Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сырский Курски өлкәсендә 82 торак пунктны контрольдә тотуларын белдерде, анда украин хәрби комендатурасы төзелә


Александр Сырский
Александр Сырский

Комендатура Суджа шәһәрендә төзелә.

Украин армиясе башлыгы Александр Сырский белдергәнчә, украин хәрбиләре Курски өлкәсендә 1150 квадрат километр мәйданда 82 торак пунктны контроль итә. Русия ягы әлегә бу мәгълүматны шәрехләмәде.

Сырский белдерүенчә, Украина армиясе төбәккә 35 чакрымга үтеп кергән. Украин хәрбиләре контролендәге территориядә украин комендатурасы булдырылган, аның белән генерал-майор Эдуард Москалев җитәкчелек итәчәк, диде ул. Аның сүзләренә караганда, мондый карар "төбәктә тәртип саклау һәм халыкның беренче ихтыяҗларын тәэмин итү өчен" кабул ителгән.

Украина президенты Владимир Зеленский комендатураның Суджа шәһәрендә төзелүен әйтте. Бу шәһәрнең азат ителүе турында аңа Сырский хәбәр итте.

Русия саклану министрлыгы белдергәнчә, 15 августта Русия армиясе "Украин хәрбиләренең Русиягә бәреп керү омтылышын кире кагуын" дәвам итә: аерым алганда Кремяный, Варваровка, Сафоновка, Шептуховка, Каучук, Алексеевский һәм Матвеевка районнарында һөҗүмнәр кире кагылганал. Крупец торак пункты контроль торгызылган дип хәбәр ителә.

Русия армиясе шулай ук Украин армиясе резервларына, Сума өлкәсенең Юнаковка, Хотень һәм Кондратовка районнарындагы сугыш кирәк-яраклары һәм матди складларына һөҗүмнәр ясады, диелә министрлык хәбәрендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG