Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 89 проценты өйдә көч куллануга каршы канун кертүне хуплый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сораштыруда катнашканнарның биштән бер өлеше өйдә шәхсән үзенә көч кулланган булуларын әйткән, ә өчтән бере мондый хәлләр турында танышларыннан ишеткән.

Сораштырылган русияләрнең күпчелеге - 89 проценты Русиядә өйдә көч кулланган өчен җәза бирүне күз уңында тота торган канун барлыкка килүен тели.

Бу Russian Field социологик үзәгенең телефон аша үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренә.

Бу канун кертелүне хатын-кызларның 95 проценты, ирләрнең 83 проценты хуплаган. Яшьләр арасында хуплаучылар аеруча да күп: аларның 92 проценты канун булсын ди, бары тик 3 проценты гына моңа каршы.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашканнарның биштән бер өлеше өйдә шәхсән үзенә көч кулланган булуларын әйткән, ә өчтән бере мондый хәлләр турында танышларыннан ишеткән. Респондентларның яртысыннан артыгы мондый проблемга юлыкмадым дигән.

2019 елда хокук яклаучылар өйдә көч куллану турындагы канунны федераль дәрәҗәдә әзерләттерүгә ирешә алганнан соң, бу канунны хуплаулар елдан ел көчәйде. 2019 елда хуплаучылар саны 70% булган, ә бер елдан соң - 79%.

Әзер канун өлгесен бу тәкъдимгә каршы булучылар да, аны хуплаучылар да тәнкыйтьләде. Ә соңрак аны Урыс православ чиркәвенең йогынтылы руханилары томалап ук куйды, дип язган иде "Вёрстка"

  • Хәзерге вакытта Русиядә өйдә көч куллануга каршы нигезндә дәүләтнеке булмаган үзәкләр шөгыльләнә. Әйтик "Насилию.нет", "Сёстры", "Инго" һәм башкалар. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән читләште. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.
  • Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы мәгълүматынча, Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.
  • Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә. Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG