Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырынкүлдә мәчет өчен көрәш дәвам итә


Кырынкүлдәге мәчет
Кырынкүлдәге мәчет

Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендә тарихи мәчет бинасын мөселманнарга кайтару мәсьәләсендә һаман нокта куелмаган. Элекке гыйбадәтханә биналарын дин тотучыларга кайтарып бирү турындагы канун булуга карамастан, шәһәр хакимияте инде өч ел мәчетне кайтармас өчен тырыша.

Махсус комиссия "мөселманнарга кайтармаска" дип җавап биргән. Шул ук комиссия утырышында православ рухание һәм раббин гына мөселманнарны яклап тавыш биргән.

Кырынкүл (Казарово) бистәсендә советлар чорында мәктәп урнаштырылган мәчет бинасын мөселманнарга кайтаруда туган кыенлыклар һаман бетмәде. 2010 елда элекке гыйбадәтханә биналарын дин тотучыларга кире кайтару турында канун кабул ителсә дә, Төмәндә хакимиятнең үз мәнфәгатьләре бар. Азатлык Радиосы өч ел элек бу хакта язган иде инде.

Әлеге бинада эшләп килгән мәктәп 2020 елда яңа бинага ия булды. Мәктәп күченгәч, тарихи мәчет бинасы шәһәр хакимиятенә тапшырылды. Шул заманнан бирле шәһәрнең дәүләт милке департаменты мөселманнарның әлеге бинага карата белдергән хокукларын читкә тибәреп килә — бина бушау белән, биредә элек мәчет булуны дәлилләүче бөтен документлар җыелса да, мөселманнарның мәчетне җирле мәхәлләгә кире кайтару турындагы гаризага махсус комиссия "мөселманнарга кайтармаска" дип җавап биргән. Шул ук комиссия утырышында православ рухание һәм раббин гына мөселманнарны яклап тавыш биргән. Мәхәллә мөселманнарына мәхкәмә юлын таптарга гына кала.

Төмәннең Арбитраж мәхкәмәсе Кырынкүл бистәсендәге тарихи мәчет бинасын мөселман җәмәгатьчелегенә кайтару карарын чыгарды, дип хәбәр итте адвокат Руслан Нагиев үзенең телеграм-каналында.

Мәхкәмә XIX гасырда төзелгән бина мәчеттән башка бернәрсә дә була алмавын һәм дини җәмгыятькә тапшырылырга тиешлеген билгеләде

Мәхкәмә процессы озакка сузылды, өч ел дәвам итте. Мөселманнар башта дини корылманы мәхкәмәсез генә кайтарырга теләгән иде — 2021 елда бистә кешеләре бинаны кайтару үтенече белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать итте. Әмма хакимият, милекнең янәсе дини кыйммәте булмавын сәбәп итеп, үтенечне кире какты. Эш шунда ки, түрәләр гыйбадәтханәне китапханә фонды объекты итә һәм аннан колак кагарга теләми. 2022 елда мөселманнар хәтта кайтарыла торган бинага алмашка үз көчләре белән китапханәнең яңа бинасын төзергә тәкъдим итә, әмма хакимият белән үзара аңлаша алмый. Шуннан бирле мәхкәмәгә йөрүләр башлана. Алдагы ике мәхкәмә тарафыннан чыгарылган тискәре карарлар бер ел элек Көнбатыш Себер Арбитраж мәхкәмәсе тарафыннан кире кагыла, эш кире каралырга тиеш дип кайтарыла. Мөселман җәмгыятенең мәнфәгатьләрен адвокат Мансур Усманов яклый.

Әлегә бу эштә беренче ноктаны Төмән арбитраж мәхкәмәсе куйды: май азагында узган мәхкәмә утырышында шәһәр хакимиятенең мәчет бинасын кире кайтарудан баш тартуын канунсыз дип танылды. Мәхкәмә XIX гасырда төзелгән бина мәчеттән башка бернәрсә дә була алмавын һәм дини җәмгыятькә тапшырылырга тиешлеген билгеләде.

Хөкүмәтнең һич ояты юк. Әлеге мәчетне безнең агаларыбыз-бабаларыбыз үз акчаларына салып калдырган, ә дәүләт 1930 елда аны мәктәп итеп тартып алды.

Кырынкүлдә яшәгән мөселманнарның берсе аңлатуынча, арбитраж мәхкәмәсе бер ай элек уңай карар чыгаруга карамастан, өч еллык мәхкәмәдән соң да әле мәчетнең язмышы билгеле түгел.

"Мәхкәмә бинаны безгә кайтарды, ә хакимият апелляциягә бирде. Хәзер шуның нәтиҗәсен көтәбез. Хакимияттәгеләрнең инде дәгъвасы да калмады диярлек. Анда хастаханә һәм мәчетнең уртасында янкорма бар. Шул янкорманы алар китапханә итәргә тели. Ә без сүтеп алыгыз да алып китегез дидек. Хөкүмәтнең һич ояты юк. Әлеге мәчетне безнең агаларыбыз-бабаларыбыз үз акчаларына салып калдырган, ә дәүләт 1930 елда аны мәктәп итеп тартып алды. Мәчеттә сиксән елдан артык мәктәп булды. Хәзер яңа мәктәп салдылар, ә безгә иске бинаны һаман бирмиләр", диде.

Мәчет бинасы 1885 елгы, ди бистә кешесе.

Элек мәчет мәктәп буларак хезмәт иткән
Элек мәчет мәктәп буларак хезмәт иткән

"Беренче төзелеше 1822 елда ук башланган. Аннары бу бинаның фундаментын күчергәннәр", ди әңгәмәдәшебез.

"Мөселманнар ике мәхкәмәне отты. Омскидагы Себер бүлекчәсе мәхкәмәсе "документларын карап чыгыгыз да биналарын кайтарыгыз" дип җибәрә. Монда [Төмәндә] арбитраж мәхкәмәсе карый, шаһитләрне сораштыра, мөселманнар мәхкәмә өчен документлар туплый. Бу мәхкәмә дә Кырынкүл мөселманнары файдасына карар чыгара. Хәзер апелляциядә хәл ителергә тиеш", ди аксакал.

"Безгә бирсәләр тарихи рәвешен кайтарыр идек"

Иске мәчет хакын Кырынкүл мөселманнары дини оешмасы яклап йөри. Әңгәмәдәшебез аңлатуынча, бина утызынчы елларда мәктәп ителгәннән бирле бер тапкыр да мәчет итеп кулланылмаган.

Тарихи һәйкәл бит ул, тиздән йөз илле ел була инде аңа. Төзекләндерүче юк.

"Тарихи һәйкәл бит ул, тиздән йөз илле ел була инде аңа. Төзекләндерүче юк. Безгә бирсәләр, без аны үзебез торгызып, үзенең тарихи рәвешенә кайтарыр идек — манарасын утыртыр идек, тышлавын салдырыр идек. Хәзер безнең мәчеттә хатыннар өчен урын аз, ә ул якка хатыннар өчен намаз бүлмәсе ясап, экран куелса, бәйрәм намазларында ханымнар анда булырлар иде.

Хәзер без йөри торган мәчет тә зур, якынча алты йөз кеше сыядыр, урамда тагын 200 кеше. Кеше күп йөргәнлектән сыймыйбыз. Бәйрәм вакытында тагын 500 кеше урамда кала. Төрле милләт мөселманнары йөри — ислам динен кабул иткән урыслар да, шулай ук таҗиклар да, чеченнар да бар. Башлыча яшьләр йөри, иң өлкәннәргә 70-71 яшьләр. Утын-газын мәчет халкы үзе түли, монда эшкуарлар күп, алар булыша", ди ул.

Хакимият китапханә ясарга теләгән янкорманы кем корган?

Әүвәл монда совхоз булган. Совхоз 1968 елда мәчетнең манарасын сөйрәп төшерә. Шуннан соң мәчет янында янкорма ясый.

"Хәзер шуның белән безгә аяк чалалар. Намуслары булса, дәүләт мәчетне 80 ел мәктәп итеп куллануын шул янкорма белән компенсацияли алыр иде. Без инде өч ел тарткалашабыз", ди авыл кешесе.

Өч ел элек, 2021 елда, авылда яңа мәктәп салынды. Мәктәптә, факультатив буларак, татар теле дә укытыла. Яңа мәктәп артында ук мөселман балалар бакчасы да бар.

Кырынкүл — элекке татар авылы, хәзер Төмән эченә кереп калып, шәһәрнең бер бистәсенә әйләнгән урын. Шәһәр эченә кертелгәннән соң Кырынкүлгә төрле милләт кешеләре килеп урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG