Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәяси тоткыннарга ярдәм итә торган "Заодно" сервисын томалаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Заодно" платформасы 2022 елның апрелендә эшли башлады. Анда Русиядә сәяси максатлар белән эзәрлекләнгәннәрнең штрафларын, адвокат чыгымнарын түләргә акчалар җыялар.

Русиядә сәяси тоткыннарга ярдәм итү өчен ясалган "Заодно" сервисын томалаганнар. Моңа "Роскомсвобода" игътибар иткән.

Сервисны кайсы оешма томалаттыргандыр - билгеле түгел. "Заодно" платформы 2022 елның апрелендә эшли башлады. Анда Русиядә сәяси максатлар белән эзәрлекләнгәннәрнең штрафларын, адвокат чыгымнарын түләргә акчалар җыялар. Акча җыю турындагы игъланнарны Русиянең танылган хокук яклау оешмалары чыгара.

Хәзерге вакытта бу платформ аша 916 кешегә акча җыелган, тагын 52 кеше ярдәм көтә.

Томалауның сәбәбе - бер кешегә акча җыю вакыйгасы белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлана.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә миллионнан артык сайтны, шул исәптән фейсбук, инстаграм һәм твиттерны (хәзерге атамасы - Х), шулай ук бәйсез медиаларны, аерым алганда Азатлык радиосын томаладылар.
  • Томалауларны урап узу өчен русияләр VPN-сервислар куллана. Әмма Русия хакимиятләре аларны да томалый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG