы газетаны гамәлгә куючы редакция сәясәте өчен җаваплы булмавы, шулай ук журналистларның һөнәри эшчәнлегенә тыкшынуга хакы булмавы турында дәлилләр китергән, әмма бу мәхкәмә карарына йогынты ясамаган. Мәхкәмә карары бары тик канун таләпләренә җавап бирмәгән эш материалларына гына нигезләнгән. Яклау ягы әлеге карарны шикаять итәчәк", дигән яклаучы Лиля Гемеджи.

Иминлек саклау сәбәбе белән үз исемен күрсәтергә теләмәгән хакимият кешесе әлеше ачылган эш нигезендә "Кырым" газетасын, зур ихтимал белән, яба алалар дип фаразлый.

Кырым" (Qirim) бәйсез газеты мөхәррире Бекир Мамутовка Русия гаскәрен дискредитацияләү һәм ялган мәгълүмат тарату турында административ берктмә төзелүе турында май урталарында билгеле булган иде.

17 майда 68 яшьлек Мамутов һәм газетны гамәлгә куючы 59 яшьлек Сейран Ибрагимов йортларында тентү узды, аларны полициягә алып киттеләр. Тентүне шулай ук газет редакциясендә дә уздырдылар. Кич журналистларны җибәрделәр.

"Кырым теләктәшлеге" оешмасы хәбәр итүенчә, Бекир Мамутовка ике административ беркетмә төзелгән. Берсе - ни өчен кырымнар Русиянең Украинада алып барган сугышында катнашмаска тиешлеге турында мәкалә өчен. Экстремизмга каршы тору үзәге Мамутовны "махсус хәрби операция" белән ризалашмауда гаепләгән.

Ялган тарату турындагы икенче беркетмә БМОның Кырымга багышланган хисабыннан өзек бастырган өчен төзелгән. Әлеге хисапта Кырымда кешеләрне нигезсез тоткарлаулар, кыйнаулар турында язылган иде. Моннан тыш, "Кырым" газеты кырымтатарны Херсонда җәзалаулар һәм Акмәчеттәге 2нче тикшерү изоляторында кырыс шартлар турында да хәбәр иткән. Әлеге мәкаләдә полиция хезмәткәре "ялган мәгълүмат тарату" күргән.

  • 2021 елда Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерришның хисабын баскан "Кырым" газетына мәхкәмә дүрт мең сум штраф салган иде. Газет хисапны күчереп басканда "Кырымтатар мәҗлесе — Русиядә тыелган оешма" дип күрсәтмәүдә гаепләнде.
  • БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Кырымны Русия басып алганнан соң, ягъни соңгы ун елда кеше хокуклары торышы хисабын чыгарды. Анда оккупация белән килешмәүчеләргә карата барган репрессияләр, милли һәм дини карашларны бастыру, Русия ватандашлыгын алырга мәҗбүр итү һәм башка шундый хокук бозу хәлләре бәян ителә.
  • Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта кырымтатарлар ике якта да сугыша. Кырымнан мобилизациягә әләгеп киткәннәре — Русия ягында, аннексиядән соң Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнары — Украина ягында сугышып һәлак була. Нәтиҗәдә, бу сугыш бар кырымтатар халкына зур зыян сала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG