Русия президенты Владимир Путин инаугурациядән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала. Белгечләр моны идеология дип саный һәм Конституциягә каршы килүен әйтә.
Фәрманда ниләр бар
- Фәрманда Русия "күп гасырлы тарихы булган бөек ил", "дәүләт-цивилизация" дип атала. Тирә-якта халыкара киеренкелек, тарихи хәтер юк ителә, ә күмәк Көнбатыш тарихны ялганлап күрсәтә, мәгълүмати сугышта фактларны бозып куллана дип саный документ авторлары.
- Халык "Русиянең дөнья тарихындагы урыны һәм роле турында объектив мәгълүмат һәм дөрес, фәнни нигезләнгән тарихи белемнәр ала алырга" тиеш диелә.
- Илдә тарих өйрәтүнең бердәм методологиясе, бердәм мәктәп дәреслекләре әзерләнәчәк. Тарихи белем бирүдә музей, театр, кино һәм медиа чараларына да зур урын бирелә. Китаплар, шул исәптән балалар китаплары язылачак.
- Хакимиятләр чит илләрдә яшәүче русияләрне дә тарихи агарту белән шөгыльләнмәкче. Хәер, бу эшнең ничек тормышка ашырыласы турында сүз юк. Шулай ук чит ил тарихчы галимнәре белән элемтәләрне киңәйтү күз уңында тотыла. Кайсы илләр икәне язылмаган.
- Укытучылар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Интернетта Русия тарихы турында материаллар таратылачак, шул исәптән чит телләрдә дә. Чит ил белем бирү платформаларын русиянекенә алыштырачаклар. Шулай ук уку материаллары өчен бердәм платформа төзеләчәк.
- Хакимиятләр компьютер уеннары базарын да контрольдә тотмакчы. "Русиянең дөньяда урыны һәм роле турында" фактларны бозып күрсәтмәсеннәр өчен.
- Тарихи белем өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп максаты булып гомумрусия үзбилгеләнүен формалаштыру һәм традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләр нигезендә Урыс дөньясы (Русский мир) бергәлеген (общность) ныгыту аталган. Максатка ирешүнең беренче юлы: Русия тарихындагы мөһим вакыйгалар, шул исәптән Русиянең тигез хокуклы халыкларының күпмилләтле берлегенә кергән дәүләт коручы урыс халкы тарихы турында хәтерне саклау. Тагын бер юлы: Русия социомәдәни үсеше табигатенең күпмилләтле булуын аңлау.
Азатлык фәрманда булган кайбер пунктларга белгечләр белән анализ ясады.
Халыкларның үзбилгеләнүенә нокта куела
Юридик фәннәр кандидаты Харун Сидоров яңа документта "күпмилләтле халык" урынына төрле халыклар "бер мәдәни-тарихи бергәлекнең өлешләре дип карала, димәк, үзбилгеләнү турында сөйләүнең мәгънәсе калмый дип язды "Idel.Реалии"дагы мәкаләсендә.
"5нче пунктта "Русия - күп гасырларга сузылган тарихлы бөек ил, Евразия киңлегендә урыс һәм башка халыкларны бер мәдәни-тарихи бергәлеккә берләштергән дәүләт-цивилизация" диелгән. Бу җөмлә ни өчен игътибарга лаек? Русия Конституциясендә язылганча, ул "халыкларның тигезлек һәм үзбилгеләнү принципларыннан чыгып" кабул ителгән. Хәер, шул ук Конституциядә бер генә халык дәүләт коручы дип танылганнан соң, тигезлек турында сүз дә була алмый. Әмма Путин Русиясе идарәчеләре конституция принцибының үзбилгеләнү өлешенә дә күптәннән теш кайрый", ди Сидоров.
Белгеч фикеренчә, яңа документтагы бу җөмлә Русиядәге аерым халыкларның үзбилгеләнүен аерылып чыгу мәсьәләсендә генә түгел, хәтта Русия халыкларының тигез хокуклы берлеге формасында да кире кага.
"Татар, башкорт, чуаш, удмурт, эрзә, мукшы һәм башкалар урыслар белән беррәттән "күпмилләтле халык" төшенчәсенә туры килгән "союзлы (федератив) сәяси бергәлек буларак түгел, ә бер мәдәни-тарихи бергәлекнең бер өлеше дип карала. Бу очракта үзбилгеләнү турында сөйләү мәгънәсез", ди Харун Сидоров.
Русия тарихын Кремль язачак
Русия империясе таркалгач, яңа идеология формалашты, коммунистлар илдә яшәүче халыкларның үзбилгеләнүенең номиналь булса да хокукларын таныды. Патша Русиясе "халыклар төрмәсе" дип аталды. Совет берлеге таркалгач Русиядә дә баштагы вакытларда "Тигез хокуклы халыклар һәм халыкларның үзбилгеләнүе" принцибы төрле документларга кертелде.
Әмма инде күп еллар дәвамында "тарихи Русия" идеологиясе алга сөрелә, совет чорындагы номиналь генә булган деколонизацияне дә тәнкыйтьләү башланды ди Харун Сидоров.
"Тарихи Русия — ул Русия империясе һәм Мәскәү патшалыгындагы милли сәясәтне реабилитацияләү, ә совет чорындагы номиналь генә булган деколонизацияне дә тәнкыйтьләү. Башкортстанда Салават Юлаев, Зәки Вәлиди образларыннан китеп, генерал Шәйморатов культын чыгаруда да күренә бу идеология. "Урыс дөньясына" урыс булмаган халыкларның аерымлыгын алга сөргән милли каһарманнар киркәми. Аңа бары тик үз хокукларын якламыйча, артык сораулар бирмичә аның өчен гомерен бирергә әзер тугры хезмәтчеләр кирәк", ди Сидоров.
Шул ук вакытта "ватан тарихындагы вакыйгалар һәм чорларга тискәре бәя бирергә" ярамаячак. Бу "тарихи белем бирүдә дәүләт сәясәте нигезләре" документының 6нчы пунктында язылган.
Чаллы мәктәпләренең берсендә озак еллар тарих укыткан, эзәрлекләүләрдән соң Русиядән китәргә мәҗбүр булгач Раушан Вәлиуллин да "тарихи белемнең дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек" дигән сүзләргә игътибар итә:
"Бу бит оксюморон! Фән дәүләт тарафыннан көйләнә икән, аны ышанычлы тарихи белем дип әйтү мөмкин түгел. "Тарихи агарту" ("историческое просвещение") сүзләрен "пропаганда"га үзгәртеп куйсаң, дөресрәк булыр иде. Президент фәрманы белән аларның күнелләренә яткан фактлар һәм бәяләүләр объектив һәм төгәл дип игълан ителә; ә башкалары "тарихи хәтерне һәм тарихи чынбарлыкны бозып күрсәтергә омтылу". Шул ук кешеләр өч ел элек " шампан шәрабы" дип бары тик Русиядә ясалган шәраб кына аталырга мөмкин дигән канун кабул иткәннәр иде. Бүтәннәре, шул исәптән Франциянең Шампань өлкәсеннән килгәне, "игристое" булырга тиеш. Хәзер объектив тарих белән шул ук трюкны үткәрергә телиләр: "без язган тарих – чын тарих, башкасы була алмый".
Чит илдә яшәүчеләрне "агарту"
Гомумән, документны укып чыкканнан соң иң беренче туган хисләр "ул тарих фәне өчен кайгы һәм хәсрәт" һәм "урыс коллыгында булган халыклар язмышы өчен борчылу", диде Азатлыкка Раушан Вәлиуллин. Бүген ул Германиядә яши. Фәрманда чит илдә яшәүче русияләргә тарихны өйрәтү бүлеге дә бар.
Мин һәм балаларым үзебезне нишләп урыс дөньясының бер өлеше дип хис итәргә тиеш?
"Мин күптән түгел Германиядә яшәүче татар, хәтта мине һәм минем гаиләмне ассимиляциягә юнәлткән фикер таптым: "Чит илләрдә яшәүче ватандашларның урыс дөньясының бер өлеше буларак үзләренең үзбилгеләнүен (самоидентефикация) саклауга юнәлтелгән агарту эшләрен киңәйтү һәм камилләштерү" (8нче пункт). Мин һәм балаларым үзебезне нишләп урыс дөньясының бер өлеше дип хис итәргә тиеш? Чит илләрдә яшәүчеләргә дә барып җитәргә ниятләре бар икән, колониаль бәйдә яшәүче халыклар турында ни әйтик?", ди Вәлиуллин.
Шул ук вакытта тарихчы фәрманның "хәзер барлыкка килүе Путин режимының үзенең идеологик позицияләренең көчсезлеген аңлавын күрсәтә" дип саный.
"Өченче ел Украинага каршы мәгънәсез сугыш бара, бөтен дөнья белән конфронтация. Боларның ни өчен кирәклеген Путинга хәтта үз тарафдарларына да аңлату кыенлаша. Шуңа күрә документ "Русия — цивилизация дәүләте", "халыкара киеренкеленең артуы", "чит илләрнең дустанә булмаган гамәлләре", "коллектив Көнбатыш", "мәгълүмати сугыш" кебек сүзтезмәләр белән тулы. Дәүләт телевидениесе тапшыруларыннан президент фәрманына күчеп утырган әлеге пропаганда штампларының һәр берсенә аерым-аерым анализ ясауның мәгънәсе дә юк", ди Раушан Вәлиуллин.
- 2023 елдан укучылар тарих дәресендә Русиянең Украинага каршы сугышын Путин карашыннан чыгып өйрәнә, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укыта, балалар хәрби әзерлек уза һәм хезмәткә тартыла. Мисал өчен, тарих дәреслегендә Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "махсус хәрби операция" дип атала, ә аның максаты – "Донбассны саклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" диелә. Шулай ук "Көнбатыш украин режимын акча һәм коралга күмде, ә Русиягә каршы канунсыз чикләүләр кертте", дип язылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум