Украинаның реинтеграция министры Ирина Верещук украин армиясе Курски өлкәсендә хәрби хәрәкәтләр мәйданын киңәйтә дигән хәбәрләр сурәтендә эвакуацияләнергә теләгән яки һуманитар ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр өчен тәүлек буе эшли торган кайнар линия ачылуы турында белдерде. Бу турыда ул үзенең социаль челтәрендә урыс телендә җиткерде.
Курски өлкәсендә яшәүчеләр Telegram яки WhatsApp номерына яки электрон почтага язып, Украина территориясенә эвакуацияләнүгә гариза калдыра ала диелә.
"Украина халыкара һуманитар хокукның барлык нормаларын үти. Без Курски өлкәсенең тыныч халкына кирәкле яклау һәм һуманитар ярдәм тәэмин итәчәкбез", - дип яза Верещук.
- Курски өлкәсендә украин аримясе һөҗүме 6 августта башланды. 12 августта Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов Русия президенты Владимир Путинга украин хәрбиләре контролендә булган территориядә ике меңнән артык кеше бар һәм аларның язмышы билгесез, дип хәбәр итте.
- Элегрәк Курски өлкәсе хакимияте Глушков районы халкын эвакуацияләү карары турында хәбәр иткән иде. Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Украина белән чиктәш Курски өлкәсе районнарыннан сигез меңнән артык кешене эвакуацияләү турында хисап тотты. Аларны илнең 11 төбәгендә вакытлыча урнаштыру өчен 143 пунктка бүлделәр. Смирнов хәбәр иткәнчә, эвакуацияләнүчеләрне шул исәптән Русия тарафыннан оккупацияләнгән Запорожье өлкәсенә дә урнаштырачаклар.
- Бүген украин армиясе башлыгы Александр Сырский украин хәрбиләре Курски өлкәсендә 1150 км² мәйданда 82 торак пунктны контроль итә һәм Суджа шәһәрендә украин хәрби комендатурасы төзелә дип хәбәр итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!