Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны яклаган адвокат Марат Ашимов куәт хезмәткәрләрен махсус провокациядә гаепләде


Марат Ашимов
Марат Ашимов

Ул, ярдәм сорап, адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать иткән.

Мөселманнарны яклаган адвокат Марат Ашимов куәт хезмәткәрләрен махсус провокациядә гаепләде. Тикшерүчеләр сүзләренчә, Ашимов үзенең клиентына прокуратура хезмәткәрләренә ришвәт төртү барәбәренә вакытыннан алда иреккә чыгачагын вәгъдә иткән. Адвокат үзе куәт оешмалары аның хокук яклау эшчәнлеге өчен үч ала, дип саный. Ул, ярдәм сорап, адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать иткән.

2024 елның 19 мартында Ашимов финанс пирамидасы төзегәне өчен хөкем ителгән А. Астапов белән очраша. Тикшерүче як белдерүенчә, адвокат Астаповка "үз элемтәләре" ярдәмендә вакытыннан алда иреккә чыгару карарына ирешергә вәгъдә иткән. Моның өчен ул Мордовия прокуратурасында эшләүче танышлары өчен 200 мең сум сораган. Тикшерү раслаганча, адвокат акчаны үзләштерергә планлаштырган һәм Астаповка ярдәм итәргә җыенмаган.

Ашимов үзе 200 мең сумны үзенең адвокатлык эшчәнлеге өчен гонорар дип раслый. Аның сүзләренчә, Астапов белән очрашуда ул эшнең шартларын ачыклаган һәм телдән консультация биргән, ә ришвәткә Астапов үзе ишарәли башлаган.

Адвокатлар пулатына язылган хатның өзеген IslamNews басмасы китерә.

"Әлбәттә, мин сөйләшүнең болайга борылуына гаҗәпләндем. Аннары Астапов турыдан туры әлеге 200 000 сумнан тыш, тагын кемгәдер акча тапшырырга кирәкме, дип сорады", дип яза Марат Ашимов.

"Ул мине кабат-кабат җаваплылыкка тарту ихтималы булган фикерләргә этәрергә тырышты. Мин аңа шунда ук бернинди дә гарантия бирмим, дидем. Мин адвокатка тиеш булганны эшләрмен дидем, калганы мәхкәмә карарына калачак ", дип белдерде Ашимов үз видеомөрәҗәгатендә.

Астапов Ашимовка акчаны атна дәвамында бирергә вәгъдә итә, чөнки аның банк хисаплары томаланган була. Соңыннан билгеле булганча, Астапов 19 марттагы бу очрашуда сөйләшүне яздырып барган. Ашимов белдерүенчә, бу аларның беренче очрашуы була.

Астапов күрсәтүенчә, ул ФСБга бары 25 мартта гына мөрәҗәгать иткән. Әмма Мордовиянең Югары мәхкәмәсе Ашимовны "күзәтү" турында карарны бер ай алдан – 20 февральдә үк чыгарган булган.

Ашимовны яклаучы адвокат Руслан Нәгыев сүзләренчә, сөйләшү язмасыннан Ашимовның вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгару мәсьәләсен ришвәт ярдәмендә хәл итәргә җыенуы күренми. "Ул клиентка сыйфатлы адвокат хезмәте вәгъдә итә", ди Нәгыев.

Ашимов исә үзенең хокук яклау эшчәнлеге аркасында үч алу өчен провокация ясарга мөмкиннәр дип саный. Адвокат Мордовия мөселманнары эшләрендә катнашуы белән билгеле. Ул Мордовия мәктәпләренең берсендә укучы кыз балаларның яулык киеп йөрү хокукын яклады, мәхкәмәләрдә мөселман мәдәни үзәкләренең мәнфәгатьләрен кайгыртты, ислам әдәбиятын тыю турындагы карарларны гамәлдән чыгаруга иреште. Бу эшләрдә катнашкан өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашимовны республика медале белән бүләкләде.

Ашимов үзе адвокатлар пулатына мөрәҗәгатендә "әгәр дә мин гаепләнүчеләрнең һәм хөкем ителүчеләрнең хокукларын, төрле конфессияләр һәм башка затларның хокукларын актив яклаудан туктамасам, мине дәшмәскә мәҗбүр итү ысулы табылачак, дип миңа өченче затлар аша күп тапкырлар яшерен кисәтүләр килде", дип җиткерә.

Ашимовны яклаучы Нәгыев әлегә эшнең барлык шартлары да билгеле түгел, үч алу турындагы версияне раслый алмыйм, ди. Шуңа да карамастан, Нәгыев адвокатлар пулатынының хуплавына өметләнә.

  • Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) маддәсе нигезендә 27 мартта тоткарланды.
  • Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады. Ул еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG