Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары саклану министрлыгы бинасы янына җыелган


Русия саклану министрлыгы бинасы
Русия саклану министрлыгы бинасы

Алар саклану министры белән күрешергә тели. "Белоусов чыкмаса, монда төн куначакбыз. Мондый хезмәт кирәкми, ирләрне өйгә кайтарыгыз. Өйгә, сугышка түгел", ди алар

Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары Русия саклану министрлыгы бинасы каршына җыелган. Алар үзләре янына саклану министры Андрей Белоусов чыгуын таләп итә, кунып калачакбыз дип әйтә дип җиткерә Activatica.

Шул ук вакытта полиция чарага килгән журналистларны куып тарата башлаган. SOTAvision басмасының ике журналистын тоткарлаганнар, ахырдан берсен җибәргәннәр. Калган журналистларга китәргә кушылган.

Полиция протест белдерүчеләр янына да килгән. Алар арасында полковник Александр Махонин да булган. Ул хатыннар янына саклану министрлыгы вәкилләре чыгачак дип сүз биргән.

Чарада катнашучыларның берсе Паулина Сафронова үзләре янына хакимиятне хуплаучы активистлар килүен, туңдырма белән су таратуын сөйләгән. Шулай ук Сафронова министрлыкның кабул итү бүлмәсенә кергән, анда генерал-полковник Борисенко протест белдерүчеләргә ташламалар вәгъдә иткән, тик алар баш тартканнар диелә.

Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары бөтен битараф булмаучыларны бу чарага кушылырга чакыра. "Без түзеп ардык. Беренче митингта безне ишетмәделәр, ә бүген - Гаилә көнендә нәтиҗәгә ирешергә тырышачакбыз. Белоусов чыкмаса, монда төн куначакбыз. Мондый хезмәт кирәкми, ирләрне өйгә кайтарыгыз. Өйгә, сугышка түгел", ди алар.

Шул ук вакытта мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте бу чарага катнашыбыз юк дип җиткерә. Бу чарада хәрәкәтнең активистлары да юк, диелә.

Соңгы тапкыр саклану министрлыгы бинасы янына 3 июнь көнне 12 хатын-кыз килгән булган. Чарада катнашучыларның паспорт белешмәләрен, нәрсә борчуын язып алганнар, беркемне тоткарламаганнар диелә.

  • Бүген, 8 июльдә Русиядә Гаилә көне үтә. Бу уңайдан мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте кабат хәрбиләрне сугыштан кайтаруны таләп итә һәм "Гаиләсез көн" дигән чара үткәрә. Флешмобта катнашучылар әтиләренең, ирләренең хәзерге вакытта гаиләләре белән түгел, ә сугышта булуын искәрткән плакатлар белән фотога төшә.
  • Былтыр ноябрь уртасында Русия төбәкләре губернаторлары урынбасарларына мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм хатыннары кәефләрен игътибар белән күзәтергә кушылды.
  • Бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы The Insider-га раславынча, губернаторларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелган. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын, теләсә нинди санда, хәтта 50 кеше генә булса да", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе.
  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG