Русия президенты Владимир Путинның Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын белән Пһеньяндагы сөйләшүләре нәтиҗәсендә ике ил арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
Документның тексты әлегә чыкмады, монда сүз хәрби ярдәм турында барамы, әллә башка ярдәм хакындамы - аңлашылмый. Әгәр хәрби ярдәм хакында икән, димәк Төньяк Корея белән Көньяк Корея арасында кабат хәрби хәрәкәтләр башланса, Русия бу сугышта катнашырга тиеш булачак. Әлегә ике Корея арасында тынычлык килешүе имзаланмаган, әмма 1953 елдан солых гамәлдә.
Путин Төньяк Корея башкаласына кичә, 18 июнь кичендә килде. Бу аның әлеге илгә икенче сәфәре булды, беренчесе 2000 елда иде. Һава аланында аны Ким Чен Ын шәхсән үзе каршы алды.
Лидерлар кызыл келәмдә берничә тапкыр кочаклашты аннан соң озак кына бер-берсен лимузинга беренче булып утырырга кыстады. Пһеньян урамнарына Русия флаглары һәм Путин рәсемнәрен элеп чыкканнар.
Путин белән сөйләшүләрдә Ким "махсус хәрби операция" барганда (ягъни Украинадагы сугышта) Төньяк Корея хөкүмәте "Русия хөкүмәтен, гаскәрен һәм халкын тулысынча хуплый һәм аңа теләктәшлек белдерә" дигән. Ким фикеренчә, Мәскәү бу операцияне "суверенитетны, иминлек мәнфәгатьләрен һәм җирләр бөтенлеген яклау өчен" үткәрә.
Путин үзенең чыгышында Русия белән Төньяк Кореянең тарихи элемтәләре турында искә алган, шул исәптән 1950-53 елларда Корея сугышында совет очучыларының да катнашуын хәтерләткән.
Шулай ук ул Кушма штатларны тәнкыйтьләп, Украинадагы сугышта Русияне хуплавы өчен Пһеньянны тагын бер мактап алган. Путин бу хакта үзе килер алдыннан Төньяк Корея газетында чыккан мәкаләсендә дә әйткән иде инде.
- Төньяк Корея - нейтраль калмыйча, сугышта Русияне хуплавы турында турыдан-туры әйтеп килүче аз санлы илләрнең берсе.
- Төньяк Корея Русия гаскәрен артиллерия снарядлары һәм мөгаен ракет системнары белән тәэмин итеп тора. Моңа җавап буларак Мәскәү Пһеньянга ракет программы белән булыша дип фаразлана, ә бу БМО иминлек шурасы санкцияләре белән тыела.
- АКШ һәм Көнбатыш илләре Мәскәү белән Пһеньян хезмәттәшлегенә борчу белдерә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум