Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия хәрбиләре Украинадагы сугыштан кайткач, 2,5 ел эчендә кимендә 242 кешене үтергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугышка колонияләрдән китүчеләр башка хәрбиләргә караганда ешрак үтерә һәм хатын-кызларга карата җинаятьләрне ешрак кыла, дип искәртелә.

Украинадагы сугыштан кайткан Русия хәрбиләре 2,5 ел эчендә 460тан артык кешене үтергән һәм имгәткән. Бу "Вёрстка" тикшеренүендә әйтелә.

Бу кешеләрнең кимендә 242се – үлгән, калганнары авыр җәрәхәтләр алган, дип исәпләп чыгарган басма медиадагы хәбәрләргә һәм мәхкәмәләрнең эш кәгазьләренә нигезләнеп.

Басма бары тик шикләнелүчеләрнең яки гаепләнүчеләрнең Украинадагы сугышта катнашкан булуы дәлилләнгән очракларны гына исәпкә алган. Барлыгы 426 хәрби җинаятьләр кылган, шуларның 246сы – элекке тоткыннар, колониядән сугышка киткәннәр.

Корбаннарга китергән иң киң таралган җинаять – "сәламәтлеккә аңлы рәвештә, гомер өчен куркыныч тудырырдай авыр зарар китерү". Украинадагы сугыштан кайтучылар шушындый кимендә 220 җинаять кылган. Аларда 64 кеше үлгән, 158е җитди яраланган.

Күпчелек җинаятьләрне көнкүреш сәбәпләр аркасында яки исерткеч эчемлекләр эчкәндә кылганнар. "Вёрстка" хисапларына күрә, элекке тоткыннар башка хәрбиләргә караганда ешрак үтерә һәм хатын-кызларга карата җинаятьләрне ешрак кыла.

Басма искәртүенчә, Украинадагы сугыштан кайтучыларга күп очракта "махсус хәрби операциядә" катнашкан өчен, хөкем карарларын йомшарталар. "Вёрстка" 292 хөкем карарын анализлаган. Хөкемдарлар гаепләнүчеләрнең бары тик 15 процентына гына сугышта катнашкан өчен йомшаграк карар бирмәгән.

  • Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек арта.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG