Казан федераль университетының (КФУ) элекке хезмәткәре, "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә хөкем ителгән Андрей Бояршиновны Әлмәттәге 8нче төзәтү колониясенә китергәннәр. Бу хакта "Тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты җиткерә.
Бояршинов 2022 елның мартыннан бирле тоткынлыкта. Моңарчы ул Самарның 1нче тикшерү изоляторында утырды.
Былтыр майда Самар шәһәрендәге мәхкәмә Казан активисты һәм галиме Андрей Бояршиновны "террорчылыкны аклауда" гаепле дип тапты һәм аны биш ел колониягә хөкем итте. Шулай ук аңа ике ел буе интернет-чыганаклар алып баруны тыйдылар.
Җинаять эшен Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2022 елда 18 мартта ачты.
Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. (Бу көннәрдә Казанда сугышка каршы чаралар узган иде – ред.). Ул үз гамәлләренең җинаятьчел характерда булуын аңлаган килеш, "кешеләрнең акылына һәм ирегенә йогынты ясау, аларны канунсыз гамәлләр кылырга этәрү" максаты белән хәбәрләр чыгарган, лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау, террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга өндәү билгеләрен ачыклаган диелде.
- "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды. "Бояршиновны эзәрлекләү - аның фикер белдерү ирегенә һәм гадел мәхкәмәгә хокукларын боза. Бояршиновка ачылган җинаять эше Русиядә хакимият тәнкыйтьчеләренең тавышын бастыруга юнәлдерелгән", диелә проект хәбәрендә.
- 2018 елда социаль челтәрләрдә 9 май белән бәйле белдерүе чыкканнан соң активистны нык тәнкыйтьләгәннәр иде. Бояршинов "Үлемсез полк" чарасында катнашучыларны ачуланды, аларны "Георгий тасмалары" таккан һәм бизәнеп-ясанган "зәңгәрләр" дип атады. "Үлемсез полк" чарасы аңа оппозицион митинг үткәрергә комачаулаган булган дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум