Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сандармохта атып үтерелгәннәрне искә алу чарасына битлекле кешеләр килеп чараны уздыруга комачау иткән


Сандармох мемориалы
Сандармох мемориалы

Аерым алганда, алар үзләре белән "куәтле динамиклар" алып килгән. Бу колонкалардан Җиңү җырлары акыртып куйганнар һәм НКВД вәкилләре кулыннан үлгәннәрнең исемнәрен укыган вакытта, исемнәр ишетелеп бетмәгән диелә.

Бүген, 5 августта Олы террор корбаннарын искә алу көнендә Карелиядәге Сандармох зиратына хәрби киемнәрдән һәм балаклавалардан кешеләр килгән. Алар атып үтерелгәннәрне искә алучыларга комачау итә, дип яза From Karelia with freedom һәм "Мемориал" оешмасы.

Ел саен 5 августта Сандармох урманына Русиядә эшләүче Польша, Германия, Финляндия, Франция, Израил һәм башка илләрнең дипломатлары, хокук яклаучылар һәм битараф булмаучылар җыела.

Иртән бирегә автобус белән казаклар, "Яшь гвардия" активистлары һәм башка хакимият яклы хәрәкәтләрнең вәкилләре килгән. Күбесе хәрби киемнән, битлектән булган.

From Karelia with freedom язуынча, алар үзләре белән "куәтле динамиклар" алып килгән. Бу колонкалардан Җиңү җырлары акыртып куйганнар һәм НКВД вәкилләре кулыннан үлгәннәрнең исемнәрен укыган вакытта, исемнәр ишетелеп бетмәгән диелә.

"Мемориал" искәртүенчә, яһүд һәйкәле янында бу хакимият яклы активистлар "Яһүдләр Һитлерны иганә иткән", дип кычкырган.

Шулай ук From Karelia with freedom язуынча, бүген иртән куәт оешмалары вәкилләре билгесез сәбәпләр белән Петрозаводски активисты Андрей Литвинның фатирына үтеп кермәкче булган. Литвин Сандармохтагы матәм чврасына барырга җыенган булган. Хәзер активист белән элемтә юк.

Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре җирле блогер Алексей Труновны тоткарлаган, ул да Сандармохка барасы булган. Әлегә аны нәрсәдә гаепләүләре билгесез.

  • Бүген, 5 августта Карелия республикасының Сандармох җирлегендәге күмәк каберләрдә ятучы корбаннарны искә алу чарасы уза. Биредә атып үтерелгәннәрнең рухына дога кылына, аларның исемнәре укыла.
  • Бер ара анда рәсмиләр дә килә иде, мәрасим чарасы киң яктыртылды. Тик соңгы елларда Карелиянең Сандормох җирендә булган фаҗига, НКВДның махсус өчлекләре тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән, гаепсез атып үтерелгән меңләгән корбаннар турында искә алу сирәгәя башлады.
  • Русия хакимияте үзе өчен уңайсыз тарих турында сөйләүне кирәк дип тапмый. Ә фаҗигане ачыклаган, меңләгән җәсәдләр яткан җирне табып, төрле каберлекләрдә яткан кешеләрнең һәрберсенең исемен тапкан, алар турында җентекләп мәгълүмат туплаган эзтабар шәхесләрне читләштерү, аларны җинаятьче дип табу эше җәелдерелде.
  • Сандормох урманнарында күмәк каберлекләрдә меңләгән кешеләрнең җәсәдләре ята. Биредә 56 төр милләт кешеләре атып үтерелгән. Әлегә ачыкланган корбаннар арасында 53 татар, кырымтатар исеме бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG