Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума "ят агентлар"га Русиядә керем алуны кабат катлауландырмакчы


Премьер-министр России Михаил Мишустин и председатель Госдумы Вячеслав Володин
Премьер-министр России Михаил Мишустин и председатель Госдумы Вячеслав Володин

Депутатлар ниятенчә, "ят агент"лар махсус рубль хисаплары ачарга тиеш булачак, ә авторлык хокуклары өчен акчаларын аларның шул хисапларына күчереп барачаклар. "Ят агент"ларга башка юллар белән акча түләү тыелачак.

Русия думасы "ят агент" сатусы бирелгән русияләргә авторлык һәм чиктәш хохуклардан керемнәр алуны катлауландыру турында канун өлгесе әзерли.

Дума рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, канун өлгесен карау киләсе атнада башланырга мөмкин. Канун "ят агент"ларга интеллектуаль эшчәнлекләре: сәнгать, әдәбият әсәрләре, фонограммалар, фәнни эшләр, уйлап тапкан әйберләре һәм тауар билгеләре өчен түләүләрнең аерым тәртибен кертүне күз уңында тота.

"Ватандашларын, "махсус хәрби операция"дә (Украинага һөҗүмне Русиядә хакимиятләр шулай атый) катнашучыларны мыскыл итеп Русияне җимерүчеләр безнең ил хисабына баерга тиеш түгел", дип язган Володин Telegram-да.

Депутатлар ниятенчә, "ят агент"лар махсус рубль хисаплары ачарга тиеш булачак, ә интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен кулланган өчен акчаларны аларның шул хисапларына күчереп барачаклар. "Ят агент"ларга башка юллар белән акча түләү тыелачак.

Моннан тыш Володин "ят агент" дип игълан ителмәгән, әмма Русиядән киткәннән соң ил турында тискәре фикерләр сөйләүчеләргә каршы да чаралар күрүне вәгъдә итә. Аларга Русиядәге милекләрен арендага биргәннән яки сатканнан кергән акчаларын алу мөмкинлеген чикләмәкче булалар, әмма ничек итеп — монысы әлегә хәбәр ителми.

Быел мартта Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемнәрен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән иде. Аның авторлары "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный. Канун өлгесендә каралганча, "ят агент"ка акчаларын Русиянең берәр дәүләт банкында ачылган махсус хисапка җибәреп торырга тиешләр. Акча килгәч, банк аның минималь хезмәт хакы күләме кадәр өлешен генә калдырып, калганын автомат рәвештә Русия кеременә күчереп куярга тиеш булачак.

  • Элегрәк Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "кимсетә" торган "ят агентлар"га авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер белдерде.
  • Шулай ук быел Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.

    Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте. Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.

  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерийлары канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG