Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләргә балаларны яклау көнендә балаларын Төньяк Кореяга җибәрергә тәкъдим итәләр


Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын балалар белән. Архив фотосы
Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын балалар белән. Архив фотосы

Балалар өчен юллама 65 мең сум тора, ә өлкәннәргә 85 мең сум түлисе. Әлегә барырга теләүчеләрнең иң аз санлы төркеме дә җыелмаган, шуңа күрә бу тур булмый калырга да мөмкин.

Русиядә яшәүчеләргә Балаларны яклау көнен (1 июнь) Төньяк Кореяда үткәрергә тәкъдим итәләр. Приморье крае хөкүмәте шундый махсус тур әзерләгән.

"Сәяхәтчеләр үзләре өчен уникаль мәдәният, искиткеч пейзажлар һәм бу илнең бай тарихи мирасын ача алачак", диелә төбәк хөкүмәтенең матбугат хәбәрендә.

Төньяк Кореяга сәяхәт 31 майда башланып 3 июньдә төгәлләнер дип ниятләнә. Тур кысаларында русияләр Пһеньяндагы Ким Ир Сен мәйданына, Тэсон табигый тыюлыгына, "Мунсу" аквапаркына һәм башка урыннарга барачак диелә.

"Осторожно Новости" искәртүенчә, балалар өчен юллама 65 мең сум тора, ә өлкәннәргә 85 мең сум түлисе. Әлегә барырга теләүчеләрнең иң аз санлы төркеме дә җыелмаган, шуңа күрә бу тур булмый калырга да мөмкин. "Сәяхәт Русия белән Төньяк Корея лидерларының килешүе ярдәмендә, шулай ук Приморье крае хөкүмәте тырышлыгы белән мөмкин булды", дип искәртә түрәләр.

  • Украинадагы сугышта Мәскәүне ачыктан-ачык хуплаган ике ил бар, шуларның берсе - Төньяк Корея, икенчесе – Сүрия. 2022 елда Русия сугыш башлаганчы Төньяк Корея иң күп халыкара чикләүләр кертелгән илләр арасында өченче урында тора иде. Хәзер – дүртенче урында. Аны һәм Сүрия белән Иранны Русия уздырды.
  • Көнбатыш күзләүләре берничә тапкыр җиткерүенчә, Русия Украинага каршы сугышында корея сугыш кораллары һәм снарядлары запасларын кулланырга исәп тота. Вашингтон кораллар бирелгән очракта АКШ Пхеньянга да, Мәскәүгә дә өстәмә санкцияләр кертәчәген кисәтте.
  • Былтыр ноябрьдә Росавиация Русиянең "Аэрофлот" һәм "Аврора" һава ширкәтләренә Төньяк Корея башкаласы Пхеньянга очышлар башларга тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта туроператорлар Төньяк Кореягә турлар башлау турында мөрәҗәгатьләр алмаган һәм ихтыяҗ артыр дип тә уйламый. Белгечләр фикеренчә, Пхеньянга нигездә эш сәфәрләренә очачаклар.
  • Быел апрельдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Төньяк Кореядәге фестивальдә чыгыш ясаячагы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG