Русия икътисады 2023 елны 3,5% үсеш белән тәмамлады. Бу алдан ясалган фаразлардан бермә-бер яхшырак күрсәткеч булды. Татарстанның эчке төбәк продукты 2,8% үсте һәм 4 трлн сумнан артып китте. Башкортстан икътисады да 3% артты һәм 2,3 трлн сумга җитте. Мондый үсешне белгечләр икътисадның сугыш өчен үзгәртеп корылуы белән бәйли. Аеруча, федераль акчалар белән хәрби сәнәгать җитештерүен арттырдылар. Шул ук вакытта санкцияләр сәбәпле узган ел нефть табышы якынча 32% кимеде, рубль долларга карата үз бәясен 20% югалтты, инфляция, рәсми саннарга караганда, 7-7,5% артты.
2024 елда Русия икътисады акырынаер дип көтелә. Үзәк банк фаразына караганда, икътисад үсеше 1,3% булачак. Халыкара валюта фонды исә икътисад үсешен 1,1% дәрәҗәсендә күрә.
Бу шартларда Татарстан һәм Башкортстанны нәрсә көтә? Аларның икътисады акрынаймасмы? Хезмәт хакы артырмы? Республикаларның бюджетлары белән нәрсә булачак? Азатлык Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов белән сөйләште.
"Җитештерү кимиячәк"
2023 елда Татарстан сәнәгате 4,8% үсте. Республикада барлыгы 4,7 трлн сумга тауар җитештерелгән. Рәсмиләр моның хәрби сәнәгать һәм машина төзелеш хисабына артуын әйтте. 2023 елның 10 аенда Башкортстанда сәнәгать җитештерүе 6,7% үсте.
Рөстәм Шаяхмәтов сүзләренчә, "махсус хәрби операция" дәвам итсә, күп кенә оешмалар эш белән тәэмин ителәчәк.
— Сәнәгать хәрби җитештерү хакына арта, — ди ул. — Анда бюджеттан бик зур финанслау бара. Әмма 2024 елда мондый үсеш булыр дип уйламыйм. Шулай ук хезмәт хакы да 2023 елдагы кебек үсүенә шикләнәм. Бу эш бирүченең эшләргә кеше җитмәгәнлектән һәм табыш китерергә кеше булмаганлыктан эшләгән эше иде. Моны беренче реакция дип әйтергә була. Шуңа да алар рәттән эшкә алдылар. Эш бирүчедә беренче реакция тәмамланыр һәм аңарда сорау туар: мондый хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр табыш китерәме? Алар оптимизация ясаячак һәм җитештерүне киметәчәк.
Шаяхмәтов кече һәм урта бизнес өчен хәл яхшырак булмаячак дип саный.
"Хезмәт хакы узган елдагыча артмаячак"
Татарстанстат мәгълүматына караганда, 2023 елның 9 аенда Татарстанда хезмәт хакы 59 223 сумга җитте. Бер ел эчендә ул 18% үскән. Башкортстанда уртача хезмәт хакы — 56 903 сум тәшкил итә.
Шаяхмәтов аңлатканча, хезмәт хакының артуы хәрби сәнәгать өлкәсе торышы белән бәйле. Эшмәкәрләр дә үзләрендә хезмәткәрләрне саклар өчен хезмәт хакын арттырырга мәҗбүр булды. Ләкин мондый үсеш озак дәвам итмәячәк дип саный икътисад белгече.
— Хезмәт хакы узган елдагы кебек артмаячак, чөнки аның чиге бар, — дип дәвам итә ул. — Бизнес — ул бизнес инде. Әгәр дә эшмәкәрнең хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыруыннан табышы үсмәсә, ул моны дәвам иттермәячәк. Хәзер алар аерым бер чиккә барып җитте. Әгәр дә аны узсалар, табышны аз алачак. Миңа калса, эш булсынга гына эшләргә беркем дә әзер түгел. Шуңа да хезмәт хакы үсеше булмаячак.
"Төзелеш базары төшәчәгенә әзер булырга кирәк"
2023 ел дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда торакка бәя үсте. Белгечләр әйтүенчә, җәй дәвамында халык ипотека алу кыенлашуыннан куркып фатирларын яңартырга ашыкты, капиталын югалтмас өчен милек сатып алырга кереште. Кешеләр аена 60 мең сум ипотека түләгән очраклар артты.
Росреестр мәгълүматына караганда, октябрь аенда ипотека килешүләре Татарстанда 8%, Казанда — 20% кимегән. Башкортстанда да ипотека алучылар 19% төшкән.
Моңа кадәр торак төзелеше асылда дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган ипотека програмнары нигезендә алып барылды. Әмма ел ахырында федераль түрәләр ташламалы ипотека зур ихтыяҗ булмаган төбәкләрдә генә булачак диде.
— Бездә төзелеш куыгы барлыкка килде, — ди икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов. — Бу, беренче чиратта, торак базарында күренә. Ялгышмасам, торакның 67% сатылмый. Нәтиҗәдә, бу өлкәдә зур рисклар бар. Төзелеш базары төрле төбәктә икътисадның 7-9% алып тора. Әгәр дә федераль дәрәҗәдә системлы структуралар ишелеп төшсә, хәзер бу бик мөмкин, моның нәтиҗәләре бик аяныч булачак. Ул банкларга да, муниципалитетларга да һәм башка өлкәләргә дә йогынты ясаячак. Алар бер-берсенә нык бәйләнгән. Төп ставкаларның артуы ипотека кредитларының күп очракта куллана алмауларына китерә. 2023 елның октябрендә ипотека алу бик нык кимеде. Димәк, ихтыяҗ да шуның кадәр азаячак, сатулар да төшәчәк дигән сүз. Шуңа да төбәк икътисадында төзелеш өкләсенең өлеше кимиячәгенә әзер булырга кирәк.
"Татарстан бюджеты кредитлар алуны арттырачак"
Узган ел ахырында Рөстәм Шаяхмәтов Татарстан һәм Башкортстан бюджеты доллар курсына һәм хәрби җитештерүгә бәйле дип аңлаткан иде. Моңа өстәп Башкортстанга федераль үзәктән финанслар бүленүе дә бюджетны үтәргә мөмкинлек бирде ди ул, чөнки 2023 елның 11 аенда республиканың үз керемнәре, чыгымнарга караганда, азрак булды.
Быел республикаларның финанслары белән нәрсә булачак? 2024 елда Татарстанның бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Берләштерелгән бюджет исә, 451,7 млрд сумга җитәчәк.
Быел Башкортстанның бюджет дефициты 10 млрд сум булыр дип фаразлана. Керемнәр 290,9 млрд, чыгымнар — 300,9 млрд сум күләмендә билгеләнгән.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ике республиканың да дәүләт бурычы артты. Ике ел эчендә Татарстанның бурычы 24%, Башкортстанның — 1,4 тапкырга үсте.
Әмма бу соңгы чик түгел. 2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, геосәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итү турында канун кабул ителде.
— Бу кредитлар алу артачак дигән сүз, — дип аңлата Рөстәм Шаяхмәтов. —Хәтта Татарстан бюджет кредитларыннан китергә мөмкин. 2023 ел Татарстан өчен начар ел булмады. 2024 ел андый ук яхшы ел булмаска мөмкин. Монда базарда нинди хәл булачагын күрергә кирәк.
Әйтергә кирәк, керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.
Башкортстан исә үз чыгымнарын Мәскәүдән бүленгән федераль ярдәм хисабына каплаячак, дип саный икътисадчы. Нефть керемнәре булганда, федераль үзәк ярдәм итәчәк, чөнки ел башыннан Владимир Путин фәрманы белән минималь хезмәт хакы 18,5% арта. Бу йөк республика бюджетына төшәчәк ди ул.
Моннан тыш, быел Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышы өчен 4,6 млрд сум бүләчәген әйтте.
Шул ук вакытта Татарстан үз керемнәренең зур өлешен Мәскәүгә юлларга мәҗбүр. 2023 елга әлегә тулы саннар юк. Ел ахырында рәсмиләр республикада 1,35 трлн сум салым җыелыр дип көтте. Аның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк. Быел Мәскәүдән Татарстанга юлланачак федераль ярдәм кимер дип көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум