Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы Әлифба, татар теле һәм әдәби уку дәреслекләрен раслаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар 2023 елда Мәскәүгә юлланган иде.

Русия мәгариф министрлыгы 1нче сыйныфлар өчен Әлифба, 10-11 сыйныфлар өчен "Татар теле" һәм 1-4 сыйныф укучылары өчен "Әдәби уку" укыту-методик комплектларын мәктәпләрдә кулланырга рөхсәт иткән. Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) хәбәр итте.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Мәскәү тарафыннан расланган барлык дәреслекләр исемлеген Русия мәгариф министрлыгы боерыгыннан да күрергә була.

"Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч, төп гомуми, урта гомуми белем бирү програмнарын тормышка ашырганда куллануга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге һәм дәреслекләрне куллану вакыты Русия мәгариф министрлыгының агымдагы елның 21 февралендәге 119нчы боерыгы белән расланды", диелгән хәбәрдә.

Әлеге дәреслекләрне ТӘСИ әзерләгән. 10-11 сыйныфлар өчен "Туган тел (татар теле)" дәреслеге Мөслимә Шәкүрова, Лилия Гыйниятуллина, Олег Хисамов тарафыннан эшләнгән. "Туган телдә (татар телендә) әдәби уку" предметыннан 1-4 сыйныфлар өчен "Әдәби уку"ны Диләрия Абдуллина, Гөлназ Мөхәрләмова авторлыгында әзерләгән.

Яңа дәреслекләрнең төп өлеше коммуникатив формага, ягъни аралашуга нигезләнгән. Ул үз эченә дүрт лексик теманы ала. Бу — "мин", "тирә-як, көнкүреш", "туган җир" һәм "татар дөньясы". Татар дөньясы өлешендә татарның фәлсәфәсе, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында язылган. Укыту-методик комплектлары үз эченә дәреслек, эш дәфтәре, уку әсбабы, укытучы китабын ала.

Әлеге дәреслекләр Мәскәүдә расланмавы хакында ТӘСИ галимнәре 20 февральдә татар телен укытуга багышланган төбәкара онлайн семинарда сөйләгән иде. Укыту-методик комлектлар 2023 елда әзерләнеп Русия мәгариф министрлыгына юлланган булаган.

ТӘСИ галимәсе Мөслимә Шәкүрова сүзләренчә, татар теленең яңа буын дәреслекләрен бастыруда да проблемнар бар. Гәрчә, 2022 елда Русия мәгариф министрлыгы аларны федераль исемлеккә керткән.

— 5-9 сыйныфлар дәреслеге федераль исемлеккә керсә дә, кызганычка каршы, безнең 5 сыйныф дәреслеге генә басылып чыкты, — диде ул. — Быел 6 сыйныфларга, алга таба 7-9 сыйныфлар өчен дәреслекләрне дә күрәсе килә. Без аларны эшләп бетергәнгә 3-4 ел була бит инде. Бик тиз арада басылып чыгарлар дип өметләнәбез.

ТӘСИнең Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе, тел белгече Гөлназ Мөхәрләмова сүзләренә караганда, әзерләнгән яңа дәреслекләр бүген күп кенә төбәкләргә барып җитмәгән.

  • 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
  • 2023 елда Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе төзелде. Ул укытучыларның берләштерү һәм аларның хокукын яклау өчен оештырылды дип аңлатылды. Ноябрь аенда Казанда I Бөтенрусия туган тел укытучылары форумы узды. Җыенда милли мәгариф өлкәсендәге проблемнарга артык тукталып тормадылар, сөйләшү күбрәк укытучы һөнәрен мактауга корылды.
  • Моңа кадәр Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары җитмәве, моңа карап Татарстан читкә укытучылар җибәрмәячәге әйтелде. "Без һәр елны чыгымнарны каплап 10 укытучыны укытабыз. Алар үз төбәкләрендә канун нигезендә татар теле укытучысы була ала. Безгә укытучы җибәрегез әле дип мөрәҗәгатьләр килә. Мин сезгә тагын бер кат кабатлыйм: беркем дә чит төбәкләргә әзер укытучы җибәрү яклы түгел. Сез яшь буын вәкилләрен әзерләп монда җибәрергә, мәсьәләгә реаль карарга тиеш", дип белдергән иде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.
  • Узган уку елыннан Русия мәктәпләре яңартылган федераль стандартлар (ФГОС) нигезендә белем ала башлады. Укыту програмнары нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга диярлек кими. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәтү бөтенләй каралмаган. "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин сүзләренчә, Русия төбәкләрендә татар телен бер сәгать кенә укыган җирләр бар. Туган тел укучы татар балаларының 7 проценты гына шул күләмдә генә үз телен өйрәнә. Татарстан мәктәпләрендә дә татар телен укыту кыенлаша бара.
  • 2021 елда Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында татарчага тәрҗемә ителгән дәреслекләрнең Русиядә мәгариф министрлыгында расланмау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Аларның бары "уку әсбабы" статусында йөртелүе – дискриминация, дип белдерде ул вакытта Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.
  • Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла. Хәзер Татарстанда 3194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG