Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева: "Кешеләр ярдәме белән үземне бер мизгел дә ялгыз хис итмәдем"


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Иректә биргән беренче әңгәмәсендә Лилия Чанышева Баймак хәлләрендә Хәбировның гаепле булуын һәм анда тоткарланган кешеләр белән соклануын сөйләде. Ул шулай ук иректәге шатлыгын, ире һәм башка кешеләр теләктәшлеге, Русиядән китәргә теләмәве турында фикерләрен әйтте.

1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде. Русиягә Көнбатыш илләрдә хөкем ителгән 8 кеше кайтты.

Алмаштырылган сәяси тоткыннар арасында Уфадагы Навальный штабының элекке башлыгы Лилия Чанышева да бар иде. Ул "экстремистик җәмгыять" оештыру гаебе белән 9,5 ел колониягә хөкем ителгән иде. Чанышева башка сәяси тоткыннар белән бергә Германиянең Кёльн шәһәренә очып килде.

Төрмәдән соң "Популярная политика" YouTube каналына биргән беренче зур әңгәмәдә Лилия үзенең Русия төрмәсе, сәясәт белән шөгыльләнү карары, Баймак эше һәм башка күп темага фикерләрен белдерде. Ул әңгәмәдән иң кызыклы урыннарны тәкъдим итәбез.

Кайбер җөмләләрдә Чанышева сүзләре, мәгънәсе үзгәртелмичә, бераз кыскартылып бирелә.

Иректә булу шатлыгы хакында

— Хәзер минем иртәм иртәнге аштан, азат булу шатлыгы белән башлана. Иртүк саф һава суларга да яратам. Иреккә тиз күнегәсең. Тоткынлыкка күнегүдән тизрәк.

Хәзер барысы да яхшы икәнен беләм

Тоткынлыкта иң яратмаганым: йоклаганда, төшеңдә ирекне күрүең. Уянасың, ә син СИЗОда яки колониядә, сак астында. Монда исә йокы вакытында ниндидер тавышлар булса, мин инде сискәнмим, сикереп тормыйм. Мин хәзер барысы да яхшы икәнен беләм.

Беренче нәрсәләрдән, мин телефон булуына шатланам. Аның белән куллану, туганнар белән элемтәдә булуга. Фотосурәтләр, туганнар белән аралашу һәм алар белән видеоэлемтә аша шалтыратышу. Кулга алуга кадәр мин бу функцияне еш кулланмый идем. Хәзер исә, якын кешеләр янында була алмагач, еш шулай шалтыратышам.

Беренче булып иректә булуымны мин Әнкарада иремә шалтырата алгач аңладым. Мин аның номерын яттан беләм. Шул мизгелне яхшы хәтерлим: безне очкычтан чыгардылар һәм кечкенә бүлмәгә керттеләр, анда чәй һәм су эчеп була иде. Каршы алучы кешеләр безгә туганнарыбызга шалтыратырга тәкъдим итте. Телефонга чират иде, ниһаять, ул миңа килеп җитте. Иремә шалтыратып, мин иректә булуымны әйттем, тиздән Германиягә очачагымны хәбәр иттем. "Мин сине бик яратам, зинһар, бөтен туганнарга, әти-әнигә, абыйга минем инде төрмәдә булмавымны хәбәр итче" дидем.

Алмашу хакында

— Минем хөкем вакыты беткәнгә кадәр мине чыгарырга мөмкиннәр дип уйлаган идем. Ләкин моның өчен мине чит илгә чыгаруларын һич уйламадым. Мин бит беркая да китәргә теләмәдем, миннән рөхсәт алмыйча, мине чыгара алмыйлар дип уйлый идем. Иреккә чыгуымны берәр колония капкасыннан чыгу дип күзаллый идем.

"Иреккә, ләкин чагыштырмача иреккә"

Безне Лефортовода (Мәскәүдәге изолятор - ред.) 5 көн тотканнан соң, алтынчы көндә коридорда ниндидер хәрәкәт башланды, кешеләр йөри башлады. Миңа кая алып китүләрен башта әйтмәделәр. Бер хезмәткәр "иреккә, ләкин чагыштырмача иреккә" дип әйтте. Бу нәрсәне аңлата дип сорагач, ул Русиядән китү диде. Бу хакта минем белән берәрсе сөйләшергә теләмиме дигәч, ул юк диде. Шул чакта мин, мөгаен, алмашу булуын чамалый башладым. Безне берешәр автобуска утырта башлагач, мин Илья Яшинны күрдем һәм төгәл алмашу булуын аңладым.

Барысы да тыныч узды. Бер автобуска утыргач, бер үзара сөйләшә башладык. ФСБ хезмәткәрләре безгә сөйләшмәскә кушса да, шыпырт кына сөйләшүне тыймады. Минем артымда Кевин Лик утырды, икенче якта Илья Яшин. ФСБ кешеләренннән миңа берсе дә янамады, минем янымда утыручы кеше интеллигент кыяфәттә иде, очкычта хәтта электрон китап укып утырды. Очкычта безгә эчәргә су бирделәр, ләкин ашатмадылар. Ул чакта ФСБ спецназлары үз ризыкларын чыгардылар, бутербродлар, йомырка, кәнфит, термоста чәй... Хәтта миңа да тәкъдим иттеләр, ләкин мин баш тарттым, андый чакта ризык турында уйлау кыен. Мин иллюминаторга карап, үземнең иректә булуыма шатлана идем.

Русиягә кайту турында

— Мин Русиядән мәңгегә китмәдем дип өметләнәм. Минем анда кайтасым килә. Ул минем өем, минем ватаным. Мин Русияне бик яратам. Анда минем барлык туганнар, дуслар. Аларны бик сагындым һәм тагын күрергә өметләнәм.

Әнкарага очканда, минем төп фикерләрнең берсе "кире кайтсам, ни булыр икән" иде. Ягъни, алмашу булгач, сез теләгәнне эшләдегез, мин хәзер кире очсам ярыймы дип сорау теләге булды. Мине моннан туктаткан бердәнбер нәрсә - коллектив җаваплылык иде. Мин моның хакта очкычта булган барлык тоткыннар белән сөйләшмәдем, бу бөтен алмашу процессына зыян китерә алыр иде. Бу башка кешеләргә тискәре йогынты ясый алыр иде, һәм бу мине туктата иде.

Мин Русия ватандашы һәм нигә мине, миннән рөхсәт сорамыйча, минем дәүләтемнән, мин туган һәм яшәгән илдән куып чыгаралар, моны аңламыйм.

Мин Башкортстан өчен җан атам, ул минем кече ватаным

Миңа минем яшәгән һәм йөргән җирем барыбер түгел. Мин Башкортстан өчен җан атам, ул минем кече ватаным, Уфа өчен җан атам. Мин Уфаның җайлылык, төрле яклардан Мәскәү дәрәҗәсенә җитүен теләр идем. Мин шулкадәр вакыт Мәскәүдә яшәп, Башкортстанга яхшырак, матуррак булырга ярдәм итә алам дип уйлаган идем. Һәм кечкенә нәрсәләрне эшли башлагач, мин нәтиҗәләрне күрдем. Һәм бу мине илһамландырды.

Баймак эше турында

— Бу хәл быелның гыйнварында булган һәм мин аның хакта колониядә белдем. "Башкорт" хәрәкәте лидерларының берсен кулга алдылар, утыртылар. Мәхкәмәгә аны якларга күп кеше килгән һәм аңа теләктәшлек белдерергә теләгән. Шунда полиция белән каршылык барлыкка килгән һәм йөзгә якын кешегә хәзер җинаять эше ачылган. Мин Башкортстанда йөзләрчә кешегә каршы бер үк вакытта җинаять эше ачылганын хәтерләмим.

Хакимият гади кешеләрнең теләктәшлегеннән дә курка

Хакимият гади кешеләрнең теләктәшлегеннән дә курка. Бу гади кешеләр, аларның күпчелеге Уфадан да түгел, кечкенә җирле авыллардан. Хакимият аларның җинаять эшләрен башка төбәкләргә күчерә, Орскига, Оренбурга, Тольяттига, чөнки аларны якларга тагын да күбрәк кеше килер дип куркалар.

Митингта үз фикерләре белән чыгыш ясаган кешегә теләктәшлек белдерергә дип килгән кешеләргә мин сокланам. Алар курыкмадылар. Бу вакыйгалар бары тик Хәбировның милли хәрәкәтләрдән арыну теләгеннән барлыкка килде, дип аңлыйм. Гомумән, үзара җыела алган теләсә нинди җәмгыятьләрдән арыну теләгеннән.

Ике тоткарланган кеше һәлак булган, бу коточкыч хәл дип саныйм. Бу тулысынча Хәбиров гаебе һәм ул моның өчен җавап тотарга тиеш.

Радий Хәбиров турында

— Хәбировның тиздән яңадан сайлау булачак, илдә хәзер сайлауларның ничек узганы аңлашыла дип уйлыйм. Хәбиров күпләп хәрәмләшүләр куллана, бәлки, аңа кирәкле саннарны яза гына. Хәбиров безнең Башкортстан кебек күпмилләтле, матур, дустанә республиканың башлыгы булырга лаеклы түгел дип саныйм.

Хәбиров безнең Башкортстанның башлыгы булырга лаеклы түгел

Хәбиров өчен җавап бирә алмыйм, ләкин, миңа калса, ул минем Башкортстанга кайтуыма шатланмас иде. Аның вакытында активистларга, җәмәгать эшлеклеләренә карата физик басым, машиналар яндыру, буяу ыргыту кебек чаралар башланды. Ул берни алдында туктамый дип саныйм. Миңа калса, бу хәзерге Русиядәге хакимият билгесе. Аларда бернинди кызыл сызыклар, "тукта" сүзләре калмады.

Ростислав Морзаголов турында

2023 елда төрмәдә утырганда Алексей Навальный Чанышеваның кулга алынуы артында Ростислав Морзагулов торганын белдерде. "Нәкъ менә аның әләкләре ахыр чиктә җинаять эшенә әверелде" дигән иде ул һәм Морзаголовны эшкә алган Ходорковскийны тәнкыйтьләгән иде.

— Навальныйның Морзаголов турында барлык белдерүләрен хуплыйм. Морзаголов билгеле вакытта хакимияткә эшләде һәм аңа ярдәм итте. Бәлки, ул формаль яктан [тоткарлауга] бәйле булмагандыр да. Ләкин, миңа калса, ул Хәбиров янында торып, аңа кирәкле сүзләрне сөйләгәндер. Ахыр чиктә, Хәбировка минем куркыныч тудыруымны әйткәндер. Ул чакта шиханнарны яклаганда безне "канлы мунча" оештыруда гаепләгәннәр бит. Миңа калса, Хәбировта мин Башкортстаннан булырга тиеш түгел дигән фикергә Морзаголов катнашы бардыр.

Сугыш башлангач, Морзаголовның Русия хакимиятеннән күңеле киткән дип санамыйм. Ул ахмак кеше түгел, һәм кайда һәм кем белән эшләвен бик яхшы аңлаган. Ул медиа даирәсендә бик актив иде, күп алдынгы һәм адекват фикер йөрткән шәхес белән аралаша иде. Ул барысын да белгән һәм аңлаган дип уйлыйм, әмма үз дәрәҗәсендә ниндидер кечкенә хаталар ясагандыр. Шуңа хакимият билгеле вакытта ул аларга кирәкми дип уйлагандыр.

Шуңа күрә, ул хакимияткә инде кирәк булмагач, аңа ничектер яшәргә, исән калырга кирәк булган. Менә ул Ходорковскийда терәк тапкан да. Шул. Минемчә, бу бары тик аның исән калу мәсьәләсе. Мөмкинлек булганда, ул тарафны үзгәрткән. Русиядәге режим озак сакланса, һәм ул Ходорковский белән талашса, ул кайта һәм хакимият алдында акланырга тырыша ала, дип саныйм.

Мин бу кешегә ышанмыйм һәм аның белән уртак эшләр башкарырга теләмим.

Төрмә турында

— Кеше һәр нәрсәгә күнегә. Утыру шартлары да төрмәдән төрмәгә аерылырга мөмкин. Мин әтиемә төрмәдәге шартлар турында сөйләгәндә, ул еш кына моны армия белән чагыштыра иде. Мин шулай уйлый идем дә, бу минем өчен хатын-кызлар армиясе, әмма зур мөддәтле генә.

Иртәнге 8дә һәм кичке 8дә гел тикшерү. Үз ризыгың булса да, һәрвакыт ашханәгә йөрергә кирәк. Безнең колониягә килгәч, башта 2 атна карантинда утыру кирәк, шуннан соң ПТУда тегүчегә уку башлана. Өч ай укыганнан соң кешене тегү фабрикасына чыгаралар һәм ул утыру вакыты беткәнче тегәргә тиеш. Башка һөнәрләргә дә өйрәнеп була, ләкин аларның барысы да диярлек тегү белән бәйле.

Мине коллектив җаваплылык аша тәрбияләргә тырыштылар

Колония идарәсе миңа сак карый иде, аларның беренче соравы "сез ничек утырырга җыенасыз" иде. Ничек, дим, Русия кануннарына күрә дидем. Эчке кагыйдәләргә карап дидем. Бу җаваплар аларны тагын да саграк итте. Әйтерсең, алар миңа ышанмый һәм гел күзәтеп тора иделәр. Мин көттермәдем, әлбәттә, ниндидер шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр яза башладым. Ә алар тикшерүләрне бик яратмый иде. Шуңа миннән үч алырга тырыштылар. Турыдан туры миннән түгел, ә бөтен төркемнән. Янәсе, мине коллектив җаваплылык аша тәрбияләргә тырыштылар. Миңа да кызлар аша шулай басым ясарга тырыштылар. Кызларның миңа "канәгатьсезлек" белдергән чаклары булды.

Бер тапкыр мин колония идарәсенә солы боткасының сыйфаты начар дип шикаять язган идем. Миңа "барысы да нормативларга күрә, ботка яхшы" дип җавап бирделәр. Шуннан соң ризык әзерләгән кызларга башка нәрсәләр өчен җәза биргәннәр, ләкин аларга "бу сезгә Чанышева шикаяте аркасында" дип әйткәннәр. Шулай итеп алар кешеләрне капма-каршы куялар, үзләреннән бөтен җаваплылыкны башкаларга аударалар. Бу Русиядәге хәлнең миниатюрасын хәтерләтә дип уйладым.

Киләчәккә планнар турында

— Мин әле бөтен бу вакыйгалардан ял итә алмадым. Планнар турында әлегә берни әйтә алмыйм, мөгаен. Әле минем белән булган вакыйгаларга төшенергә тырышам. Төрле көнкүреш мәсьәләләр, документлар белән шөгыльләнәм.

Аерым планнар турында миңа әле уйлыйсы бар. Аны хәл иткәч, мин барысына да игълан итәчәкмен.

Кешеләрнең ярдәме хакында

— Мине иректә көткән, бу еллар дәвамында миңа теләктәшлек белдергән кешеләргә мин бик нык рәхмәтле. Бу гади сүзләр генә түгел, бу чыннан да мөһим. Миңа берни язмасалар һәм берничек тә ярдәм итмәсәләр дә, күп кеше минем турында уйлады, һәм моны белү миңа ярдәм итте, мин барысын да дөрес эшләдем дигәнне дәлилләде.

Үземне ялгыз булып хис итмим

Мин ярдәм һәм теләктәшлекне бик югары бәялим. Үземне җәмгыятьнең бер өлеше буларак тоям. Үземне ялгыз дип хис итмим. Кешеләргә зур рәхмәт. Моны ачыктан белдерү өчен нишләргә кирәклеген дә белмим. Мин бу кешеләргә гомеремнең азагына кадәр рәхмәтле булырмын дип уйлыйм. Алар ярдәмендә мин үземне ялгыз хис иткән бер вакыт та булмады.

Кемдер миңа хатлар язудан туктаса, башка кешеләр яза башлый иде. Бу һәрвакыт дәвам иткән процесс иде.

Гаилә ярдәме һәм ире турында

— Беренче чиратта, мин ирем миңа биргән терәкне сиздем. Беренче үтенечем булган кеше ул иде. Мине Уфа изоляторыннан Мәскәү изоляторына күчергәч, башта бераз кәефсезлек иде. Һәм шунда ук миңа иремнән килгән әйберләрне тоттыралар. Бу бик кадерле иде, чөнки кимендә ул минем кайда булуымны белә. Ул минем белән, мине ташламады һәм һәрвакыт ярдәм итәчәген аңладым.

Ирем белән кавышуым минем зур бәхетем

Ирем белән кавышуым минем зур бәхетем. Мин дөньяга безне кавыштыру өчен бик рәхмәтле. Һәм иремә бу бөтен көннәр, еллар, мизгелләр дәвамында минем белән булуына рәхмәтлемен. Тикшерү булганда безгә күрешергә рөхсәт бирми иделәр, Уфадагы изоляторда гына пыяла һәм рәшәткә аша аралашырга бирделәр. Озын очрашулар безнең быел гына булды булып чыга, февральдә һәм июльдә.

Мин Алмаз белән очрашуыбызны көтәм, аның белән барысын да тыныч кына сөйләшергә телим. Аның әнисе нык авырый. Ул аңа да ярдәм итә. Мин Русиядә булганда, ул әнисе янында була алды, шул ук вакытта, миңа да ярдәм итә алды. Хәзер исә моны эшләү шактый кыен булачак. Минем Русиядән китәргә теләмәү сәбәпләренең берсе безнең ата-аналар иде. Мин нык алар янында булырга телим. Аларны күптән кочакламадым, безнең пыяла аша кыска очрашулар гына булды. Мин гаиләле кеше, гаилә минем өчен бик кадерле һәм мөһим. Шуңа аерылу минем өчен зур фаҗига.

Минем өчен төрмәдә иң зур курку нәрсә иде дип сораганда, мин анда утырганда, әти-әниемнең үлүе дип әйтәм. Аларның минем иреккә чыгуымны күрмәүләре. Менә, мин хәзер иректә. Безгә очрашырга гына калды.

Украинадагы сугыш турында

— Сугышка карата минем мөнәсәбәтем беркайчан да үзгәрмәде. Мин һәрвакыт тынычлык өчен һәм бу дөньяда бернинди сугышлар булмау яклы. Бу баналь сүзләр булса да, мин пацифист һәм кеше гомере - иң кыйбат нәрсә дип саныйм.

XXI гасырда күп кенә ил алга киткән, һәм бу чакта сугышу - миңа калса, ниндидер Урта гасырларга яки кабиләләр чорына кайту. Кешеләр һәрвакыт килешергә, проблемнар турында сөйләшергә тиеш, автомат белән йөрү кирәкми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG