Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Русия төзелеш министры урынбасары булачак


Алмаз Хөсәенов
Алмаз Хөсәенов

Хөсәенов Вадим Васильев урынына киләчәк, Васильев Русия төбәк үсеше департаменты мөдире булып эшләргә китә диелә.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының элекке урынбасары, 36 яшьлек Алмаз Хөсәенов Русия төзелеш минстры Ирек Фәйзуллин такымына күчәчәк. Бу хакта чыганагына сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Басма чыганагы мәгълүматынча, Алмаз Хөсәенов яңа вазифасында Русия Украинадан аннексияләгән төбәкләр мәсьәләләре белән, шулай ук аннексияләнгән Кырым һәм Акъярның социаль-икътисади үсеше програмы белән шөгыльләнәчәк.

Хөсәенов Вадим Васильев урынына киләчәк, Васильев Русия төбәк үсеше департаменты мөдире булып эшләргә китә диелә.

Алмаз Хөсәеновка 37 яшь, тумышы белән ул Балык Бистәсенең Шумково авылыннан. Русиянең халыклар дуслыгы университетын бетергән. 2010-2012 елда Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның финанс бүлеге җитәкчесе булып эшләде.

2012 елдан 2014 елның гыйнварына кадәр Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бюджетны планлаштыру, бюджет сәясәте һәм финанслар департаменты чыгымнарын финанслау бүлеге җитәкчесе урынбасары һәм консультанты иде.

2014 елдан 2020 елның августына чаклы Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасында торды. Аннан соң бу урыннан китеп, Мәскәүгә яңа эшкә күчте: Русия хөкүмәт рәисе урынбасары сәркатиблеге җитәкчесе урынбасары булды.

  • Русия төбәкләре Украинадан басып алынган җирләрне "үз карамакларына алуларын" игълан итте. Баскынлыктагы төбәкләрнең Русия һуҗүм иткән чакта җимерелгән юлларын, мәктәпләрен, хастаханәләрен төзекләндерергә сүз бирделәр.
  • Мәсәлән 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак Татарстан Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Татарстан Лисичанскида аерым алганда су һәм газ торбаларын алмаштырды. Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән иде. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнде. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр диелде.
  • Татарстанның Рубежноеда төп бурычы – яшәү өчен кирәкле инфраструктураны торгызу, газ, су, ут белән тәэмин итү.
  • Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.
  • БМОның әгъза-дәүләтләре арасында фетнәчел Луһански һәм Донецки өлкәләренең бәйсезлеген бары тик Русия генә таный. Украина кануннарына күрә Донецки һәм Луһански өлкәләренең басып алынган урыннары - вакытлыча басып алынган дип санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG