Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия укучыларын Төньяк Кореянең "Сондовон" балалар аланына ялга җибәргәннәр


Төньяк Кореяга Приморье краеннан, Сахалин өлкәсеннән, Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән, Воронеж, Липецки  Оренбур өлкәләреннән, Краснояр һәм Краснодар крайларыннан балаларны җибәргәннәр.

Русиянең төрле төбәкләреннән 250ләп мәктәп укучысы Төньяк Кореядәге "Сондовон" аланына ялга киткән. Бу хакта Приморье төбәге хөкүмәте хәбәр итә.

Укучылар бу аланда 22 июльдән 2 августка кадәр булачак. Алар "ике илнең дуслыгын ныгыта торган чараларда катнашачак, җилкәннәр астында диңгезгә чыгачак, тхэквондо һәи рәсем ясау белән шөгыльләнәчәк", диелә хәбәрдә. "Корея көне", "Русия көне", "Дуслык киче", "Сәләтле балалар сәхнәсе" дигән чаралар ниятләнә.

Төньяк Кореяга Приморье краеннан, Сахалин өлкәсеннән, Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән, Воронеж, Липецки, Оренбур өлкәләреннән, Краснояр һәм Краснодар крайларыннан балаларны җибәргәннәр.

"Сондовон" — Япон диңгезе яр буенда урнашкан, аны нарат урманнары әйләндереп алган. Аланда "аквапарк һәм океанариум", шулай ук "спорткомплекс белән хайваннар бакчасы, кинотеатр һәм балалар мәйданчыклары бар", дип ышандыра Приморье крае хакимиятләре.

Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин Пһеньянга барган иде. Шуннан соң хакимият тарафлы "Беренчеләр хәрәкәте" Төньяк Кореядәге балалар аланында Русия үсмерләренә җәйге ял оештыру турында игълан итте.

"Беренчеләр хәрәкәте" сайтыннан күренгәнчә, балаларның Төньяк Кореяга сәфәрен дәүләт түләргә әзер. Моның өчен балага Төньяк Корея белән ни өчен кызыксынуы турында, "Русиянең күпполярлы дөньядагы роле хакында" үз фикерләре белән видеоролик төшерергә һәм инша язарга кирәк. Бәйгедә җиңгән 50 кешегә туристик юлламалар вәгъдә итәләр.

Татарстан балалары исә аннексияләнгән Кырымда ял итә. Быел Татарстан 1 596 баланы шунда ял итәргә җибәрәчәген хәбәр иткән иде. Татарстан Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә аланнарга җибәреп тора. Гәрчә, аннексияләнгән ярымутрау даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.

  • Украинадагы сугышта Мәскәүне ачыктан-ачык хуплаган ике ил бар, шуларның берсе — Төньяк Корея, икенчесе – Сүрия.
  • Моңарчы Русиядә яшәүчеләргә Балаларны яклау көнен (1 июнь) Төньяк Кореяда үткәрергә тәкъдим иттеләр.
  • Былтыр ноябрьдә Росавиация Русиянең "Аэрофлот" һәм "Аврора" һава ширкәтләренә Төньяк Корея башкаласы Пхеньянга очышлар башларга тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта туроператорлар Төньяк Кореягә турлар башлау турында мөрәҗәгатьләр алмаган һәм ихтыяҗ артыр дип тә уйламый. Белгечләр фикеренчә, Пхеньянга нигездә эш сәфәрләренә очачаклар.
  • Быел апрельдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Төньяк Кореядәге фестивальдә чыгыш ясаячагы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG