Кыргызстанда оппозиция вакытлыча хөкүмәт төзүен игълан иткәндә, Бакыев илнең көньягында үзен яклаган тарафдарлары алдында чыгыш ясады.
Билгеле булганча, Бишкәк урамнарында каршылык чаралары башлану белән ил президенты Бакыев башкаладан качып китәргә мәҗбүр булган иде. Каршылык чараларында исә 80нән артык кеше һәлак булды, йөзләрчәсе яраланды.
Бакыев ясаган чыгышында Талас һәм Бишкәктә каршылык чараларын башлаган оппозиция тарафдарларын "бандит" дип атады. Ул Кыргызстандагы вакыйгаларны тикшерү өчен халыкара бәйсез комиссия төзәргә чакыра.
Бакыевкa каршы мәхкәмә эше
Кыргызстанда оппозиция башлыгы Роза Отунбаева җитәкчелегендә төзелгән вакытлыча хөкүмәт, каршылык чараларында 80нән артык кешенең үлеменә сәбәп булган өчен Бакыевкa каршы мәхкәмә эше башланачагын белдергән иде.
Вакыйгаларда кемнең гаепле булуы турында тарафсыз бер нәтиҗәгә килүнең мөмкин булмавын әйткән Бакыев, бәйсез халыкара бер комиссия төзәргә чакыра.
Җыенга хәбәрчебез Брүс Панниер, чыгыштан соң халыкка да үз фикерләрен әйтү өчен вакыт бирелүен әйтте.
"Бакыев чыгышыннан соң халык та үз сүзен әйтте. Халык әйткән сүзләр Бакыевның күңелен күтәргән булса кирәк, ул елмая һәм көлә иде. Һава яңгырлы булу сәбәпле, катнашучылар саны кими барса да, Бакыев үзен яклаган кешеләр булуын күрде. Бакыев шулай ук кораллы сакчылар тарафыннан саклана иде", дип белдерде.
Төньяк һәм көньяклылар
Бакыев чыгышын йомгаклаганда иртәгә Җәлал Абад мәйданында тагын очрашырга чакырды.
Төньяктагыларны "җәнҗал" чыгаруда гаепләгән Бакыев, иленең көньягындагы халыктан күбрәк яклау табарга өметләнә.
Хәбәрчебез Брүс Панниер: "Бакыев чыгышы вакытында берничә тапкыр "төньяк" халкын проблема чыгаруда гаепләп алды. Икенче яктан, ул "көньяк" халкын, яңа хакимият төзелде дигән сафсатага ышанмаска чакыра. Бакыев көньякта үзенә булган яклауны тагын да арттырырга хыяллана", диде.
Бакыевны ни көтә?
Яңа вакытлыча хакимият җитәкчесе ярдәмчесе Алмаз Атамбаев, Бакыевны үз туган җирендә халык артында яшеренүдә гаепләде.
Атамбаев Бакыевка каршы махсус чара башланачагын белдерә.
Риа Новости агентлыгына ясаган чыгышында Бакыев: "Кыргызстанда саклану һәм эчке эшләр министрлыгы эшли алмый, республика бу гыйсьян хәрәкәтен үз башына тукта алмаячак", дип кичә БМОдан тынычлык саклау көчләре җибәрүне сораган иде.
Икенче яктан, Отумбаева: "Вакыйгалар вакытында һәлак булган кешеләрнең туганнары Бакыевтан үч алырга теләячәк, бу очракта Бакыевның иминлеген саклау мөмкин булмаячак", дип кисәтте.
Бишкәктәге АКШ илчелеге: "Бакыевны сакларга яисә илдән качып китүенә" ярдәм итү турында бернинди план булмавын, киресенчә моның дөрес адым булмаячагын белдерде.