Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең асаба халыклары вәкилләре 55 оешманы "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"кә кертүләре аркасында БМОга мөрәҗәгать иткән


Антонио Гутерреш
Антонио Гутерреш

"Русия хөкүмәте  асаба халыкларның хокукларын боза һәм бу хокук бозулар белән көрәшә торган оешмаларны, шәхси затларны экстремизмда гаепли", диелә мөрәҗәгатьтә.

Юстиция министрлыгы 55 оешманы "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"кә керткәннән соң, (мондый хәрәкәт юк - ред.) Русиянең асаба халыклары халыкара комитеты һәм Асаба халыкларны үстерү һәм аларга теләктәшлек белдерү халыкара фонды - "Батани" - БМОның баш сәркатибе Антониу Гутерришка, шулай ук оешманың башка югары вәкилләренә мөрәҗәгать иткән.

"Экстремист" исемлеккә кертелгән оешмалар арасында милли-азатлык һәм төбәк хәрәкәтләре, шулай ук Русиянең асаба халыклары оешмалары күпчелекне алып тора.

Ачык хат авторлары искәртүенчә, "Русия кануннарына ярашлы, моннан соң бу оешмаларның эшчәнлегендә ничек тә булса катнашу, алар белән хезмәттәшлек итү, хәтта аралашу гына да - Русиянең асаба халыклары вәкилләренә берничә елга иректән мәхрүм ителү белән яный.

Мөрәҗәгатьне язучылар асаба халыкларның күпчелек лидерлары хакимиятләр тарафыннан золымнарга дучар булды инде ди, һәм "асаба халыкларның оешмаларын болай күпләп җинаятьчеләр исемлегенә кертү - халыкара хокукны тупас бозу булып тора", дип искәртә.

"Шунысы оятсыз факт булып тора - Русия хөкүмәте асаба халыкларның хокукларын боза һәм бу хокук бозулар белән көрәшә торган оешмаларны, шәхси затларны экстремизмда гаепли", диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгать итүчеләр фикеренчә, Русия хакимиятләренең бу гамәле - "алга таба Русиядә яшәүче һәм эшләүче лидерларга, активистларга каршы репрессияләр кылуга юл ача". Авторлар БМОны бу эшкә игътибар итәргә, хокуклары бозылганнарны якларга, "Русиядәге асаба халыкларга каршы яңа золымнарны булдырмаска" чакыра.

  • 26 июльдә Русия юстиция министрлыгы Русиядә яши торган халыкларның үзбилгеләнүе мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган берьюлы 55 оешманы экстремист оешмалар исемлегенә кертте. Министрлык аларның барысын да "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"нең структур бүлекчәләре дип атады. Тик мондый хәрәкәт юк.
  • Юстиция министрлыгы бу хәрәкәт "Русиянең бөтенлеген һәм күп милләтле бердәмлеген җимерергә" омтыла, шуңа аны Русиядә тыярга кирәк, дип саный.
  • Хәзер экстремист исемлеккә кертелгән оешмалар арасында "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте, Башкорт милли сәяси үзәге, чит илләрдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте", Чит илләрдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты, Мукшы милли комитеты, "Азат милләтләр лигасы", "Абориген Форус", "Бурят халкы конгрессы", "Азат Русия" фонды бар.
  • Шулай итеп, юстиция министрлыгының экстремистлар исемлегендә 160тан артык оешма теркәлде, аларның өчтән бере - "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт бүлекчәләре" булып тора. Русиядә аларның эшчәнлеге тыелган, бу оешмаларның эшчәнлегендә катнашучыларга зур штрафлар һәм мөддәтләр яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG