Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс православ чиркәве һәм Роспатент сәүдә максатларында дини символика куллануны тыю турында канун өлгесе әзерләгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аерым алганда, руханиларны "Монах җаны" ("Душа монаха") һәм "Гөнаһлының тәүбәсе"("Исповедь грешницы") шәраблары,  "Saint George" ("Изге Георгий") тәмәкеләре борчый.

Урыс православ чиркәве һәм Роспатент дини символикалы тауар билгеләрен теркәүне тыя торган канун өлгесе әзерләгән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә. Сәүдәгә корылган оешмаларның исемнәрендә дини мәгънәгә ия сүзләрне куллану да тыела.

Руханиларны "Монах җаны" ("Душа монаха") һәм "Гөнаһлының тәүбәсе"( "Исповедь грешницы") шәраблары, "Saint George" ("Изге Георгий") тәмәкеләре, "Күндәм монашка" ( "Кроткая монашка") белән "Атакай онлайн"("Батюшка онлайн") тауар билгеләре борчый.

Яңа канун кабул ителгәнче теркәлгән тауар билгеләренә яңа кагыйдәләр кагылмаячак, дип ышандыралар.

Православларның бу тәкъдиме белән мөселманнар да килешкән.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов "дини символиканы намуссыз кешеләр куллана башлады, бигрәк тә бу хәләл туклануга кагыла", дигән. "Дуңгыз сосискаларында һәм исерткеч эчемлекләрдә "хәләл" тамгасы кулланыла, һәм кешеләр моңа ышанып аларны ашый", дигән ул.

  • Элегрәк Башкортстанда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар иде. Республика Роспотребнадзоры хәбәрендә әйтелгәнчә, "Дары Урала", "Челны-мясо" һәм "Царицыно" оешмалары җитештергән казылыклар турында сүз бара. Югыйсә, колбасаларның капларына ат, сыер һәм тавык итеннән җитештерелде дип язылган булган. Роспотребнадзор җитештерүче оешмаларга кисәтү җибәргән диелә.
  • катеринбурда сатыла торган "Вареная колбаса Мусульманская", тавык итеннән ясалган "Докторская" колбасаларында да дуңгыз ДНКсы табылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG