Русиянең берничә төбәгендә тискәре резус-факторлы йөкле хатын-кызлар өчен әһәмиятле дару — резуска каршы иммуноглобулин табу авырлашкан. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Бу даруны сатып алу Петербурда, Ярослав һәм Пенза өлкәләрендә, Краснояр краенда һәм аннексияләнгән Кырымда авырлашкан. Дару "Еаптека", Asna, "Здравсити" кебек зур интернет-даруханәләрдә дә юк, дип яза басма.
Даруның җитмәвен таныган беренче төбәкләрнең берсе — Пенза өлкәсе. Октябрь ахырында төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгында резуска каршы иммуноглобулин да, аның аналоглары да "Пенза өлкәсендә генә түгел, бөтен Русиядәге дәүләт медицина оешмаларында да, вакытлыча юк, дип белдерделәр
Резуска каршы иммуноглобулин — гомер өчен әһәмиятле даруларга керә һәм тискәре резус-факторлары хатын- кызлар аны йөклелекләренең 28нче атнасыннан башлап кулланырга тиеш. Русия базарында мондый дүрт төрле дару бар, өчесе — чит илдә җитештерелгән. Шул ук вакытта Иванов өлкәсенең кан күчерү станциясе җитештерә торган Русиянең үз даруы бөтен базарның 4,3 процентын гына тәшкил итә.
Озак еллар буе Русиядә резуска каршы иммуноглобулин ихтыяҗын чит ил дарулары каплап килде. Әмма дөньяда кан плазмасы җитмәү аркасында 2024 елда даруның үз бәясе артты.
Резуска каршы иммуноглобулин гомер өчен әһәмиятле дарулар исемлегенә кертелгән, шуңа күрә аның бәясен арттыру чикләнгән, һәм җитештерүчеләр өчен әлеге даруларны Русиягә җибәрү - отышлы түгел.
"Коммерсантъ"ка Росздравнадзор белдерүенчә, хәзерге вакытта илдә резуска каршы иммуноглобулин 46 мең кап күләмендә бар. Ел ахырында тагын 90 мең кап китерелер дип көтелә.
Август аенда РБК Русия базарына 2024 елның беренче яртысында 48 мең кап резуска каршы иммуноглобулин килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 71 процентка азрак, дип язган иде.
- Быел мартта Русиядә сораштырылган табиблар дарулар җитмәүгә зарланды, алар 400дән артык төрдәге даруны атаган, шуларның 74е - гомер өчен әһәмиятле булып санала.
- Табиблар ешрак антибиотиклар, инсулиннар, антидепрессантлар, нейролептиклар, эпилепсиягә һәм көзән җыеруга каршы дарулар җитми ди. Тикшеренүдә катнашкан табиблар әйтүенчә, гормональ даруларга, вакциналарга да кытлык бар. Бу - чит илдән дарулар кертелми башлавы һәм даруларны дәүләт өчен сатып алулар вакытында килеп чыга торган авырлыклар белән бәйле диелә.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә.
- Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lillyның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
- 2022 елның март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
- Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
- Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.
- Быел гыйнварда Мәскәү даруханәләрендә ревматик авыруларны дәвалаганда кулланыла торган һормональ дару - метилпреднизолон беткән иде.
Саклану министрлыгында хастаханәләрдәге метилпреднизолонның 7,3 айга, даруханәләрдәгесенең 1,2 айга җитәчәген әйттеләр. Русиядә ревматик авырулары булган 182 меңләп кеше тиешле дәваланудан мәхрүм калырга мөмкин диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум